Домой Главные новости Каникуллар бушка үтми

Каникуллар бушка үтми

0
Каникуллар бушка үтми

Балачакның иң күңелле, иң рәхәт мизгелләре, әлбәттә, җәй айлары белән бәйле. Җәй – ул үзе бер тормыш. Җәй – ул балаларны төрле чараларга җәлеп итү өчен менә дигән вакыт: уку елы дәвамында арыганлыкны бетерә, яңа көч тупларга ярдәм итә, балалар иркенләп бер-берсе белән аралаша, рәхәтләнеп ял итә. Ә ял вакытын күңелле, мавыктыргыч һәм сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрү өчен мәктәп каршында эшләп килүче лагерьлар ярдәмгә килә.

1 – 27 июньдә «Яктылык» мәктәбендә балалар өчен көндезге ял лагере эшләде. Әти-әниләр өчен мондый лагерьлар – каникул чорында балаларның буш вакытларын оештыру, ә мәктәп укучылары өчен – вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек.

Ял программасы тәрбия эшләренә, физкультура-сәламәтләндерү һәм мәдәни-массакүләм чараларга бай иде. Алар актив ялга гына түгел, иҗади үсешкә дә ярдәм итә. Мавыктыргыч уеннар, эшлекле лекцияләр һәм осталык дәресләре кызлар-малайлар өчен яңа мөмкинлекләр ачу һәм дуслар табу өчен шәп форсат.

Лагерь эшчәнлеге көн тәртибенә нигезләнә. Һәр көннең бер сәгате һәм минуты да бушка үтми. Йоклау, ашау, зарядка ясау, җыештыру, төрле чараларда катнашу, уеннар һәм дискотека өчен вакыт билгеләнгән. Быел җәйге ял программасы алдагы елларга караганда да кызыклырак узды.

Күпсанлы мавыктыргыч чаралар арасыннан берсен аеруча билгеләп үтәсем килә. Бу – Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән очрашу. Җәен балалар көнозын урамда. Димәк, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү аеруча мөһим. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре «Каникулларны Иҗтимагый совет белән уздырабыз» дип аталган Бөтенроссия акциясе кысаларында безнең мәктәп балалары өчен дә чара үткәрделәр: юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләделәр, уен формасында юл куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырдылар һәм осталык дәресләре күрсәттеләр. Балалар үзләре кием-салымнарына беркетелә торган ерактан күренеп торган ялтыравыклы элементлар ясадылар һәм юл патруле хезмәте машинасында утырып карадылар.

Чарага махсус чакырылган мөфти Талип хәзрәт Яруллин мондый очрашуларның мөһимлеген ассызыклап:Балалар кече яшьтән үк юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә һәм, куркыныч хәлләр килеп чыкканда, үз-үзләрен тота белергә тиеш. Олылар балаларның сәламәтлеге һәм иминлеге өчен җаваплы, шуңа күрә мондый чараларга бик шатбыз. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә зур рәхмәт белдерәбез, – диде.

– «Әйләнә-тирә мохит» дәресләрендә һәм сыйныф сәгатьләрендә дә без юл куркынычсызлыгы турында еш сөйлибез. Төрле викториналар, квест-уеннар, рәсем һәм шигырь бәйгеләре үткәрәбез, – дип сөйләде мәктәп директоры Радик Газизов.

Балаларга шундый матур һәм файдалы ял оештыруда катнашкан барлык активистларга, матди ярдәм күрсәткән шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ленар Сабировка һәм оешмадашларына бик зур рәхмәт.

Рәхимә ХӘЙРОВА,
«Яктылык» мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.