Домой Главные новости В стране и мире Хәния Фәрхи истәлегенә музей ачылган

Хәния Фәрхи истәлегенә музей ачылган

0

Бу хакта мәрхүмә җырчының бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина инстаграм сәхифәсендә хәбәр иткән.

«Ходайга мең шөкер. Кояшымның (Хәния Фәрхине Фирүзә ханым яратып шулай дип атый — авт.) музеен Аналар көненә өлгерттек. Кабул итеп ал, газиз Инәүем, бу бүләкне. Ходай насыйп итеп, сәламәтлек белән, йөрәк парәң Хәниягә җомга көн саен килергә насыйп булсын. Бәйрәм белән, кадерле әниләр. Бәхетле булыгыз.

Музей Башкортстан районы, Тәтешле район үзәгендә. Килеп күрегез, каршы алырмын», — дип яза Фирүзә ханым.

Көз айларына кереп барганда Фирүзә Ибәтуллинаның музей булдыру эшләре белән янып-көеп йөрүе турында хәбәр иткән идек инде. Анда җырчының аудио-видео кассеталары, күп еллар иҗат юлында куйган хезмәте өчен дипломнары, мактау һәм рәхмәт хатлары, зәвыклы киемнәре, аның белән бәйле булган һәр төрле истәлекләр урын алачак дип язган идек. Фирүзә ханым, музей тәгаен эшләнеп беткәч, хәбәр итәрмен, дип вәгъдә дә биргән иде. Сүзендә торды! Мәрхүм җырчыбызның рухы шат булсын.

Җырчының тугры тамашачысы Фирүзә ханымга бик җылы сүзләр җиткерә. «Афәрин, Фирүзә, булдыргансыз», «шәп булган, Ходай Тәгалә барып күрергә насыйп итсен», «бу бик зур истәлек, бик зур бүләк», «сезнең тырышлык белән», «искиткеч кеше син, Фирүзә, үзеңне дә Әниләр көне белән», — дип язганнар.