Алтын тауда – Әлифба

0
48

Зәңгәр тышлы Әлифбаны хәтерлисезме икән? Тышлык рәсемендә букча тоткан ак алъяпкычлы кыз мәктәпкә бара, янәшәсеннән көчек йөгерә. Бер караганда, инде тарих битләренә кереп калган күренеш кебек. Әмма бүген дәреслекнең авторы Сәләй ага Вәгыйзовның (ул аны хәләле Рәмзия апа Гыйләҗева белән бергәләп эшләгән) туган җире – Самара өлкәсенең Камышлы районындагы Татар Байтуганы авылында торгызылган музей-йортта эш кайнап тора.

Санап бетерерлек түгел

Сәбәпләре дә бар. Беренчедән, бу байлыкны оештыручы Нурания ханым Абзалова күптән түгел музейлар буенча Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән бәйгенең «Музей-мемориал» номинациясендә җиңү яулады. Икенчедән, авыл буенча берәмтекләп экспонат җыюдан башланган эшкә, ягъни музей-йортның сафка басуына биш ел вакыт үтеп киткән икән. Үзенә күрә кечкенә генә юбилей. Анысын да бик матур үткәргәннәр: Сәләй ага белән Рәмзия апа рухына Коръән укытканнар. Төрле җирләрдән кунаклар да күп килгән.

– Шушы еллар эчендә музей-йортта 7228 кеше булды, – дип үзенчә исәп-хисап ясый Нурания ханым. – Галимнәр, депутатлар, укытучылар, студентлар, сугыш ветераннары, журналистлар, артистлар – нинди генә һөнәр ияләре аяк басмаган икән Байтуганга. Хатирәләргә бирелеп, вакыт-вакыт тәкъдимнәр кенәгәсен актарырга яратам мин. Бөтен истәлекләр шунда җыелган бит инде. Кайлардан гына килмәгәннәр: Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Сочи, Ульяновск, Чаллы, Самара, Уфа, Нижневартовск, Төмән, Оренбург, Тольятти, Сургут, Карачай-Черкес Республикасы… Кыскасы, санап бетерерлек түгел.

Байтуганда хәзер бер матур йола да яшәп килә: яшь парлар никахлашу, туй көннәрендә барча кунаклары белән музей-йортка юл тоталар. Беренче шундый пар Гөлия белән Филат Мингалиевлар була. Изге Әлифбадан юл алган бу гаилә быел агач туйларын билгеләп үткән. Әминә белән Дамир исемле ике бала үстерәләр.

– Без кунакларны музей-йорт янәшәсендәге коены сөлгеләр белән бизәп, тулы чиләкләр белән, бал һәм бавырсак каптырып каршы алабыз. Бик куаналар: авылда әби белән бабай янында кунакта булган кебек, диләр. Яшьләргә Сәләй ага белән Рәмзия апаның ачы язмышы турында сөйлибез. Үзенчә анысы да тәрбия дәресләре кебек бит инде, – ди Нурания ханым.

Йөрәгемне балаларга бирәм

Югыйсә Нурания ханым үзе дә белмәгән, авыл халкы да онытыбрак җибәргән була Сәләй ага хакында. Арада авыр еллар – ятимлек, Бөек Ватан сугышы, дошманга әсирлеккә эләккән өчен ГУЛАГка сөрелү, ике бала белән янына барган өчен Рәмзия апаның эштән куылуы, срогын бетереп чыккач та, Сәләй аганың эш таба алмый йөдәве, тагын әллә ниләр…  Шулай булса да, сынмаган-сыгылмаган алар, гомерләре буена балалар өчен дәреслекләр иҗат иткәннәр. Димәк, йөрәк җылысы меңнәрчә балага җиткән.

Нурания ханым авылдашы турында очраклы гына ишетә. Медицина хезмәткәре буларак, район үзәгенә эш белән килеп чыккач, ТНВдан хәбәрләр карый. Шунда Сәләй аганың Арчада үткәрелгән юбилее турында сөйлиләр. Әлифба авторының Байтуганнан икәнлеген ишеткәч, гаҗәпләнүенә чик-чама булмый. Авылга кайткач, сорашып карый. Ятим малайны хәтерләүчеләр була әле, ә менә аның Әлифба авторы икәнлеген беркем дә белми. Нурания ханым туктап калмый, эзләнүләрне дәвам итеп, Арча көллиятенә хат язып сала. Сәләй ага ул чакта исән, әмма бик олы яшьтә була инде. Күп уйлап тормый, ире белән Арчага юл тота. Очрашалар, туйганчы бер сөйләшәләр. Сәләй ага, авылдашларым онытмаган икән бит, дип бик шатлана. «Минем йортым ни хәлдә икән?» – дигән сүзләр белән озатып кала. Хәрабәләр генә калган була шул мәчет янындагы бу нигездә. Нурания ханым ни дип җавап бирергә дә белми. Уйланып йөри торгач, ныклы бер карарга килә: шушы урында музей оештырырга. Сүзне үтәү бик җиңел булмый, әлбәттә. Әмма ул җиңеп чыга.

Алтын тауда – Әлифба

Музей эше азрак җайга салынгач, Нурания ханым башында тагын бер идея туа. Байтуган – ул тауларга бай дигән сүз. Әнә шул ерактан күренеп торган, Сәләй ага гел сагынып яшәгән тауларның берсенә – Алтын тау башына Әлифба сүзен яздырып куясы килә аның. Ерактан күреп, белеп торсыннар, дип уйлый. Теләк булгач, теләктәш тә табыла. Шулай бервакыт музейда мәктәп балалары белән Әнвәр Давыдовның 100 еллык бәйрәмен үткәрәләр. Кунакка Самарадагы «Туган тел» оешмасы президенты Ильяс Шәкүров та килә. Нурания аңа уй-хыялларын җиткерә, ярдәм итүен сорый. Нәтиҗәдә Алтын тау башында «Әлифба» пәйда була.

– Бу – Әлифбага һәйкәл кебек, – дип шатлана Нурания ханым. – Кыш көне хәрефләргә ак кар бөртекләре төшә, кайчак бәс белән каплана. Ерактан елтыр-елтыр килә. Ак төстә булгач, кара көз

көннәрендә маяк кебек янып тора. Әйтерсең лә, юл күрсәтә. Без аны хәзер Әлифба тавы дип йөртәбез. Бу һәйкәлне ачу тантанасына 28 төбәктән 500ләп кеше килгән иде. Балалар татарча шигырьләр сөйләделәр. Кунакларны татар ашлары белән сыйлап, хуш исле бал белән күмер самавырларыннан чәй эчерттек. Авыл халкы өчен дә зур бәйрәм булды ул. Гармун моңнарын тыңлап, биешеп, җырлашып мәш килделәр. Елашып та алдылар. Бер тапкыр Сәләй аганың улы Камил абый белән шул тауга җиләккә дә барган идек. Бик күп истәлекләр сөйләде. Ул әтисен беренче тапкыр 6 яшендә күргән. «Әти миңа Байтуганның җиләкле аланнары турында сөйли иде дә, күзләре яшьләнеп: «Әй, мин сиңа ни дип сөйлим инде, барыбер бервакытта да кайта алмассың, күрә алмассың инде син аларны», – дип әйтә иде. Әтиемнең бик күрәсе килде туган авылын. Тауларны, урам-тыкрыкларны берәмтекләп искә алып утыра иде. Аның монда кайта алмавы репрессиягә кагылышлы мөнәсәбәтләргә бәйле иде, аннан олыгаеп, сәламәтлеге какшап китте», – дип искә ала ул.

Кайта Камил абый, Нурания ханым чакыруы буенча дүрт тапкыр була әтисенең туган авылында. Музейга дип шактый гына экспонатлар да тапшыра.

…Нурания укырга кергән елны Татар Байтуганында татар мәктәбен ябалар. Укучылар, елый-елый, Рус Байтуганындагы рус мәктәбенә юл тоталар. Әмма авыл татарлыгын югалтмый. Элек тә шулай булган. Әлифба музей-йорты эшләп торгач, хәзер инде бигрәк тә. Бәлки безгә телебезне, гореф-гадәтләребезне югалтмас өчен, чыннан да, халыкны магнит кебек тартып торучы шундый урыннар, Нурания кебек актив кешеләр җитешеп бетмидер.

Фәния Әхмәтҗанова

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here