Домой Жизнь татар Хәмдүнә Тимергалиева: «Бөтен бәхетсезлегем җырларым аркасында булды»

Хәмдүнә Тимергалиева: «Бөтен бәхетсезлегем җырларым аркасында булды»

0
Хәмдүнә Тимергалиева: «Бөтен бәхетсезлегем җырларым аркасында булды»


2017 елда Хәмдүнә Тимергалиеваның «Яңа гасыр» телеканалындагы «Ком сәгате» тапшыруындагы Данил Гыйниятов белән әңгәмәсен тәкъдим итәбез.

-Хәмдүнә апа, очрашуга әзерләнгәндә шуңа игътибар иттем: Сезнең исемегез, фамилиягез, әтиегезнең исеме — барысы да яңгыравыклы исемнәр. Ул Сезнең нәселдә очраклы хәлме, әллә нәселегез чыннан да шундый яңгырап тора торганмы?


-Яңгырап тора торган нәсел. Нәселем хәлле кешеләр булган. Казан ханлыгын Иван патша басып алгач, безнең нәсел, чукынмас өчен, башкорт җиренә күчеп киткән. Хәзерге Борай районы Котлыяр дигән авылга килеп урнашканнар. Ни өчен безнең авыл Котлыяр? Бер удмурт кешесе авыл халкына җир бүлеп биргән, авыл аның исеме белән Котлыяр булып калган. Шулай булгач, электән хәлле кешеләр булганбыздыр.

-Без Сезне Башкортстан якларыннан дип йөрибез, ә бактың исә, нәселегез тамырлары Казан ягына Татарстанга барып тоташа икән.

-Ходайга шөкер, кабаттан Казанга әйләнеп кайттым. Диалект буенча, без Арча, Әтнә якларыннан түгелме икән дип уйлыйм. Ул яклардагы сөйләм безнең авыл сөйләменә охшаган.

-Сезнең якта да «әчкеч» дип сөйләшәләрме?

-Шулай диләр, «ич» диләр. Казан арты халкы булганбыздыр, бүгенге көндә аны төгәл генә исбат итеп булмый, әмма мин бала вакытта әткәй: «Без, балам, Казан артыннан күчеп килгән халык», — дип әйтә иде.

«Репрессия елларында әткәйне атарга дип хөкем иткәннәр»


-Ялгышмасам, Сезнең әниегез гаиләдә дә, тормышта да бик җор, шаян телле кеше булган. Әлбәттә, шаян кешегә тормышта яшәве җиңелрәктер, әмма озын тел аркасында кыен хәлгә дә калырга мөмкин. «Туры әйткән — туганына ярамаган», — дип әйтәләр халыкта.  

-Туры әйтүгә килгәндә, мин үзем дә әнкәйгә охшаган — туры телле, әмма безнең әткәй белән әнкәйнең тормышы җиңелдән булмаган. Минем әткәйнең атасы Тимергали карт хәлле кеше булган. Революциядән соң ул үзенең малларын колхозга биргән, шуңа без куылмыйча калганбыз. Репрессия елларында әткәйне атарга дип хөкем иткәннәр. Сталинның портретыннан күзен чокыды дип яла ягалар әткәйгә, ә портрет бер елга соңрак чыга, безнең якта булмаган да әле ул. Шуның белән әткәй котылып кала.

Әткәй үз заманына күрә укымышлы кеше иде. Әнкәй туры сүзле, бик эшчән иде. Безне дә шулай үстерделәр, мин аларга рәхмәтле. Акъәби һәм бабай булып киттеләр. Мин алар белән горурланам, кеше итеп үстергәннәр.

-Хәмдүнә апа, иҗатка тартылу нәселдән, гаиләдәге тәрбиядән дә килә. Бу сүзләрне Сезгә карата әйтеп буламы?

-Әйтеп була. Минем әткәй шулкадәр яхшы җырлый иде. Әнкәй ягыннан да җырчылар бар. Мәскәүдә әнкәйнең сеңлесе Мәрьям бар, ул Ленинград блокадасын үткән кеше. Аның янында минем җырлавым берни түгел. Кече сеңлем бик яхшы җырлый, абый бала вакыттан төрле гармуннарда искиткеч уйный. Хәтерлим: элек чит илдә хезмәт итү бар иде, авылдагы Рәлиф исемле абый Германиядә хезмәт иткән дә, аккордеон алып кайткан. Әнкәй белән чәй эчеп утырабыз, тәрәзә урамга карый. «И-ий, карале, атаң күркә күтәреп кайта, тагын миңа эш инде», — ди әнкәй. Күркә түгел, аккордеон алып кайткан икән. Шуның өчен әткәй ул абыйга тана бирде. Абыйдан күреп, үзем дә гармунда уйнарга өйрәндем.

«Очучы булу теләге туды, җыр турында уйлаганым юк»


-Аңлавымча, Сез артист булу турында хыялланмагансыз. Шул ук вакытта һөнәрегез буенча хор дирижеры.

-Без — сугыштан соңгы балалар, мин 1949 елгы. Сугыш турында кинолар карый идек. Акча бирмәсәләр, тавык оясыннан ике йомырка алабыз, күрше авыл кибетенә бирәбез дә, шул акчага кинога керәбез. Сугыш вакытында очучы булган хатын-кызларга бик кызыга идем. Очучы булу теләге туды, җыр турында уйлаганым юк. Үсә төшкәч, балерина буласым килде, анысы да тормышка ашмады. Әнкәй: «Бөтен җырның көен беләсең, сүзләрен белмисең, телеңә нинди сүз килә, шуны кушып җырлыйсың», — дип әйтә иде.

-Хәмдүнә апа, җырчы булу өчен нәрсә соңгы этәргеч булды? Сез 27 яшегездә Казан филармониясенә эшкә урнашасыз. Кем Сезне эшкә алды?

-Укып кайтканнан соң миңа Тәтешле районында эшләргә туры килде. Шунда эшләгәндә безнең авылга Казан артистлары килде. Без бик күп бал корты асрый идек. Мин бакчада йөргәндә, артистлар бал алырга килгәннәр. Шунда биюче Ильяс абый Якупов бар иде. Сөйләшеп киттек, чәйләр эчтек, җырлашып алдык. Бик кызыклы абый иде ул. «Сеңлем, Казанга килмисеңме? Бигрәк әйбәт җырлыйсың бит», — ди. Шул күңелгә керде. Ул этәргеч булгандыр. Аннан соң Илһам абый, Әлфия апаны яратып тыңлый идем.

Салават Камалетдинов


 -«Мин Казанга күп җырчыларның ашына кара таракан булып килеп төштем», — дип искә аласыз. Сезне көндәш итеп кабул иттеләрме? Нинди каршылыклар булды?

-Көнләшү бик начар әйбер. Аллаһның биргәненә шөкер, Казанга килгәч тә миңа бик яхшы җырчыларыбыз коллективында эшләргә туры килде: Эмиль абый Җәләлетдинов, Габдулла абый Рәхимкулов, Илһам абый Шакиров, Зиннур Нурмөхәммәтов. Мине халык ишетеп кенә белә иде, телевидениегә кертмиләр иде әле ул вакытта. Минем концертларны игълан иткәч, халык бик каты йөрде. Шушы әйбер күп кешенең күңеленә тиде. Ул елларны бөтен бәхетсезлегем җырларым аркасында булды. 

«Нахак сүз ишетү үзәгемә үтте»


Сез «Дәшмичә, түзеп яшәргә туры килде», — дисез. Хәзер Сез дәшә аласызмы?

-Җилкәм каешланды. Үземә кагылган җәяү килүчеләрне, «тройкага» утыртып җибәрәм, чөнки заманында нахак сүз ишетү үзәгемә үтте. Коллективта бер «стукач» була. Концертларда нәрсә эшләгәннәрем монда кайтып җитешә. Филармониядә эшләгәндә иң зур табыш миндә иде, шуңа карамастан һәрвакыт башыма сугып тордылар. Төрле сәбәпләр табалар иде. Өстемнән шикаять язганнан соң ансамбльдән дә китәргә туры килде. Әмма ансамбльгә баруыма бүген дә рәхмәтлемен. Мине җырлатмас өчен ансамбльгә җибәргәннәр иде, аннан соң мин үземнең группам белән чыгып киттем. Кайсы группадан нинди исерек куылган, барысын да миңа китереп тутыра иде директор. Мин дә алар белән эшли алмыйм. «Син кеше белән эшли белмисең», — дигән сүзләрне күп ишетергә туры килде. Аллага шөкер, рухи яктан чыдам һәм көчле булганмын — барысын да җиңеп чыктым. Мине батырырга теләгән, «Хәмдүнә булса, без булмыйбыз», — дип йөргән артистларның бүген берсе дә юк.

-Артистлар күз өстендәге каш кебек, һәрвакыт игътибар үзәгендә, гайбәте дә була. «Чәйнәп-чәйнәп карадылар, йота алмадылар», — дип тә җырладыгыз. Шушы гайбәтләргә нокта кую максатыннан Сез, ялгышмасам, китап язарга да алынгансыз. Укучы аны кайчан күрә алачак?

-65 яшемә чыгарырмын дигән идем, 70 яшемә булыр инде. беренчедән, гастрольләр күп булды. Икенчедән, быел мин әзрәк авырып тордым. Шуңа күрә эш тукталып торды.

-Ни өчен китапның исеме «Давыл»?

-Үземә нахак яккан кешеләрнең исемнәре белән, ачыктан-ачык нәрсәләр күргәннәремне язып чыгарга телим. Миңа начарлык эшләгән кешеләрнең кайберләре бүгенге якты дөньяда юк. Укырга килгән вакытта, мин апамда яшәдем, ыгы-зыгы күрмәдем. Филармониягә килгәч, базга төшкән кебек булдым. Мин Алла урынына күргән әйберләр буш куык булып калды.

-Бер яктан сәхнә ул — матурлык, икенче яктан, сәхнә арты — ыгы-зыгылы тормыш. «Нигә сәхнәгә килдем?» – дигән каршылыклы фикер тумадымы?

-Мин алай димәдем, җырларга бик ярата идем. Каршыма килеп, йөземә мыскыл итеп әйткән вакытта да, мин эндәшмичә кала идем. «Иртәгә уйлыйм», — дип уйлый идем Беркайчан да уйламыйча җавап бирмим. Әйтсәм, миңа кагылган кешене «Ник кагылдым?» көненә төшерәм, чөнки үзем бер кешегә дә кагылмыйм. Бүген шундый матур яшь җырчылар килә, мин аларга бер сүз дә әйтмим. Халык үзе сайлап ала.

«Җырлый алмау — минем өчен үлем»


-Сезнең чордагы артистлар сәхнәгә җырлар өчен килделәр, дисез. Бүген җыр сәнгатен акча эшләү кәсебенә әйләндереп баралар, дисез. Икенче яктан тормыш та икенче бит, Сез шулай уйламыйсызмы?

-Уйламыйм. Әле дә акчасыз очрашуларым бик күп. Без җырны, сәхнәне, халыкны яраткан өчен җырладык. Хәзер күбесе җырны акча эшләү кәсебенә әйләндерде. Ул җырчыларның дәрәҗәсе дә шуның кадәр генә. 48 ел сәхнәдә эшләү өчен, беренчедән, халык җырын яхшы белергә кирәк. Өстәл китабы кебек укырлык җырчыларыбыз бар. Аларның репертуарын белми торып, ике җыр җырлап, йолдыз булып булмый.

-Сезгә Ходай җыр сәләте, моң биргән. Бер яктан, Сез — бик бәхетле кеше, икенче яктан талантлы кешегә бу тормышта яшәве авыр, дисез. Ни өчен авыр?

-Талантлы кеше үзе белән генә мәшгуль, ул тирә-яктагы ыгы-зыгыны күрми. Талантсыз кеше сәнгатьтә дә, башка өлкәдә дә кеше башыннан йөри. Алдында торган талантлы кешене батырса, «мин яшим» дип уйлаган кешеләр бар. Талантлы кешене талантсыз, «бездарный» кешеләр чолгап ала.

-Сезнең чорда фонограмма юк иде, һәм тавышсыз кешеләр сәхнәгә күтәрелә алмады. Бүген фонограмма килеп керде. Замана шаукымына ияреп, фонограммага җырлап карыйм әле дигән уйларыгыз булмадымы.

-Беркайчан да фонограммага авыз ачканым юк, чөнки ике яшәргә килмәдем. Кулымнан килгәнчә рәхәтләнеп җырлыйм халыкка. Минем фонограммасыз эшләгәнемне бөтен халык белә. Ни кадәр җырламыйсың, шул кадәр тавыш кысыла, җырласаң, тавыш үсә. Күбесе аны аңламый, фонограммалары өзелеп, адәм көлкесенә кала. Җырлаган вакытта тавышым әз генә хырылдап китсә дә, кайткач бик кайгырам шуңа. Җырлый алмау — минем өчен үлем.

«Кеше репертуарын башкарып, җырчы булып булмый»


-Һәр җырчының үз җыры булырга тиешме? Рус эстрадасын карасак, алар бер-берсен кабатламый диярлек. Бездә ничек?

-Үз гомеремдә бер кешенең дә репертуарын җырламадым дияр идем, тик Нәзифә Кадыйрованың бер җырын җырладым. Кеше репертуарын башкарып, җырчы булып булмый. Эшли башлаганда мин Нәфисә Василова, Әлфия Авзалова булып җырлый идем. Фәрит Хатыйпов: «Хәмдүнә, мин Сезгә киңәш бирер идем: Сез Нәфисә, Әлфия Авзалова булып җырлыйсыз, шулай йөрсәгез, төшеп каласыз. Үз җырларың белән чык әле. Шул вакытта Хәмдүнә булуың ихтимал», — диде. Ул яхшы этәргеч булды.

-Кайсы җырны һәрвакыт күңелегездә йөртәсез? Кешенең рухи халәте нинди булуга карамастан, һәрвакыт искә төшерә торган җыры була.

-Мин һәрвакыт әткәй белән арбада йөргән кыз. Әткәй ат куганда: «Сайрый былбыл, сайрый былбыл, сайрый былбыл тугайда…» җырын җырлый иде. Әткәй җырлагангамы, шул җыр һәрвакыт күңелемдә йөри. Мин яратмаган җырны җырлый алмыйм. Филармониядә худсовет җырларын бирәләр иде. Ни көе, ни сүзе юк, ничек җырларга кирәк?! Гастрольләргә чыгып киткәч, башка җырларны җырлый идем, аны кайтып әйтәләр иде.

«Ялгыз булуым белән бик бәхетлемен»


-Сезнең репертуардан бер җыр сүзләрен искә төшерәсе килә. «Өзәм әле сары чәчәк, барыбер ялгыз калдым мин. Сары чәчәкләрне өзеп, сине искә алдым мин». Бу юллар сезнең язмышка туры килә кебек.

-Язмышыма туры килә. «Сары чәчәк”не радиога язарга баргач, урыс җыры дип үткәрмәделәр, гәрчә Рөстәм абый Яхинның бөтен җырлары шушы романс тибында язылган. Мин җырлаган өчен үткәрмәделәр. «Җомга» җырын вокзал буендагы исерекләр җырлый торган җыр дип яздырмадылар.

Язмышыма кагылган. Мин бит ялгыз. Ялгызлыгым белән бик бәхетлемен, чөнки бер түбә астында ир белән хатын булып яшәгән вакытым да булды. Бер түбә астында яшәү парлы дигән сүз түгел. Иргә чыккач ялгыз булсаң, авыр икән. Монысы ялгызлык түгел, чөнки минем бергә эшләгән кешеләрем, дусларым, тамашачым бар. Төпне күреп кайтканнан соң, бу ялгызлыгым иң бәхетле тормышым дип уйлыйм. Ялгызлыктан иза чикмим. Мин бик бәхетле җырчы.

Салават Камалетдинов


-Бүгенге көндә Сезнең башкаруда «Галигә барам әле» җыры яңгырамый дигән сүзләр ишетергә туры килде. Ни дәрәҗәдә дөрес?

-Баянчы Рөстәм Вәлиев үлгәннән соң бер кеше белән дә җырлый алмыйм. Без күп еллар бергә эшләдек, сәхнәдә күз карашы белән сөйләшә идек. Ул уйнаганда бөтен күзәнәкләр җырлый иде. Баянчылар күп, тик уйнаучылары аз.

«Яшьлектә булмаганны картлыкта күрәбез»


-Сезнең буын җырчылары бүген ничек яши? Гомер буе сәнгатькә хезмәт иткән кешеләргә хөкүмәт биргән пенсия тормыш итәргә җитәме?

-Алган пенсия ничек җитсен, шуңа күрә эшләп йөрибез. Бөтенләй начар пенсия белән калган җырчыларыбыз да бар. Аларга ярдәм кирәк, чөнки гомер буе пычрак юлларда, салкын клубларда эшләгән артистлар без. Хөкүмәт тарафыннан ярдәм булса, бик яхшы булыр иде.

-Сәхнәдән китү Сезне ни дәрәҗәдә куркыта?

-Акчасы турында уйлаган юк. Җырламый башласам, нишләрмен? Җырдан башка мин яши алмыйм.


-Бүгенге күп халык социаль челтәрдә яши. Бу заман чире Сезгә дә йокмадымы?

-«Ни в коем случае», ул кадәр түбәнгә төшәргә… Чын артистны халык телдән-телгә йөртеп легендага әйләндерә.

-Күп кенә җырчыларны, яшьләрне экраннан күрмәсәләр, халык белми дә кебек. Тавышын ишетеп, таный алырлык артистларыбыз бармак белән генә санарлык.

-Татар халкының юк-барга исе китми. Шау-шу концерт үткәрәләр, халык бер тапкыр карый да, оныта. Безнең халык эшчән, төпле халык. Нинди генә ыгы-зыгы булмады, ә татар халкы бирешмичә, югары позициядә торып калды. Җырда да шулай. Сәнгатькә очраклы рәвештә килеп кергән кешеләр очраклы булып калалар.

-Артист – милләтнең илчесе кебек. Аңа карап, милләткә бәя бирәләр. Шундый зур миссияне Сез тулысынча лаеклы рәвештә башкарып чыктым дип әйтә аласызмы?

-Аллага шөкер. Россиянең авылларын, шәһәрләрен җәяүләп үттем дисәм дә, ялгыш булмас. Архангельскидан башлап, Улан-Удэга кадәр бөтен җирдә гастрольләрдә булдым. Соңгы берничә елда да чит илләрдә Сабантуйда булып кайттым. Мәдәният министрлыгына рәхмәт, яшьлектә булмаганны картлыкта күрәбез, Аллага шөкер.

«Йоклаганда кул чабулар ишетелә башлый»


-Без татар теленең киләчәге турында күп сөйләшәбез. Җыр сәнгате ни дәрәҗәдә милләтне саклап калуга этәргеч бирә алыр иде?

-Җыр сәнгате — илаһи көч. Җыр бөтен халыкны җыя. Телебезне, милләтебезне саклап калуда җыр зур роль уйгный. Җырны тыңларга халык җыела. Кытайда уйгурлашкан татарлар борынгы җырларны бик яхшы беләләр.

-Хыялсыз кеше — канатсыз кош. Тормышка ашырасы хыялыгыз бармы?

-Җырланмаган бик күп халык җырларым, композиторларыбызның җырлары бар. Һәммәсенә дә җитешеп булмый. Гомер булса, җырлыйсы җырларым күп әле. Мин гомер буе халык белән очрашып яшәгәч, өйдә дә кешеләрсез яши алмыйм. Ризык пешерсәм, берүзем утырып ашый алмыйм. Миңа кеше кирәк, кешесез яши алмыйм. Озак вакыт гастрольгә чыкмасам, йоклаганда кул чабулар ишетелә башлый, төшемдә концерт күлмәкләремне, туфлиләремне таба алмыйм.

-Күп еллык тәҗрибәле җырчы, татар хатын-кызы буларак татар тамашачысына нәрсә дип әйтер идегез?

-Татар тамашачысына башымны иеп рәхмәт әйтәсем килә. Халык мине ташламады. Минем исемемне яратып, балаларына кушкан кешеләр дә бик күп. Мин килгәнче Татарстанда андый исемнәр булмаган. Ул борынгы гарәп исеме, урысча әйткән вакытта «честь и хвала». Әткәй гарәпчә укыган кеше, мәгънәсен белеп кушкан. Гомеремдә кешегә начарлык эшләгәнем, кеше әйберенә кагылганым юк. Әткәй: “Балакаем, хезмәт итеп туеныгыз, кеше малына кызыкмагыз», — дип тәрбия бирде.

Гөлүзә Ибраһимова

intertat.tatar