Домой Жизнь татар «Халыкка бу чыгыш кирәк иде!» Рөстәм Миңнеханов мәкаләсе уңаеннан зыялылар фикере

«Халыкка бу чыгыш кирәк иде!» Рөстәм Миңнеханов мәкаләсе уңаеннан зыялылар фикере

0
«Халыкка бу чыгыш кирәк иде!» Рөстәм Миңнеханов мәкаләсе уңаеннан зыялылар фикере


“Интертат” Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның матбугатта басылган программ мәкаләсендәге мөрәҗәгать сүзләренә карата татар җәмәгатьчелеге фикерләрен барлады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның программ мәкаләсендә сүз татар милли үзаңы, традицияләргә тугрылык, киләчәккә ышаныч турында бара.

Зыялылар бу уңайдан нинди фикерләр җиткерә.

ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла Рөстәм Миңнеханов мәкаләсен татар халкының стратегиясе дип атап булуын әйтте.

Рамиль Гали


Рөстәм Нургалиевичың мөрәҗәгате татар дөньясы өчен зур вакыйга. Андагы сүзләрнең Президентыбыз исеменнән әйтелүе бик мөһим! Дөресен генә әйткәндә, бу мәкаләне татар халкының стратегиясе дип атарга була. Аңлаган кешегә монда барысы да ачыктан-ачык әйтелгән.

Озак уйланулардан соң, фикерләшүләрдән соң туган язма дип уйлыйм. Чөнки монда үткәннәрне барлау да, бүгенгене күзаллау да, киләчәкне уйлау да бар. Бүгенге глобальләшү, чикләр җуелган заманда, милли тәңгәллекне саклап калу, чыннан да, кыен. Рөстәм Миңнеханов милләтне саклап калу юлларын билгели. Мәдәниятне, телне саклауга басым ясала.
Бездә милли үзаң булырга тиеш. Хәтта телен җуйган кеше дә үзен татар дип саный икән, димәк, өмет бар дигән сүз. Ул Зиннур Мансуровның «Тукай кодексы» китабын да искә алган. Мәгарифсез без мәдәниятле дә, телле дә була алмыйбыз, хәтта үз тарихыбызга да ия була алмыйбыз. Монда уйланырга, алга таба хәрәкәт итәргә бик күп фикерләр биргән Президент. Хөкүмәт телне, мәдәниятне саклау эшенә ярдәм итәргә әзер ди ул. Бу бик мөһим. Бу бик вакытлы чыккан мәкалә, — дип фикерен җиткерде халык шагыйре.

Күренекле татар журналисты, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев Рөстәм Миңнехановның мәкаләсен шатланып каршы алуын әйтте.

Салават Камалетдинов


Татарстан Президенты милләт өчен бик әһәмиятле мәсьәләләргә игътибар биргәнен күрдем. Ул көчле администратор, идарәче, финансист, Россиядә технократ җитәкчеләр рәтендә санала, сәяси тайпылышларга бирешә торган кеше түгел. Ул хәзер яше белән дә, тәҗрибәсе белән дә зирәк, тормышның асылын аңлаучы җитәкче. Мәкаләдәге сүзләр бик вакытлы әйтелгән.

Татарларның үзара русча сөйләшә башлавы бик шомлы хәл бит. Үз милләтен якламаган кеше кыйбласыз була.

Татар халкы Президент әйткән идеягә иярергә тиеш. Әгәр Миңнеханов тирәсендә йөргән түрәләр, татарның элитасы, мәкаләне укып, Президент кебек уйлый башласалар, бик яхшы булачак.
5 миллион халкы булган милләтнең Россиядәге роле турында Президенттан ишетү зур куаныч, бу тарихи вакыйга. Милли нигилизм көчәйгән вакытта милләт турында өздереп әйтү бик мөһим.

Читтәге татарларны саклау да Татарстанның миссиясе дип әйтә Президент. Бу – бик кыю фикер. Чыннан да, Татарстан барлык татарларның беренче таянычы.

Мин моны сайлау алды өчен генә язылган сүзләр дип әйтмим, чөнки Татарстандагы барган үзгәрешләрне халык хуплый, аны әлеге мәкаләдән башка да сайларлар иде дип уйлыйм. Татарларның йөзен сакларга кирәклеген аңлаган кешенең фикерләре бу, — диде Римзил Вәлиев.

Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның милли темага тирәнтен керүе аның олы сәясәтче булуын күрсәтә.

Салават Камалетдинов


Рөстәм Миңнехановның программа мәкаләсе, тулаем, татар халкының проблемаларын барлый һәм ачыклый. Ул Татарстанның һәм татар халкының дөньядагы ролен, әһәмиятен чагылдыра.

Татар халкының стратегиясе турында күп кенә сүзләр әйтелдә. Минемчә, бу бик мөһим тезисларның берсе. Ике ел элек тә Рөстәм Миңнеханов татар халкына мөрәҗәгать итеп, бу документны бергәләп әзерләргә чакырды.
Әлбәттә, бу мәкалә алдагы сайлаулар белән бәйле, әмма шул ук вакытта ул аерым вакыйгага беркетелмәгән, чөнки бу проблемалар татар өчен йөз ел элек тә, йөз елдан соң да актуаль булачак. Телебезне, мәдәниятебезне, динебезне саклау, дәүләтчелек проблемасы — алар барысы да татар кешесе өчен мөһим, — диде Айсин.

Казанның 2нче татар гимназиясе директоры, Татарстанның Халык укытучысы Камәрия Хәмидуллина Президентның милли мәсьәләләр турындагы язмасында милли мәгарифкә зур игътибар бирелгәнен искәртте.

фото Салават Камалетдинов


Милли мәгарифне үстерми торып, халыкның төп байлыгы булган телне саклап булмый. Президент тарафыннан милли мәгарифнең мөһим икәне әйтелгән. Президент әйткән икән, димәк, шул юлдан тайпылмыйча барырга кирәк.

Халыкка Президентның шушы чыгышы кирәк иде, чөнки бу җәмгыять сулышы.
Мин милли мәгариф мәсьәләсенә ни дәрәҗәдә игътибар бирелгәнен барлыйм. Укытучы һөнәренә дә урын бирелгән. Гомумән, мәктәпкә яхшы кадрлар әзерләү мәсьәләсенә карата Президентның игътибарын бик югары бәялим. Заманга яраклы укытучы кадрлар әзерләү хәзер бик катлаулы эш. Президентыбызның фикере әлеге эшне оештыручыларның колагына да, күңеленә дә үтеп керер дип ышанасы килә.

Телләрне саклау комиссиясе дә эш юктан гына төзелмәгән. Аның әгъзаларына да күрсәтелгән юл бу. Мин аны шулай кабул итәм. Куркып, әле уңга, әле сулга борылып карап, болай булса, тегеләй булса нәрсә булыр микән дип уйланып торыр чак түгел. Шушы ук комиссиянең нигезләмәсендә дә нәрсә эшлисе бик дөрес язылган.

Чит ил татарларының телне саклау мәсьәләсе дә игътибарга лаек. Чит ил татарларының телне саклау дәрәҗәсен без эталон итеп ала алмыйбыз. Без чит ил татарларының телне саклауга омтылышын маяк буларак кабул итә алабыз. Алардагы омтылыш телнең, милли традицияләрнең кеше өчен ни дәрәҗәдә кыйммәт икәнен күрсәтә.

Татар телен саклый торган урын — Җир шарында бары Татарстан гына. Бүтән җирдә татар мәктәпләре ачып, фәннәрне укытып телне саклап булмый, — дип фикерен белдерде Камәрия Хәмидуллина.

Танылган археолог, тарих фәннәре докторы, Татарстанның Фәннәр академиясе әгъзасы Фаяз Хуҗин да мәкаләне укып чыккан.

фото: Салават Камалетдинов


Без телебезне дә югалтып бетермәдек әле, мәдәниятебез да бар, тарихыбыз да өйрәнелә. Халыкның потенциалы, киләчәккә ышанычы әлегә бетмәгән. Менә шушындый фикерләр уятты миндә Президентның мәкаләсе. Халыкка нәкъ бүген кирәкле гамәл булды бу.

Һәркемгә аңлаешлы телдә язылган җыйнак кына, шул ук вакытта тирән эчтәлекле мәкалә бу.

Халкыбызның киләчәге булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк? Президент шушы сорауга җавап бирергә тырышы. Аның төп фикере — бөтен нәрсә үзебездән тора, әмма хөкүмәт ярдәме дә кирәк. Мин аның белән килешәм.
Телебезне саклау комиссиясе дә булдырылды. Иң мөһиме, милли проблемаларыбызны яшермиләр. Авыр, ләкин алга барырга өмет бар. Мәкаләне укыгач өмет тагы да ныгыды, — дип тәмамлады фикерен Фаяз Хуҗин.

Россиянең Халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты профессоры Венера Ганиева Рөстәм Миңнехановның милләтебезнең киләчәген кайгыртып язган мөрәҗәгате белән тулысынча килешүен белдерде.

Рөстәм Миңнехановның милләтебезнең киләчәге өчен кайгыртып язган мөрәҗәгате белән тулысынча килешәм. Әйе, безнең миллилек җанда булырга тиеш. Өстән «Син — татар!» дип төртеп күрсәтеп кенә татар булып булмый. Ничәмә-ничә гасырлар буе ата-бабаларыбыздан килгән милли байлыкларны безнең буын «тар-мар» итәргә тиеш түгел.

Без миллилекне, телебезне, милли йолаларыбызны саклауга барыбыз да бертигез бурычлы!
Тәрбия иң элек гаиләдән башлана. Минемчә, республикада бу юнәлештә белем бирүче «Гаилә академияләре» эшләргә тиеш. Анда, ата-аналарга бала тәрбияләүдә дөрес юнәлеш бирү, баланы кече яшьтән милли рухта тәрбияләүне, укытуны кертсәк, бу һичшиксез берничә елдан үз җимешләрен бирер иде. Балада милли горурлык хисен нәкъ менә кече яшьтән үк тәрбияләү зарур.

Республикабызда телне, милләтне саклауга зур эш башкарыла. Бигрәк тә читтә яшәүче татарларны берләштерүче Бөтендөнья Татар Конгрессының, аның канаты астында эшләүче Бөтендөнья «Ак калфак» хатын-кызлар оешмаларының кирәклеген һәм алып барган эшен югары бәяләр идем. Татар милләте беркайчан да бетмәс, иманым камил! — дип хисләре белән уртаклашты Венера Ганиева.

Драматург, «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссеры Илгиз Зәйниев фикеренчә, Рөстәм Миңнеханов милли мәсьәләләр турындагы язмасында милләт белән бер юнәлештә булуын белдерде.

Безнең барыбызның да күңелендә йөрткән уй-фикерләрне Президентыбыздан да ишетү, әлбәттә, зур өметләр уята. Димәк, республика башлыгы белән милләтнең хыяллары бер юнәлештә. Хәзер шул хыялларны тормышка ашыру өчен һәрберебез үз урынында хәленнән килгәнне эшләргә тиеш.

intertat.tatar