Хәзер концерт кую – янгында баян уйнау кебекме, яки җырлап депрессиядән чыгып буламы?

0
100

Пандемиядән соң татар эстрадасы аякка баса алырмы – экспертлар фикеренә таянып, хәбәрчебез күзәтүе.

Короновирус афәте иң элек мәдәни чараларны туктатты һәм алар иң соңгы булып эшли башлаячак. Аларның хәле мәгълүм татар әкиятендәге кебек. Хәтерлисезме, «Син миңа кунакка кил, кием дә кимә, киемсез дә булма», — дигән патша. Тапкыр кыз «киемен салып ташлый да өстенә ятьмә бөркәнә». Артистлар да шушы кыз бала кебек: киемле дә, киемсез дә… Бер карасаң, алар җырлап халык күңелен күреп тә торалар — онлайн, әлбәттә, икенче яктан карасаң — бер тамаша да бармый. Сүз үзмәшгуль артистлар турында бара.

Әйдәгез, шоу-бизнесның перспективаларын фаразлап карыйк. Ярар, кайчан да булса берзаман аларга концерт куярга рөхсәт ителде дә, ди…

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова: «Иң позитив фаразлар буенча концертлар июнь аенда була башларга мөмкин. Массакүләм зур чаралар турында сүз бармый. Кечкенә залларда июнь ахырында эшли башларга мөмкин дип саныйм. Июнь аенда эшли башлау — минем хыялым. Ә чынбарлыкта ничек булыр — карарбыз. Барысы да бездән генә тормый шул».

Концерт куярга рөхсәт ителсә, димәк, бөтен артистлар концерт эшләп калырга тырышачак. Ә заллар мәсьәләсендә республика резина түгел. Шоу-бизнес өчен безнең амбицияле «Пирамида», массалар өчен мең урынлы УНИКС, 600ләп урынлы традицион филармония бар. Салават Фәтхетдинов өчен Камал театры искәрмә ясый, Габделфәт Сафин Тинчурин театры белән эш итәргә ярата. Әлбәттә, соңгы елларда ремонтланган мәдәният сарайлары бар. Барыбер күп түгел.

Экспертларның фикеренә колак салыйк.

Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов: «Министр ачык һавадагы концертларны күздә тоткандыр. Әгәр фаразлар яхшы булса, без үзебез 20 июльдән сезонны ачып җибәрер идек. Театрга үз эшчәнлеген башлап җибәрергә рөхсәт ителсә, безнең сәхнәне арендага бирергә вакытыбыз булмаячак. Аренда бер яктан акча дип уйланса да, икенче яктан караганда, без театр билетларын сатып өч тапкыр күбрәк эшлибез».

«Киләсе ел көзенә дә урыннар бик калмады»

Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин белән дә сөйләшеп алдык.Рамил Гали/архив

Кадим Назирович, үзизоляция чорында вокал дәресләре алдым, дисәм һәм концерт куярга уйласам, быел көзгә зал бирә алачаксызмы?

Быел булмастыр. Киләсе елның көзенә дә урыннар бик калмады. Безнең 2022 елга матур гына көннәр бар. Ә быелгы көз турында бөтенләй сүз алып бара алмыйбыз, ни кызганыч.

Артистлардан аренда сорап мөрәҗәгатьләр бик күпмени?

Бик күп. Канәгатьләндерергә мөмкинлек кенә юк. Артистлар төшенкелеккә бирелми — көннәрне 2021 елның көзе өчен сайлап бетереп киләләр, хәзер инде 2022 елга көннәр сайлана.

Быел?

Быелгы аренда турында сүз бара да алмый. Безнең бит март, апрель, май, июнь концертлары барысы да киләсе сезонга күчте. Абонемент концертлары да, берәмтекле концертлар да бар. Шуңа күрә безгә аренда турында сөйләшү әле бик авыр.

Кайчан концертлар башланыр дип фаразлыйсыз?

Июль айларында әле рөхсәт булмас дип уйлыйм. Бу афәт алай тиз генә юкка чыкмас, юкка чыкса да, халык тиз генә концерт залларына килергә ашыкмас. Психологик ягы да булыр. Татарстанда мәдәният хезмәткәрләре җәйге ялга чыкты. Август урталарыннан эшли башларга дигән планыбыз бар. Бу бәла үзен ничек тотуга карап инде.

Димәк, филармония залында нигездә үз концертларыгыз булачак. Ә алдан билгеләнгән арендалар каладыр ич?

Алдан сөйләшенгән арендалар кала — аларга тияргә тырышмадык. Бер килешүне дә өзмәдек. Бездә кешене җиде юл чатында бастырып калдыра торган гадәт юк. Яздан күчкән аренда килешүләре бар. Алар бит инде билетларын да сатып өлгергәннәр иде. Аларны уздырмыйча мөмкин түгел. Беренчедән, килешү дә бар, икенчедән, әхлакый ягы да дөрес булмый.

Эстрада хәлен ничегрәк фаразлыйсыз? Кемнәрдер шоу-бизнестан китәчәкме? Кай якка таба үзгәрешләр булыр?

Минемчә, беркем дә китү яклы булмас, киресенчә, барысы да сусап ябырылачак. Көз ае бик каты урак өсте булыр кебек. Яңгырга сусаган җир кебек…

Ә халыкның түләү мөмкинлеге?

Әз генә киеренкелек булыр, дим. Бу акча ягыннан гына да түгел. Алдан әйткәнемчә, кешенең күмәк залларга җыелуга психологик каршылыгы булырга мөмкин. Дөньялар имин булса, анысы да озакка бармас дигән өметем зур.

Билет бәяләре үзгәрерме?

Бәяләр төшәр дип уйлыйм. Бу вазгыятьтә халыкны бәя һәм сыйфат белән генә җәлеп итә алабыз.

Тамашачыга күчерелгән концертлар өчен билет бәяләрен кайтару авыр булдымы?

Халыкка рәхмәт — билет кайтарулар күп булмады. Димәк, билетны чын сәнгатьне яратучылар алган.

«Бүген төп максат — сакланып калу, табыш артыннан куу түгел»

Рәшит Ваһапов исемендәге мәдәниятне үстерү фонды директоры, продюсер Рифат Фәттахов бу уңайдан болай диде:

Эстрада, шоу-бизнес, мәдәни эшчәнлек бик авыр чор кичерә. Керемнәр нык кимеде, икътисади зыян зур. 2008 елларда да авыр кризис булды, ул да мәдәнияткә нык бәргән иде. Әмма ул чорда концертлар тукталмады. Бу юлы инде ике яклап бәрде — нефть бәясе төшү белән бәйле икътисади кризис, пандемия белән бәйле рәвештә концерт эшчәнлеге туктатылды. Без 15 марттан концертларны туктаттык. 30дан артык концертны гамәлдән чыгарырга яки күчерергә туры килде. Акчаларын кире алучылар да булды, алмаганнар концерт булган вакытта киләчәк. Төмән, Тубыл якларына мартта барырга тиеш идек — сентябрьгә күчте. Микрофонсыз концерт 11 апрельдә булырга тиеш иде, аны башта 18 майга, хәзер, Аллага тапшырып, 7 октябрьгә күчердек. Зур концертлар залы безгә шушы вакытны бирде.

Концертлар күп булгач, заллар арендасы белән проблемалар бармы?

Заллар планлаштыру — ел дәвамында бара торган эш. Фестивальнең гала-концерты өчен киләсе елның 18 маен алып куйдык инде. Заллар буенча килешүләр беркайда да төзелмәгән. Әлегә залларны «забивать» итеп куюлар бара. Безнең 15 сентябрьдә филармониядә көнебез алган, 21 ноябрьгә «Пирамида» алынган. Бик күп җәйге концертларыбыз планлаштырыла. Июль аенда Түбән Новгород өлкәсендә биш концерт планлаштырабыз. Августта — Пермь яклары һәм Оренбург. Сентябрьдә һәм октябрьдә — Башкортстан һәм Татарстан районнары көтә.

Эстрада мәсьәләсендә гомуми фаразларыгыз ничегрәк?

Эстрадага үз көченә кайтырга кимендә ике ел кирәк булачак. Аеруча быел сентябрь, октябрь, ноябрь бик авыр булачак. Чөнки март, апрель, май концертлары барысы да шунда күчте. Болай да читтә татар концертларының бер-берсенә комачаулавын күрә идек. Әйтик, бер шәһәрдә аена ике татар концерты була иде, быел октябрь аенда алты татар концерты куелган. Безнең генә 30 концерт йә көзгә, йә киләсе ел башына күчте. Башкаларныкы да шулай күчте бит ул.

Сыйфат яхшырыр дигән өметегез юкмы?

Әйе, ул ягы да бар — бу күчү чорында ниндидер табигый сайланыш булыр дип уйлыйм. Кемнәрдер төшеп калачак. Әмма сыйфат җиңәрме, әрсезләрме — әйтүе кыен. Бик популярлары калыр дип уйлыйм. Аларның үз тамашачысы бар. Продюсерлык яклавы булган җырчылар да бу чорны үтә алыр. Әмма үзенә эшләүче уртакул җырчылар төшеп калыр дип уйлыйм. Бәлки, бу татар эстрадасының чистарыну процессы да булыр.

Бәяләр?

Бәяләр төшәргә мөмкин. Хәзер кулдагысын ычкындырмау хәерле. Бүгенге шартларда төп максат — сакланып калу, табыш артыннан куу түгел. Артистларның гонорарлары кимиячәк. Хәзер оештыручы буларак, кызык тенденцияне күзәтәм: кайбер җырчылар концертлар азайды дип бәяләрен арттыра. «Реаль фикер йөртмисез», — дим. Без андыйлардан баш тартачакбыз — бу каприз түгел, реаль чынбарлык. Пандемия безне яңача уйларга, идарә-оештыру алымнарына үзгәрешләр кертергә мәҗбүр итә. Әйтик, киләчәктә онлайн форматларга игътибар итәрбез кебек.

«Фонограммага җырлаучылар — короновирустан да начаррак чир»

Татарстанның халык артисты Зөфәр Билалов:

Короновирустан бөтен кеше зыян күрде инде. Шәхсән минем ике ел концертлар белән чыкканым юк. Ә Зәйнәпнең планлаштырган гастрольләре бар иде — күбесе көзгә күчерелде. Мәскәүдә һәм Казанда апрельдә концерт буласы иде, июньгә күчә дигәннәр иде, булырмы, юкмы — белмибез. Татарстан шәһәрләрендә дә концертлар планлаштырылган иде. Казанда ике концерт буласы иде. Сабантуйларга чакырулар бар иде, корпоративлар… Сугыш юк бит, Аллага шөкер. Концерт күчерүләрне генә эшләрбез. Медицина матур гына шифасын уйлап тапса, җиңәрбез дип уйлыйм.

Эстрада мәсьәләсендә сездән фаразлар — артистларның саны, концертларның сыйфаты һәм бәяләр?

Фонограмманы тыйган катгый кануннар кертелмичә торып, артистлар кимемәячәк. Фонограммага җырлаучыларны йөртмәскә, чыгармаска кирәк! Дәүләт дәрәҗәсендә бу хәл ителмәсә, җырлаучылар саны кимемәячәк — алар көннән-көн артачаклар. Фонограммага җырлаучылар — короновирустан да начаррак чир.

Бәяләр?

Бәяләр төшәр, чөнки кешенең матди хәле начарланды. Кеше ипи-сөт алсынмы яки җыр тыңласынмы? Җырны бит аны интернет аша да тыңлап була. Зәйнәп тә күп кенә онлайн концертлар эшләп алды.

«Халыкның эше барса, безнеке дә барыр»

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев:Солтан Исхаков/архив

Кешене депрессиядән чыгарырга кирәк — минем иң кайгырганым шул. Кеше җырламый да тора ала. Халыкның эше булсын иде. Минем президент сүзенең үтәлмәвенә генә эчем поша. Путин кредит түләүләрен туктатып торабыз дип әйтте, ә банкларның исләре дә китмәде. Биючемә: «Банк түләүләрен туктатып тору өчен короновирус белән чирләмисез бит», — дигәннәр. Мин булышам инде — нишлим?! Кече бизнес тукталды. Халык товарын да сата алмый, сата алмагач, кредитларын түли алмый — шунысы начар. Дәүләт шуны җайга салсын иде. Әле кичә егетләр белән дә сөйләшеп утырдык — Татарстанда халык уңган, җайлашып яши белә. Менталитеты шундый безнең татар халкының… Мишәр димим, тагын сүгәрләр, мин бит хәзер матур сөйләшергә тырышам.

Үзең дә эшсез ятасыңдыр бит?

Концерт өзелде дип елап ятмыйм. Өйдә генә утырганым юк инде. Әле менә авылга Түбән Новгородтан биш тана, биш үгез алып кайттык. Әнинең 300 казы бар. Ачка үлмәбез. Болай да юләр кебек ике капчык шикәр комы, он алып кайтып куйдым. Карабодай ята корт җыеп. Консервалар алып кайтып куйган булдым. Элек бит колхозда акча бирмиләр иде. Ул короновирустан да кыен иде. Әмма үстергән бәрәңгебез һәм малларыбыз белән матур яшәдек, Аллага шөкер! Ачтан үлмәдек. Эшләгән кеше юлын таба, депрессиягә бирелергә кирәкми.

Мәскәү җырчылары зарлана…

Кемгәдер шәһәрдә кыен булса, авылга кайтсыннар! Мәскәүлеләр нигә зарлана соң? Алар бездән 100 мәртәбә артык акча эшли. Мин Мәскәү артистының бер концерт акчасын алу өчен биш-ун көн «Пирамида»да концерт куярга тиеш. Аларгамы соң зарлану?! Рөстәм Нургалиевич, әнә, авылга кайткан кешеләргә булыша — махсус программалар бар. Мин дә авылда торам.

Планлаштырылган концертлар күп идеме?

Алдарак планлаштырылганның күбесен сентябрьгә күчердек. Минем бит әле билетлар тапшырылмаган заллар бар. Бер 40-50 район сөйләшеп куелган. Миңа: «Килер идек концертыңа», — дип язалар инде. Казандагы концертларыма сентябрьдә көннәр алынган — УНИКСта булачак. Әкрен генә онлайн концерт биреп, интернетка кызык видеоязмалар куеп ятам халык күңелен күрү өчен.

Кемнәрдер шоу-бизнестан китәрме икән? Артистлар саны кимерме?

Миңа калса, кимемәс. Белмим дә инде. Моңарчы андый хәлнең булганы юк иде бит.

Ә бәяләр?

Банкет бәяләре төшәр инде. Билет бәясе… Без нәрсәгә дә әзер. Тамашачының акчасы юк, терәлеп тормыйсың инде. Халыкның эше барса, безнеке дә барыр. Безнең эшебез халыкның хәленнән тора.

«Хәзер концерт куя башлау — янгын вакытында баян уйнап утырган кебек»

Җырчы Раяз Фасыйхов:

Мин позитив кеше — Аллаһ ризыксыз калдырмас. Бу хәлләр очып киткәннәргә азрак җиргә төшәргә мөмкинлек бирде. Булганның кадерен белергә өйрәтте. Мин моны ураза тоту белән чагыштырыр идем: көне буе ашамый йөргәч, финик белән судан да тамагың туеп куя бит. Шуның кебек. Барысы да җайланып китәр инде. Тик менә халыкның теләге булырмы концертларга йөрергә дигән уйлар бар. Ләкин төшенкелеккә бирелмибез. Җырлар әзерлибез, проектлар уйлыйбыз.

Планлаштырылган концертларың бар идеме?

Мартның икенче яртысына дигән идем дә, сизгән кебек, тукталып калган идем. Концерт ул бит бизнес: аңа акча салырга кирәк. Аннары көзгә дигән идем…

Арендалар да калмагандыр инде син уйлаган арада.

Көне һәм урыны табылыр ул. Халыкның кәефенә карарга кирәк. Хәзер концерт куя башлау — янгын вакытында баян уйнап утырган кебек була ул, минемчә. Халыкның түләү мөмкинлеге булырмы? Чөнки күп концертлар көзгә күчерелгән. Аның тәртибен кем көйләр? Безнең белән сөйләшкән, безне җыйган кеше юк.

Хәзергә «финанс мендәрең» белән утырып торасыңмы?

Әйе. Запаслар бар иде, чыгымнарны киметтек, чалбарны ныгытыбрак буып куйдык. Җитмәсә, авылда бәрәңге бар.

Зарланмыйсың дамыни?

Мәскәү шоу-бизнесыннан кемнәрдер кычкыра анда, мин мужик башым белән кычкырып ята алмыйм инде. Мин бит елына 300 концерт куймыйм, төркемем юк. Мин заллар җыя башлауга да каршы, шулай да ачык һавада эшләргә рөхсәт итсәләр, яхшы булыр иде.

Керәсе булып керми калган акчалар күптер инде?

Керемнәр юк инде. Банкетлар да… Нинди матур бәйрәмнәр буласы иде: федераль Сабантуйлар, республика тантанасы… Сабантуйлар да булмас инде. Үзмәшгульләрнең ниндидер салымнары кайтырга мөмкин. Салымнарны түләп барабыз бит инде. Без бит инде пандемиядән зыян күрүчеләр катламына керәбез…

ххх

Кыскасы, татар артистының бүгенгесе кризиста, иртәгәсе билгесезлектә. Офыклар ачылса да, аларны зур конкуренция көтә. Җитмәсә, экспертлар бертавыштан билет бәяләре төшүен фаразлый.

Халыкның бик кечкенә «куллану кәрзинендә» «күңел ачу чаралары» дигән пункт калганмы-юкмы — билгесез. Була калса, шул бер пунктка күпме артист дәгъва кылачак? Алар бихисап кебек күренә.

Нинди юллар белән үзенеке итәр икән ул кадерле тамашачыны? Акция-лотереялар, киенү-чишенүләр, «Бальзак яшен» узып барган ханымнарның бер юрган астына керүләре… «То ли еще будет», дияр иде руслар…

Заллар мәсьәләсенә килгәндә, бер проблема калкып чыга — туристлар шәһәре булып барган Казанга җәйге сәхнә һәм зур булмаган концертлар өчен заллар кирәк. Болар бездә бөтенләй юк һәм алдагы көннәрдә булуы да планлаштырылмый иде.

Тинчурин театры, әнә, үзенең ишегалдын ачык һавада театр мәйданчыгы итү мөмкинлеген әйтә. Капкалар булуы тамашачы санын да контрольдә тота ала. Кадим Нуруллин да филармония бакчасын бу максатларга яраклаштыра алыр иде. ТР Сынлы сәнгать музее ишегалдында да кече форматлы ачык һавадагы концертлар ясап була. Кыскасы, бик әйбәтләп уйласаң, вариантлар табарга була.

Артистларның стадион җыеп ярышу заманы узды… Монысы тәгаен.

Без бүгенге вазгыятьтә дәүләт оешмаларында эшләгән артистларның яклау астында икәнлеген күрдек. Алар җәйге ял өчен азмы-күпме акчалар алып, ял итәргә киттеләр. Әлбәттә, артистлар бюджет хезмәт хакына карап яшәми — «шабашка»лар булып тора иде. Алар юк. Кыскасы, билбауны буыбрык торасың инде.

Мөгаен, Татарстан җитәкчелегенә, профильле министрлыкка эстрада проблемаларына колак салырга туры килер кебек. Сүз, әлбәттә, акча өләшү турында бармый. Мәдәният министры Ирада Әюпова «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә мәдәният оешмаларына эшләү өчен стимул, мотивация булдыру турында сүз алып барган иде. Үзбаш эшләүче артистлар — безнең татар халкына хезмәт итүчеләр һәм алар алгы фронтта.

Сыйфат таләбен алгы планга чыгарып, аларның барлыгын танырга һәм эшли алу мөмкинлеге тудырыргадыр.Рамил Гали

intertat.tatar

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here