Домой Жизнь татар Татары в регионе Хатирәләре шигъри хикәяләр булып яңгырый

Хатирәләре шигъри хикәяләр булып яңгырый

0
Хатирәләре шигъри хикәяләр булып яңгырый

Рафаэль абыебыз Шәехов гади генә булса да, үрнәк алырлык бик лаеклы кеше. Күптән түгел ул зур юбилеен – 85 еллыгын билгеләп үтте. Кыска гына мәкаләдә шундый зур тормыш юлын ачып күрсәтергә мөмкин булмаса да, Рафаэль Гыйльметдин улының тулы портретын тасвирларга тырышырмын.

Сугыш алды еллары бик авыр булса да, әтисе Гыйльметдин белән әнисе Әминә чын Аллаһы колы булачак уллары Рафаэльгә миһербанлы һәм мәрхәмәтле тәрбия биреп үстергәннәр. Рафаэль кечкенәдән үк кул арасына кереп, гаиләнең барлык эшләрендә катнашып үсә. Иртәдән кичкә кадәр аяк өстендә: йә бакчада, йә ишегалдында, үсә төшкәч – колхоз кырларында. Аталары сугышта булганлыктан, ул чор балалары бик иртә олыгайганнар бит алар.

Рафаэль абыйны мин 60 еллар чамасы беләм, шуның 50сен янәшә яшибез. 2005 елда мин аның дин кардәше дәрәҗәсенә күтәрелдем, аның белән бергә мәчеткә йөри башладым. Шуннан бирле без аның белән көн саен очрашабыз. Ул бик яхшы, күркәм кеше, кызыклы әңгәмәдәш. Ул авыл халкы һәм авыл хуҗалыгы темасын аеруча ярата. Монда ис китәрлек берни дә юк. Чөнки ул Челно-Вершины районының Заиткино авылында туып-үсеп, бөтен гомерен шунда уздырган. Туган авылы турында сәгатьләр буе сөйли ала. Аның хатирәләре шигъри хикәяләр булып яңгырый. Рафаэль абый сөйләгәннәр белән илһамланып, мин дә шигырь яздым. Аларны укыгач, туган авылына булган мәхәббәтен һәм аның үзен күзаллый алырсыз, дип уйлыйм.

Рафаэль бала чагыннан техника белән кызыксына башлый. Мәктәпне тәмамлагач, авыл хуҗалыгы училищесында укып чыга, туган авылына кайтып эшкә керешә. Бик яшь булуына карамастан, колхоз рәисе аңа трактор ышандыра. Рафаэль абый ул чактагы авыр тормышны бүгенгедәй хәтерли, еш искә ала.

– Ничек түзгәнбездер ул сынауларга, белмим. Рәтле остаханәләр дә юк иде бит. Яңгырмы, салкынмы, буранмы, җәйге эссеме – без ачык һавада. Тракторларга да туктап торырга юк. Кыр эшләре берсен-берсе алмаштырып кына торалар. Чәчү эшләре тәмамлана гына, печән өсте җитә. Әйләнеп карарга да өлгермисең – урып-җыю кампаниясе башланган. Ялның нәрсә икәнен белми дә идек без. Аллага шөкер, 46 ел тракторымнан төшми эшләргә насыйп булды, – дип сөйли Рафаэль абый.

Шуңа күрә аның фидакарь хезмәте дәүләт тарафыннан лаеклы бүләкләнгән дә. Мактау, Рәхмәт хатлары санап бетергесез. Шифаханәләргә юлламалар биреп торалар. Ул – Россиянең хезмәт ветераны, лаеклы пенсионер.

Рафаэль абыйның бүген сирәк очрый торган, бәя биреп бетергесез бик зур байлыгы бар. Аның йортында тыныч кына бәхетле тормышлар кичереп дүрт буын кешеләре яши. Алар тормыш иптәше Ралия белән өч баланы тәрбияләп, аякка бастырдылар. Кызганыч, Ралия апа күптән түгел ахирәткә күчте. Аның урыны җәннәттә, кабере якты, йөзләре нурлы булсын иде. Балалары, оныклары Рафаэль абыйга ялгыз тилмерергә ирек бирмиләр. Улы Рәфис хатыны Нурсинә белән бу йортта бер кыз, ике малай үстереп, белем биреп, олы тормыш юлына бастырдылар. Ә аларның кызлары Ләйсән бабасына кечкенә оныкчыгы Камилне бүләк итте. Бу бәләкәч инде 4нче буын вәкиле. Рафаэль абыйның оныклары сигезәү: 3 кыз бала һәм 5 ир бала. Алар шәһәрдә яшәсәләр дә, Заиткинога еш кайталар. Бабаларын бик хөрмәт итәләр. Ралиясе белән еллар буе тоткан уразаларны ул хәзер килене Нурсинә һәм улы Рәфис белән дәвам итә. Олы яшьтә булса да, Рафаэль абыйның уенда, күңелендә, йөрәгендә илебезгә, динебезгә карата бик тирән мәхәббәт яши.

Минем шигыремне игътибар белән укысагыз, мәкаләмнең героен да, аның туган авылына булган мәхәббәтен дә күзаллый алырсыз, дип ышанам.

Туган авылымны һич

  онытмыйм:

Урамнарын, Янга буйларын.

Мәңгелеккә йөрәгемдә минем

Яшь гомерем, бала

  булганым.

Көтү көтә идек болыннарда,

Иртәләрен соңга калганда,

Яшьлегебез үтте – сизми

  калдык,

Сызылып аткан алсу

  таңнарда.

Язгы сулар ага дәрьяларга,

Никтер яшереп бездән

  серләрен.

Агым сулар кебек яшьлек

  үтте,

Һич кайтармый үзенең

  күргәнен.

Без дә үстек, ахры, олыгайдык,

Чәчләр сирәкләнде, агарды.

Күбебез юк инде арабызда,

Ахирәткә озаттык аларны.

Калганыбыз йөри

  мәчетләргә,

Яшүсмерләр килә бик сирәк.

Яшь буынның типсен динле

  йөрәге,

Камил акыл, нурлы йөз кирәк.

Хәзер күрешәбез

  намазларда,

Мәетләрне озаткан

  чакларда,

Көч куябыз динне куәтләргә,

Дошманнардан илне

  сакларга.

Бүген безнең гает

  бәйрәмебез,

Шатлыгым зур сезне

  күргәнгә.

Аллаһының рәхмәте яусын

  иде,

Динебезне хөрмәтләп

  килгәнгә.

Рафаэль абый безнең мәчеткә йөрүчеләр арасында иң олысы. Аңардан бераз яшьрәк Вагыйз абый Әхмәдиев һәм өченче урында мин.

Әсхәт ГАЙНЕТДИНОВ.

Челно-Вершины авылы, Челно-Вершины районы.