Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, яраткан әбиебез!
Без сине йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, гаилә бәхете белән, якыннарыңның җан җылысын сизеп, муллыкта яшәргә насыйп булсын иде.
Шатлык, сөенечләр ташламасын,
Кайгы-борчу ишек какмасын.
Ходай сине барыбыз өчен
Күз карасы итеп сакласын.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Сөләйман, балаларың Асия, Хөсәен, Сания, киленең Мәрьям, киявең Рөстәм, оныкларың Мәдинә, Солтан, Әнсар, Ислам.