Домой Жизнь татар Татары в регионе Хезмәтеннән тәм табып яши

Хезмәтеннән тәм табып яши

0
Хезмәтеннән тәм табып яши

Тормышта һәркем үз икмәген үзе таба. Бу беркемгә дә җиңел генә бирелми. Похвистнево районы, Гали авылының иҗади һәм иҗтимагый тормышына кагылышлы җитди мәсьәләләрне, татар телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклауда иганәче егетләребезнең өлеше зур. Ә алар безнең авылда күбәү. Шуларның берсе – Халит Шәйхулла улы Йосыпов.

Шәйхулла һәм Әнисә Йосыповлар дөньяга дүрт бала китергәннәр. Кызганычка, икесе сабый чакта ук үлеп киткән. 1974 елда 48 яшендә әтиләре дә үлеп китә. Халиткә ул вакытта 14 яшь кенә була. Малай кешегә әтинең иң кирәк чагы. 10 сыйныфны тәмамлагач, Халит шоферлыкка укып кайта һәм колхозда эшли башлый. Ленинград өлкәсендәге ракета гаскәрләрендә ике ел хезмәт итеп кайткач, Куйбышев авыл хуҗалыгы институтында югары белем ала, авылда агроном булып эшли.

Халит 1985 елда Дания исемле авылдашына өйләнеп, матур гына гаилә корып җибәрәләр. Дания педагогия училищесын тәмамлап, озак еллар балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде. Аллы-артлы өч уллары – Рөстәм, Ислам, Рамазан тудылар. Алар да әниләре кулы астында шул ук балалар бакчасында үстеләр.

Ә Халитнең эшләмәгән эше калмый. Елдан-ел дәрәҗәсе арта гына бара. Чөнки аның булдыклылыгы, зирәк акылы һәр эшкә дә сәләтле булуы, гаделлек, кешелеклелек сыйфатлары аңа этәргеч булып тора, башлаган һәр эшен уңышлы башкара ул. Берничә ел сельпо рәисе дә булып эшли, аннан, колхоз таркалганчыга кадәр, колхоз рәисе вазифаларын башкара, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый. Бераз уйланганнан соң 2007 елда үз эшен ачып җибәрә.

Аның әнисенең әтисе Гариф мулла – репрессия корбаны. Солтангол авылы җирләре элек аның бабасыныкы булган. Колхоз таралгач, Халит Стюхино һәм Солтангол авылларының 2500 гектар җирләрен эшкәртергә алына. Шулай итеп, ата-бабаларының җире кире үзләренә, оныгына әйләнеп кайта. Хәзер ул анда иген, көнбагыш үстерә.

– Техника барысы да үзебезнеке, алар һәрвакыт төзек, Аллаһыга шөкер. Кыш көне кул астында унбишләп кеше эшләсә, җәен алар саны утызга җитә.

Халыкка пай җирләре өчен бишәр центнер иген бирәм. Алар канәгать, рәхмәт әйтеп торалар. Эш хакын вакытында түләп барам. Ике авыл арасында юл, күпер салдырдым. Авыл урамнарын, паркларны җыештырып торабыз. Администрациягә дә ярдәм итәм – түбәсен алыштырдым. ФАП төзүдә ярдәм иттем, ут чыбыкларын алыштырттым. Ике авылда да складларым бар, иске йортлар сатып алып ике авылда да офислар ачтым, – дип сөйли Халит.

Солтанголдагы офисына Кәүсәр белән мине дә алып килде. Безгә экскурсия оештырды. Шундый матур, заманча итеп эшләткән, шәһәр йортлары бер якта торсын. Коръән хафиз Абдулвахит (хәзер икенче мәхәлләдә имам булып эшли) зур шамаил бүләк иткән, Коръән укып киткән. Ул «монда мөселман кешесе яши» дигәнне аңлатып, түрдә эленеп тора. Тарихка кереп калсын өчен, бик матур итеп «Султангулово» дигән мемориаль такта ясаткан. Анда күпме кеше сугышка киткән, күпмесе әйләнеп кайткан, хәзер күпме кеше яши – барысы да теркәлгән.

– Кар эрегәч элеп куярбыз, Аллаһы теләсә, – ди Халит.

Шаккатырлык эшләр башкарып ята ул чуваш авылында. Үзенең туып-үскән авылына да, дини мәҗлесләргә, барлык бәйрәм чараларына да үзеннән өлеш кертә. Үзе катнашкан чараларда халыкка үз күңелендәге иң матур хисләрен җиткереп, теләкләрен әйтеп котлый.

Алар бабаларыннан килгән бик тә дини тәрбиядә үскән кешеләр. Күп еллар барлык Сабантуйларында, чит төбәкләрдә дә гер күтәрү буенча беренчелекне бирми, Рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр алып тора. 2016 елда «Мужчина года» бәйгесендә «Благотворительность» номинациясендә җиңүче дип табылды. Эш буенча алган бөтен күпсанлы Мактау хатлары да офисында тәртип белән саклана.

Халит озак еллар икенче мәхәллә мәчетендә рәис вазифасын башкарып килә. Мулла, картлар белән киңәшләшеп, авыруларга, мохтаҗларга ярдәм итә.

Олы уллары гаиләле, Самарада яши, бер оныклары үсеп килә. Ә Ислам хәрби хезмәттән кайтты, укуын дәвам итә. Ислам да, Рамазан да әтиләре белән эшлиләр.

Аларның өйләре биегрәк урында урнашкан. Шуңа күрә урам, ишек аллары чәчәкләргә күмелеп утыра. Ниндиләре генә юк анда! Дания аларны почта аша алдырып үстерә. Үткән кеше, менә кая икән ул җәннәт, дип сокланып үтә.

Дания бүгенге көндә хуҗабикә. Аш-суга бик уңган. Дания белән Халитнең апасы Наиләнең бер бик зур хыялы бар икән – хаҗга бару. «Аллаһы насыйп итсә, шушы чирләр беткәч, барабыз», – диләр алар.

Бу гаиләдә бер-берсен ярату, хөрмәт итү бар. Аларның икесенең дә уй-фикерләре уртак, тормышлары түгәрәк. Алар күпләргә үрнәк. Халит төпле фикерле, ихластан янып, тормышыннан ямь, хезмәтеннән тәм табып яши торган кеше.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.