Похвистнево районының Мәчәләй авылында яшәүче тыл ветераны Вәлиулла Алиев 90 яшьлеге уңаеннан котлаулар кабул итте.
“Мондый юбилей – бик мөһим һәм әһәмиятле вакыйга, чөнки һәркемгә дә шундый олы яшьне каршыларга насыйп булмый. Сәламәтлек сынатмасын, тормыш сөючәнлек һәм оптимизм беркайчан да бетмәсен!” – дип матур теләкләр теләде юбилярга Мәчәләй авыл җирлеге башлыгы Равил Уразмәтов.
Январь башында Камышлы районының аксакалы – Абделхәмит Шәйхетдинов та 90 яшьлеген билгеләп үтте.
Юбилярны район хакимияте һәм социаль хезмәт вәкилләре котлады.
Бөек Ватан сугышы башланганда Абделхәмит Сәгыйрь улы әле үсмер бала була. Шулай да ул артельдә (булачак промкомбинатта) эшли, өлкәннәр белән бергә фронт өчен чаналар һәм арбалар ясый.
Ветеран лаеклы ялга “Бугурусланнефть” оешмасыннан китә. Гомер буе ул җитештерү алдынгысы була, күптөрле бүләкләр белән бүләкләнә. Әмма аның төп байлыгы — туганнары, 4 баласы, 9 оныгы һәм өч оныкчыгы. Бүген ул Камышлыда кызы Алия белән яши.
Яңа Ярмәк авылында Гөлшат һәм Рәфис Хәмидуллиннар гаиләсендә тәрбияләнүче Рәйсә Сафинага да январь башында 90 яшь тулды.
Юбилярны район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Андрей Павлов, Ярмәк авыл җирлеге башлыгы Минсәгыйть Шәйхетдинов тәбрикләп, Россия Президенты Владимир Путинның котлавын, бүләкләр тапшырдылар.
Өлкән яшьтәге кешеләрне тәрбиягә алу тәҗрибәсе Россиядә 2007 елдан бирле дәүләт дәрәҗәсендә гамәлгә ашырыла. Самара өлкәсе бу проектта беренчеләрдән булып катнаша.
Гомер буе Дәүләтколда яшәгән Рәйсә Зәки кызы күптән инде ялгыз. Хәмидуллиннар гаиләсе аның турында ишетеп, пенсионерны үзләренә яшәргә чакыралар. Рәйсә апа ризалаша. Гөлшат белән Рәфис аны якын туганнары кебек кабул итәләр, хөрмәтләп карыйлар.
– Рәйсә апа күптән түгел генә безнең белән яши башлады. Аны гаиләбезгә алуыбызга бер дә үкенмибез. Бик тату яшибез. Ни дисәң дә, аны караган өчен хезмәт стажы да бара, хезмәт хакы да түләнә, – дип сөйләде Гөлшат ханым.
Кошки районының Орловка авылында яшәүче Миңнегөл Багаув та 90 яшьлеген бәйрәм итте.
Район башлыгы Виктор Титов, Орловка авыл җирлеге башлыгы Олег Худяков, хезмәт, сугыш һәм Кораллы Көчләр ветераннары иҗтимагый оешмасы рәисе Григорий Шабалов юбилярга иң җылы һәм изге теләкләрен җиткерделәр.
Миңнегөл Нурулла кызы 1930 елның 8 январенда Татарстанның Октябрь районы Биккол авылында колхозчылар гаиләсендә туган. Бер яшендә нарасый әнисез кала, әтисе һәм апасы карамагында гына тәрбияләнә. Әтисе читкә йөреп эшләгәндә, кыз йорт хуҗалыгын алып бара, шуңа белем алырга вакыты булмый.
Миңнегөл апа Сосновка авылына күченеп киткәч, Молотов исемендәге совхозда төрле эшләрдә эшли. Ә 1950 елда тракторчы Кашшаф Баһаутдинов белән гаилә коралар, бер малай һәм кыз үстерәләр.
Бүген Миңнегөл Нурулла кызының җиде оныгы һәм тугыз оныкчыгы бар. Хезмәт ветераны “Фронт балалары” медале белән дә бүләкләнә.
Әминә Шиһапова.
“Бердәмлек”