Домой Жизнь татар Хыяллар чынга аша

Хыяллар чынга аша

0
Хыяллар чынга аша

Октябрьнең соңгы якшәм­бесендә автомобиль йөртү­челәр көнен билгеләп үтәбез. Бу һөнәр барыбызга да кагыла, чөнки бүгенге тормышны автомобильсез күз алдына китереп тә булмый. Әле безнең балачакта җиңел машина да сирәк кешедә генә була иде. Хә­зер инде һәр гаилә әгъзасы үзенә аерым автомобиль сатып алырга ашыга. Ә авыл кешеләренең йортында икешәр-өчәр төрле техника басып тора… Чыннан да, техника кеше тормышын бермә-бер җиңеләйтә.

Автомобиль транспорты хезмәткәрләре халык их­тыяҗларын тәэмин итү буенча авыр һәм мактаулы эш башкаралар. Юл куркынычсызлыгы һәм хәвеф-хәтәрсезлеге руль артында утырган кеше кулында. Алардан зур игътибарлылык, саклык таләп ителә.

Машина йөртүне һөнәр итеп сайлаучылар өчен ул, гомумән, яшәү рәвеше. Минем героем да балачактан техникага, машиналарга мөкиббән киткән кеше.

Күпләргә югары квалификацияле фотограф буларак таныш булган Әнәс МИНГАЛИЕВ Самара өлкәсенең Елховка районы, Тупли авылында Насыйбулла һәм Рәйсә Мингалиевларның беренче шатлыгы булып дөньяга туа. Әтисе колхозда тракторчы, слесарь-механик булып эшли. Шулай ук Насыйбулла абзыйны бик уңган балта остасы буларак та беләләр. Олы уллары Әнәс бик иртә кул арасына керә башлый. Әтисе аны акрынлап үзе белгән һөнәрләренә өйрәтә. Бура бурау дисеңме, машина, трактор, комбайн төзәтү дисеңме – малай һәрвакыт әтисе янында. Нинди генә эшкә алынмасын, Насыйбулла абзыйның осталыгына сокланып туймассың. Әнәс тә, нәрсә эшләсә дә, бөтенесен төгәл һәм асылына төшеп башкарырга күнеккән.

– Балачак дустым Ринат Арифуллин белән “машина-машина” уйнаганда, мин һәр­вакыт автобус йөртүче була идем. Үсеп җиткәч тә, нәкъ менә шушы һөнәрне сайлаячакмын, дип уйлаган идем, – дип елмая әңгәмәдәшем. – Кешеләрне автобус­ка утыртып, ерак сә­фәрләргә, башка шәһәрләргә алып барырга, урман-кырлар аша, табигать гүзәллегенә соклана-соклана, озын юллар буенча җилдертергә хыяллана идем.

Колхозлар чорында авыл балаларына хезмәт эшчән­леген бик иртә башларга туры килә иде. Әнәс тә, алтынчы сыйныфны тәмамлагач, җәен урып-җыю эшләрендә катнаша башлый. Менә шул вакытта ул беренче тапкыр трактор руленә кагыла. Тәҗрибәле абзыйлар, малайның техникага хирыс булуын күреп, трактор йөртергә өйрәтә башлыйлар. Сәләтле егет бу һөнәрне бик тиз үзләштерә, әмма мәктәпне тәмамлагач, Куйбышевның трамвай-трол­лейбус идарә­сендә слесарьга укый.

– Армиядә хезмәт иткәндә машина йөртүче иптәшләремә кызыгып карый идем. Бервакыт шулай үземә дә йөк машинасы руле артына утырырга туры килде. Алдыма куйган бурычны бер дә авырсынмыйча, җиңел генә башкарып куюыма үзем дә гаҗәпләндем. “Юкса, мин әйбәт кенә машина йөртүче булып китә алганмын бит, әй. Шәп шофер килеп чыккан булыр иде миннән”, – дип шаярып куйдым ул чакта.

Еллар уза торды. Мин гаилә корып, малай белән кызымны үстереп, көндәлек мәшәкатьләргә күмелеп яшәп ятканда, үзем дә сизмәстән, машина йөртүчеләр әзерләүче курсларга барып эләктем. Шулай итеп, балачак хыялым чынга ашырга тиеш икәненә ышана башладым. Таныклыкны кулыма алып чыккан атнада ук яңа һөнәрем буенча эшли дә башладым. Үз канаты астына алып, миңа ышанып, тәҗрибә тупларга мөмкинлек биргәне өчен Җәмил ага Вәлиуллинга олы рәхмәтләремне җиткерәсем килә, – ди Әнәс абый.

Чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәнеп, башлаган һәрбер эшне җиренә җиткереп башкарырга күнегеп үскән авыл егете, күптән хыялланган һөнәренә җиң сызганып алына. Автобус йөртүче булмаса да, аңа төрле оешма җитәкчеләрен, гади хезмәткәрләрне йөртергә туры килә. Аның машинасы һәрвакыт әле генә конвейердан төшкән кебек ялт итеп тора, ә үзе тиешле урында дикъкатьле тыңлаучы яки мәгънәле әңгәмәдәшче дә була белә. Шуңа күрә дә, менә инде күп еллар ул җиңел машина йөртүче булып хезмәт итә. Җитәкчеләре Әнәс абыйны лаеклы ялга озатырга ашыкмыйлар, чөнки бүген аның кебек кешелекле, тырыш, үз эшен белеп, яратып эшләүче шоферлар яшьләр арасында сирәк күренеш.

Әнәс абыйның тагын бер мавыгуы, шулай ук балачактан яратып башкарган шөгыле турында әйтеп узмыйча булдыра алмыйм. Балачагы табигать кочагында, урман-кырларда уйнап, су буйларында балык тотып үскән кеше, һәркайда, һәрнәрсәдә матурлыкны, гүзәллекне күрергә сәләтле булып үсә. Әнәс абый да шундыйларның берсе. Ул көндәлек ыгы-зыгы арасында гади, күзгә күренмәгән матурлыкны күреп алып, үзенең фотографияләрендә сакларга тырыша. Әлеге шөгыле аны туксанынчы еллар башында “Бердәмлек” газетасына фотокорреспондент сыйфатында китерә. Ул бүгенге көнгә кадәр безнең газетабызда штаттан тыш фотохәбәрче булып эшли. 

– Шәһәрара командировкалар да еш булгалый. Шофер һөнәренең шул ягы аеруча ошый. Трассага чыгасың да, юл буендагы гүзәллеккә соклана-соклана, элдертәсең. Аеруча язгы чәчәкле чорны һәм алтын көзнең моңсулыгын яратам. Табигать матурлыгын күреп, сулышым кысылып куя, йөрәк күкрәкне ватып чыгарлык булып тибә башлый. Андый вакытларда машинамны юл кырыена туктатам да фотоаппаратымны алам, – ди романтик күңелле шофер.

Фотография белән мавыгу тышкы гүзәллекне генә түгел, кешенең эчке дөнья­сын да күрә белергә өйрәтә, минемчә. Әнәс абый ясаган портретлар, картиналар кебек үк, кешенең эчке халәтен дә чагылдыра. Сер итеп кенә, ул үзенең тагын бер хыялы турында сөйләде:

– Өлкәбезнең татарлар яшәгән бөтен авылларында булып, анда яшәүче кешеләр белән танышып, аралашып, аларның фотосурәтләрен бер зур җыентык итеп туплыйсы иде. Чөнки һәр төбәкнең үз характеры, үз үзенчәлекләре бар. Әмма бу әлегә чираттагы хыял гына…

Аллаһы Тәгалә сезнең бу хыялыгызны да чынга ашырырга насыйп итсен, Әнәс абый.

Барлык машина йөртү­челәрне һөнәри бәйрәм­нәре белән котлыйбыз һәм руль артындагыларның һәркайсына ныклы сә­ламәтлек, гаилә бәхете, хәвеф-хәтәрсез һәм имин юллар телибез!

Эльмира Сәйфуллина.

Бердэмлек