Домой Жизнь татар Известные, выдающиеся татары «Горурланабыз, әмма туктарга җыенмыйбыз»: Казанда ЮНЕСКО Халыкара форумы узды

«Горурланабыз, әмма туктарга җыенмыйбыз»: Казанда ЮНЕСКО Халыкара форумы узды

0
«Горурланабыз, әмма туктарга җыенмыйбыз»: Казанда ЮНЕСКО Халыкара форумы узды

Казанда Бөтендөнья табигый һәм мәдәни мирасны саклау конвенциясенең 50 еллыгына багышланган халыкара форумның йомгаклау утырышы узды. 5 декабрьдә башланган чарада дөньяның 56 иленнән белгечләр катнашты.

Чарада катнашучыларны республика Хөкүмәте исеменнән Татарстан Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров сәламләде. Белгечләргә башкарылган эш өчен рәхмәт сүзен дә кызганмады һәм кабат кунакка чакырды.

– Әлеге чара Татарстан өчен аеруча мөһим. Форум кысасында дөньяның 56 иленнән җыелган белгечләр киләчәк буын кулларына тапшырылачак мәдәни һәм табигый мирас һәм әлеге мәсьәләгә кагылышлы актуаль проблемалар турында уртага салып сөйләште. Аларның Татарстанга килүе – безнең өчен зур җиңү, – диде ул. – Татарстандагы өч объект ЮНЕСКО исемлегенә кертелде. Без моның белән горурланабыз, әмма туктарга җыенмыйбыз. Бу юнәлештә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан зур эш башкарылды. Аның эшен Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов дәвам иттерә.

Гомумән алганда, форум кысасында җиде конференция һәм ЮНЕСКОның яшьләр моделе узды. Белгечләр сәнәгать объектлары мирасы, Сүриядәге борынгы Пальмираны торгызу, Бөек ефәк юлы һәм табигый-мәдәни мирас өлкәсендәге башка мәсьәләләр турында фикер алышты. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән яшьләр исә, «Адымнар» мәктәбендә очрашып, үз җирлекләрендәге ЮНЕСКО исемлегенә кертелергә лаеклы урыннар турында сөйләште. Йомгаклау утырышында алар, барысы бергә сәхнәгә чыгып, мондый фикер алышуларны ел саен уздырырга кирәк, дип, оештыручыларга рәхмәт әйтте.

Яшьләр башкарган эшне Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКО илчесе Минтимер Шәймиев тә югары бәяләде. Үз чыгышында ул, дөньялар үзгәрсә дә, вакыт белән билгеләнгән кыйммәтләрне саклап калуның әһәмиятен искәртте.

– Әлеге форумда катнашып, сез бу өлкәдә бергә эшләргә һәм карарларны да бергә кабул итәргә әзер булуыгызны күрсәттегез. Безнең бурыч – тагын да нәтиҗәлерәк эшләү. Бу бит – безнең генә түгел, бөтен Җир шарының киләчәге өчен башкарыла торган эш, – диде Минтимер Шәймиев. – Үзегез дә күрдегез: бу чараны булдырмый калырга тырышучылар шактый иде. Әмма Татарстанның девизы – «Без булдырабыз!» Шуңа да без моңа юл куя алмадык. Ә бит ЮНЕСКО яраклашучы түгел, ә әйдәп бара торган көч булырга тиеш.

Йомгаклау утырышында форум кысасында узган һәр конференциянең нәтиҗәсе белән таныштырдылар. Ә форумның йомгаклау декларациясен Россиянең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе җаваплы сәркатибе Георгий Орджоникидзе укыды. Нәтиҗәдә, декларация 10 пункттан артып киткән.

– Билгеле, бу әле – төгәлләнгән документ түгел. Барлык максатларга ирешмәсәк тә, форум кысасында зур эш башкарылды. Һәр юнәлеш үз резолюциясен тәкъдим итәр дип уйлыйбыз, – диде ул, журналистлар белән аралашканда.