Домой Ислам Ислам в стране и в мире Хаҗга баручыларның коронавирустан вакцинация турында сертификаты булырга тиеш

Хаҗга баручыларның коронавирустан вакцинация турында сертификаты булырга тиеш

0
Хаҗга баручыларның коронавирустан вакцинация турында сертификаты булырга тиеш
Фото: Шамил Садыйков

Согуд Гарәбстанына Хаҗга беренче төркем 20 июньнән соң китә, Хаҗ кылу 7 июльдә башлана. Россия Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе һәр хаҗиның коронавирустан вакцинациясе турында сертификаты булырга тиешлеге турында искәртә.

«Вакцинация узу – Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Сәламәтлек саклау министрлыгы таләбе. Андый вакцинация мәҗбүри. Сертификаты булмаган кеше бара алмый», – диде территорияләрнең санитар сакланышы бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Альбина Гыйльмуллина.

Аның сүзләренчә, кеше күптән түгел генә ковид белән авырган булса, шул хактагы сертификат та ярый.

«Һәр хаҗига коронавирус инфекциясеннән тест узарга кирәк. Тест нәтиҗәләре тискәре булырга тиеш. Тестлаштыру узганнан башлап, Согуд Гарәбстанына барып җиткәнче, 72 сәгатьтән дә күбрәк вакыт үтәргә тиеш түгел», – диде Альбина Гыйльмуллина.

Ул, шулай ук, һәр хаҗига виза алу өчен, менингококк инфекциясеннән бер компонентлы вакцина белән прививка ясату төп шарт булып торганын әйтте. Ул вакцинаны китәр алдыннан ун көн алдан ясату хәерле, ә элегрәк ясатылган булса, Гарәбстанга барып җиткәнче, срогы өч елдан да артмаска тиеш.

«Шулай ук, сезонлы грипптан привика ясатырга мөмкин, бу бигрәк тә өлкән яшьтәге һәм хроник чирләре булган, күбрәк йөрәк, бавыр, бөер, шикәр чире булган хаҗиларга тәкъдим ителә. Хаҗга китәр алдыннан, медицина тикшерүе узуны киңәш итәбез, чөнки эссе коры климатта хроник авырулар кискенләшергә мөмкин», – диде Роспотребнадзор белгече.