Халкыма хезмәт итүем белән бәхетлемен

0
81

1 июльдә өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Әнвәр Имран улы ГОРЛАНОВ үзенең 70-нче туган көнен билгеләп үтте.

Татар җәмәгатьчелеге Әнвәр Имран улы Горлановны милли җанлы, сүзендә торучан, эшлекле кеше буларак беләләр. Самара өлкәсе татар милли-мәдәни мөхтәриятен җитәкләгәненә дә инде тугыз ел тула. Ул гомере буе мәчетләргә ярдәм итеп тора. Аны региональ Диния нәзарәте каршындагы Иҗтимагый шура рәисе, шәһәребезнең Алексей Толстой урамындагы Тарихи мәчет советы әгъзасы итеп тә сайлап куйдылар.

Милләттәшебез – потребкооперация хезмәткәрләре династиясеннән. Аның бабасы да, әтисе дә, үзе дә, улы Марат та шушы өлкәдә хезмәт итәләр. Әнвәр армиядән соң сәүдә институтын тәмамлый һәм хезмәт карьерасын өлкә потребсоюзында өлкән товаровед буларак башлап җибәрә. Бераздан аны Черниговка районы потребсоюзын күтәрергә җибәрәләр, героебыз анда да сынатмый, районны алдынгылар сафына чыгарып, Куйбышевка кайта.
Биредә инде аңа Троицкий базары директоры вазифаларын тапшыралар һәм ул күп еллар шунда эшли. Ә үзгәртеп кору елларында аңарда эшкуарлык сәләте ачылып китә. Бүгенге көндә Горланов шәһәребезнең абруйлы ак байларының берсе булып санала. Кызы Мәликә Лондонда яши, әйдәп баручы белгеч буларак, инвестицияләү белән шөгыльләнә, өч оныгы аның тормышын ямьләндереп, киләчәккә өмет уятып үсә бирәләр.

Ә Әнвәр Имран улы җәмәгать эшендә кайный. Ул Сабан туйлары, балалар фестивальләре, дини һәм тарихи чаралар уздыруда катнаша, күп чараларга даими рәвештә матди ярдәм күрсәтеп тора. Шулай итеп, хәләл юл белән тапкан малын, шәригать буенча хәерле эшләргә тота.

– Быел Самарада уздырылган “Мирас” татар мәдәнияте фестивален үткәрүгә күп көч куйдык, – дип сөйли Әнвәр әфәнде. – Катнашучыларның күбесе – балалар. Бәйгеләрдә чыгыш ясарга әзерләнгән малайлар-кызлар татар телендә шигырьләр сөйлиләр, бииләр, җырлыйлар, зур аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнәләр. Кайберәүләре, волонтер буларак, бәйрәмне оештыруда катнаша. Тормышка аяк басучы яшьләргә бу тәҗрибә киләчәктә кирәк булачак, файдалы эш белән мәшгуль булулары мөһим.
Балаларыбыз милли җанлы, үз халкын, тарихын, мәдәниятен, Ватанын яратучы кешеләр булып үссеннәр иде, дип тырышабыз.
Шулай ук “Самара төбәге тарихында исемнәр һәм вакыйгалар” дип аталган проектыбызны да бик уңышлы, дип саныйм. Ул Самара төбәгендә танылган татарлар яшәгән йортлар, элек татар исемнәре белән аталган урамнар, татар мәктәпләре, редакцияләре, татар-башкорт педучилищесы, мәчетләре булган урыннарга мемориаль такталар элүдән гыйбарәт. Өлкәбезнең генә түгел, илебезнең дә данын үстергән күренекле милләттәшләребезне без белергә, аларның исемнәрен саклап, яшь буын кешеләренә тапшырып калдырырга тиешбез, – дип сөйли җәмәгать эшлеклесе.

Самара шәһәрендә һәм өлкәбездә башка күп татар оешмалары да бар. Өлкә автономиясе шуларның барысы белән дә элемтәдә: киңәшеп эшлиләр, дус яшиләр.
Җитәкчеләр һәм активистлар даими рәвештә очрашып, проблемаларны уртага салып сөйләшәбез, аларны хәл итү юлларын эзлибез, – дип дәвам итә Әнвәр Имранович. – Бөтен чараларны да киңәшеп, акча кирәк булганда – кушылып, оештырабыз. Бердәм булсак кына милләтебез өчен файдалы эшләр башкара, татар телебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклап кала алырбыз. “Бердәмлектә – көч!” дип юкка гына әйтмиләр бит. Шушы сүзләр һәр татар кешесенең тормыш шигаренә әверелсен иде.

Әнвәр әфәнде, 70 яшьлек юбилеегызны билгеләп үтәсез. Үткән елларга борылып карасагыз, тормышыгызны ничек бәяләр идегез?

– Аллаһы Тәгаләнең биргәненә шөкер итеп, тормышымнан канәгать булып гомер итәм мин. Әлһәмдүлилләһи, ышанычлы таянычым – гаиләм бар. Оныкларымны бигрәк тә яратам, алар – минем юанычым һәм шатлыгым.
Юлларымда миңа яхшы кешеләр күбрәк очрады. Яраткан эшемнән канәгатьмен, газиз халкыма хезмәт итүдән бәхетлемен. Миңа шундый мөмкинлекләр биргәне өчен Раббыбызга мең шөкер.

Миләүшә ГАЗИМОВА.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here