Домой Поздравления «Тормыш тәҗрибәгез үрнәк булсын иде»

«Тормыш тәҗрибәгез үрнәк булсын иде»

0
«Тормыш тәҗрибәгез үрнәк булсын иде»

Иске Фәйзулла авылы имамы Габделхак Мәхмүт улы Халитов 5 июльдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга килгән кунаклар арасында мөфти Талип хәзрәт Яруллин һәм “Нур” мәдрәсәсе ректоры Али Сөләйманов та бар иде.

Габделхак Мәхмүт улы Халитовның бөтен гомере туган авылында үткән. Яшь чагында колхозда эшләгән – атлар да караган, техниканы да яраткан, җитәкче урыннарда да сынатмаган, бигрәк тә агач эшкәртүгә һәвәслеге зур булган. Авылдашларының сүзләренә караганда, ярты авылның өйләре аның оста куллары белән төзелгән. Шуңа да Габделхакның авторитеты гел югары була: аның киңәшләрен олысы да, кечесе дә игътибар белән тыңлый һәм колагына киртләп куя.

1987 елда дингә ирек бирелә башлагач, Габделхак абзый, табигый рәвештә, имам булып китә. “Бисмилла әби” дигән кушаматы булган әнисенең изге догалары Аллаһыга барып ирешкән, күрәсең.

Ләкин 1991 елга кадәр Иске Фәйзулла авылында мәчет булмаган: үткән гасырның 30нчы елларында ишелгән ике мәчетнең берсен җир белән тигезләп киткәннәр, икенчесен сүтеп, бүрәнәләрен мәктәп йортына күчереп, остаханә оештырган булганнар. Шуңа күрә Габделхак ага җомга намазларына халыкны үз өенә чакырып намаз укыта. Ә авыл өенә күпме кеше сыя инде?! Шуңа күрә 90нчы елларда мәчет төзү эшләрен дә үз кулларына ала. Ул вакытта инде мәктәп остаханәсе бушап калган була, һәм халык, түрәләрдән рөхсәт алып, остаханә бүрәнәләрен сүтеп, үз урынына ташып, иске бүрәнәләрдән кабат мәчет күтәреп куялар.

Габделхак Мәхмүт улы әлеге мәчетнең имамы буларак менә инде 35 ел дәвамында халкына хезмәт итә: балаларга исем куша, яшьләргә – никах, вафат булганнарга – җеназа намазлары укый, авыл яшьләрен һәм картларын дингә өнди, рухи байлыкларын арттыру өстендә эшли. Үткән елны Иске Фәйзулла халкы әлеге мәчетне “Габделхак мәчете” дип атарга карар кылалар һәм бу эшне башкарып та чыгалар.

– Һәр кеше Җир йөзендә үз эзен калдырып китә, – дип башлады котлау сүзен мөфти Талип хәзрәт Яруллин. – Яхшы эзме ул, начармы, кешенең үзеннән тора. Габделхак бабай яшьтән үк дин юлын сайлаган, авылдашлары күңеленә дә дин орлыклары салырга тырышкан. Бу бик катлаулы һәм җаваплы вазифа. Габделхак хәзрәт, инде олы яшендә булуына карамастан, халкына хезмәт итүне әле дә дәвам итә. Хәерле исәнлекләр, озын һәм бәхетле гомер телик үзенә.

Губернатор да, Габделхак Мәхмүт улының казанышларын югары бәяләп, котлау хаты җибәргән. Аны Али хәзрәт Сөләйманов укып үтте. Анда мондый сүзләр дә бар иде: “Ышанам, Сезнең акыллы киңәшләрегез һәм тормыш тәҗрибәгез башкаларга да үрнәк булып хезмәт итәр, яшьләрне милли һәм дини традицияләрдә тәрбияләр”.

(Җәмигъ мәчете пресс-хезмәте)