Домой Общество Вакыт кадерен белүчеләр өчен

Вакыт кадерен белүчеләр өчен

0
Вакыт кадерен белүчеләр өчен

25 майда Самараның Алексей Толстой урамындагы Тарихи мәчет янында бик күп халык җыелган иде.

Бәлки Төркиянең генераль консулы Исмәт Эрикан килүе турында ишеткәннәрдер? Хәер, гади шәһәр кешесенә диңгез артыннан килгән кунакның әллә ни зур кызыгы юктыр. Аны күрер өчен генә теңкәләребезне корытып бетергән бөкеләрдә утырырга кем дә теләми. Ләкин күпләп җыелган халык арасында мөфти Талип хәзрәт Яруллинның, шәһәр районы депутатлары һәм хәтта башлыгы да булуы ниндидер рәсми чара көтелүенә ишарәли кебек.

Караштырып йөри торгач, эшнең нәрсәдә булуы ачыкланды. Бу халык Тарихи мәчет янында “Оч.вкусно” сәүдә маркасы астында ачылачак кибетне күрергә килгән икән. Дөрес, бу көнне Төркиянең генераль консулы да Тарихи мәчеткә килеп киткән, бәйрәмчә бизәлгән кибетне кереп караган, мөфти белән бергәләшеп чәй дә эчеп утырган һәм хуҗаларга Төркиянең хәләл товар җитештерүчеләрен дә тәкъдим иткән.

Башлангыч дип әйттем дә, уйга талдым. Бу бит Гомәровларның кул белән эшләнгән хәләл ярымфабрикатлар сату буенча бишенче шәхси кибете ачыла! Нәрсә әйтәсең инде? Эш башлап җибәрүенә бер ел да юк, ә инде бишенче кибете өчен үтемле урында бина сатып алынган, чит ил җиһазлары кайтарылган, яңа суйган хәләл ит китереп сатучылар да табылган, җитештерүчәнлек тә көйләнгән һәм аны туктаусыз сату өчен шартлар булдырылган, хезмәткәрләре дә бер дигән…

Болар барысы да бөтен гаилә ярдәме, тормыш иптәше Ренатның тырышлыгы, Гелиянең үҗәтлеге белән булдырылган, әлбәттә. Ул гына да түгел! Иң мөһиме – җитештерелгән продукция турында бөтен шәһәргә дә ишеттергәннәр һәм хәләл ризык базарында лаеклы урыннарын алып өлгергәннәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бизнесларының кинәт үсеп китүе пандемия чорына, күп эшкуарлар сату базарыннан киткән вакытка туры килгән!

Гелия бик тәмле пешерә. Бу аның төп мавыгуы, – дип сөйли гаилә бизнесы турында Ренат Гомәров. – Бервакыт хатынымның дусты, кунакларын тәмле һәм файдалы ризыклар белән сыйларга теләп, кибетләргә чыгып киткән, ләкин үзе теләгән ашамлыкларны таба алмаган. Хатынымның тәмле пешерүен белә иде инде ул. Яхшысынмыйча гына Гелиягә мөрәҗәгать итте һәм, нәтиҗәдә, бик матур мәҗлес үткәрде. Шуннан соң без шәһәребездә сыйфатлы ярымфабрикатлар ясап сату турында уйлана башладык та инде. Күп тә үтмәде, үткән елның 30 гыйнваренда 5нче Просекада җитештерү цехы һәм беренче кибетебезне ачып җибәрдек. Хәләл товар базарында Гелиянең пилмән-мантылары сатылмас дип бер генә дә уйламадым, чөнки мин аларны үз ашказаным аша үткәреп, сыйфат экспертизасын даими ясап торам, – дип шаяра Ренат.



Данияр СӘЙФИЕВ.