Домой Жизнь татар Гошер бирергә онытмаска иде.

Гошер бирергә онытмаска иде.

0
Гошер бирергә  онытмаска  иде.

Безнең мәхаллә бабаларыбыз “Гошер” бирүне бик күп саваплы булуын  өметлиләр.

Елына карата, үткән елда уңышлар никадәр генә булса да, яг”ни  аз булса да, гошерен чыгардылар. Бу эштә бик актив катнашучылар:

 Булатов Салихзән С.            

Касыймова  Гелсина В.

Уразметова  Рәйсә М.

Булатов Фәрит Ф.

Рахматуллин Гайсә Г.

Касыймов Сәйфулла З.

Касыймов Хабибулла З.

Мамышев Галиулла М.

Мамышев Шамил А.

Абушманов Мухәммәдрәсих  Х.

Субеев Якуп З.

Бахтеева Җәхвәр .

Сафиева  Әминә.

Шушы  хәзерләгән нәрсәләрне җыеп, озатып җибәрдек безнең дини- укучыларыбызга. Һәрбер кешегә, никадәр генә булса да , яг”ни аз булса да, күп булса да, гошер бирү фарыз дип санала. Бик зур рәхмәт безнең мәхаллә бабаларыбызга!

Булган малның бәрәкәте булсын. Кесәң калынайган саен , күңелең тараймасын. Күңел канәгатьлеге , җан тынычлыгы- ул нәрсәләрне бөтен дөнияның мөлкәтенә дә сатып алалмыйсың.

Бәхет- Раббыңның хак юлында изгелек кылып, дөньяда җан тынычлыгын табып, әхыйрәттә булачак мәңгелек бәхеткә ирешүдә.

Кадерле бабаларыбыз – Бәхетле булыйк!

 Шамил Мамышев. Мәчәләй. 1.11.2020 ел.

“Үзәк “- мәчетенең рәисе.