Хушлашу сүзе.

0
Хушлашу сүзе.

Узган төн озакка сузылган авырудан соң  Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, өлкәнең беренче халык артисты,техник фәннәр кандидаты, бик күп орден һәм медальләр иясе танылган “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең оештыручысы һәм алыштыргысыз җитәкчесе Илгиз Исмаил улы Колючев вафат булды.

Хушлашу  Самара шәһәрененең Управление бистәсендәге Париж Коммунасы урамында булачак  (21 нче йорт, 88 нче фатир).

Мәрхүм  бүген 10 мартта, көндезге намаздан соң Мехзавод зиратында җирләнәчәк.

Аллахтан киләбез, Аллахка кайтабыз.. Мәрхүмнең рухы шат,урыны фирдәвес җәннәтләрендә булсын.

Самара халкы, татар җәмәгатьчелеге исеменнән мәрхүм туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Илгиз әфәнде Колючевның якты истәлеге безнең күңелләребездә озак сакланыр!

Бөтендөнья татар конгрессының  Милли Шура әгъзасы, өлкәнең “Дуслык”  иҗади – иҗтимагый оешмасы  президенты Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев.