Җиңү көне – һәркем өчен кадерле һәм зур бәйрәм. Ел саен без бу көнне зур дулкынлану белән көтеп алабыз. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле еллары ерагая барса да, кешеләр күңелендәге җәрәхәтләр, яралар һаман да төзәлми…
Быел коронавирус Җиңү көне белән бәйле чараларга шактый үзгәрешләр кертте. Әмма яңа режим Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилеен бәйрәм итәргә комачаулый алмады. Бөтен ил, коронавирус салган чикләүләргә карамастан, Җиңү көнен киң билгеләп үтте. Еллар буе яшәп килгән гадәтләр дә онытылмады, яңа форматлар да туды. Мәсәлән, быел онлайн-режимда узган «Үлемсез полк» акциясендә 3 миллионлап кеше катнашты. Социаль челтәрләрдә дистәләгән флешмоблар, сугышка багышланган онлайн-күргәзмәләр оештырылды. Шулай итеп, коточкыч дәһшәтле сугышта һәлак булган ата-бабаларыбызны быел яңа форматта искә алдык.
Самара өлкәсендә дә, фронтовиклар бәйрәм атмосферасын тулысынча тойсын өчен, күп көч куеп, ветераннарны котлауга быел аеруча игътибар бирелде, бер фронтовик та игътибарсыз калмады. Волонтер милләттәшләребез Альбина Мингалиева һәм Сабир Галимуллинга аерым рәхмәт белдерәбез. Алар сугыш ветераннарын өйләренә барып котладылар. Бөек Ватан сугышында катнашкан, бүгенге көндә исән-сау булган Фатыйх Шәрәповка, Гомәр Хәлиулловка, Хәмзә Мингалиевка, Әмир Яппаровка, Әхмәтсәгыйрь Газизовка, Мөдәррис Шәяхмәтовка, Мингариф Җамалетдиновка һәм Алексей Кузинга чәчәкләр һәм азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Шулай ук яшьләр ветераннарның хәл-әхвәлләре белән һәм нинди дә булса ярдәм кирәкмиме, дип кызыксындылар. Сугыш ветераннары бик шатланып Сабир һәм Альбинага игътибар һәм кайгыртучанлык өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Барлык ветераннар өчен акчалата һәм матди бүләкләрдән тыш, музыкаль котлаулар да әзерләнгән иде. Артистлар һәм волонтерлар ветераннар яшәгән йорт ишегалларында концертлар оештырдылар. Алай гына да түгел, сугыш ветераннары госпитале йортында блокадалы Ленинградка азык-төлек ташыган легендар ЗИС-5В машинасы куелган иде. Монда дәваланучы Советлар Союзы Герое Владимир Чудайкинга һәм башка ветераннарга губернатор Дмитрий Азаров махсус музыкаль бүләк тапшырды. Ул, «Волжские казаки» ансамбле солистларына кушылып, ветераннарга багышлап җыр җырлады.
Куйбышев – сугыш елларында фашистлар Германиясен җиңүгә аерым өлеш керткән шәһәр ул. Безнең төбәк фронт өчен Җиңү кораллары җитештерүче дә, илнең запас башкаласы да булып торган. Шуңа күрә Самара өлкәсенә бу бәйрәм аеруча якын. Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү губернатор Дмитрий Азаровның, Самара башлыгы Елена Лапушкинаның һәм генерал-лейтенант Андрей Колотовкинның Мәңгелек ут янына чәчәкләр салудан башланды. Шулай ук губернатор һәм шәһәр башлыгы иҗтимагый оешмалар һәм ветераннар инициативасы белән яңа ачылган«Маршаллар аллеясы»на да чәчәкләр куйдылар.
Быел да, гадәттәгечә, 9 Май хөрмәтенә өлкә башкаласында һава парады узды. Самара өстенә Ми-2 һәм Ми-8 вертолетлары, Су-34 һәм Су-24М бомбардировщиклары, Ту-95 МС «Самара» һәм Ту-160 «Николай Кузнецов» ракетайөртүчеләре күтәрелделәр.
Көн уртасында губерниядә «Үлемсез полк» акциясе башланды. Инде традициягә әверелгән чара да үзенчәлекле узды – Самара халкы, фронтовик туганнары портретларын тотып, балконнарга чыктылар, ачык тәрәзәләрдән күрсәттеләр. Акциягә Самара өлкәсе хөкүмәте дә кушылды. Бинаның тәрәзәләре Самара өлкәсендә туып-үскән Советлар Союзы Геройлары портретлары белән бизәлгән иде. «Без Россия халыкларын берләштерә торган акциягә кушылдык. Бу – изге бәйрәм һәм «Үлемсез полк» акциясе барыбыз өчен дә изге», – дип билгеләп үтте губернатор Дмитрий Азаров.
Кичке сәгать сигездә Самара өлкәсе Бөек Ватан сугышында һәлак булган ватандашларыбызны бер минут тынлык белән искә алды, бу вакытта барлык телеканаллар һәм радиостанцияләр аша «Җиңү көне» җыры яңгырады. Төбәк халкы аны, үз өйләрендә яки балконнарына чыгып, артистларга кушылып җырладылар. Ә караңгы төшкәч, «Җиңү уты» акциясе башланды. Губерна халкы, һәлак булган геройлар истәлегенә тәрәзәләрдә фонарьлар, шәмнәр кабызып, сугыштан кайтмаган туганнарын искә алдылар.
Өлкә авылларында да Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары матур итеп һәм зур тырышлык белән оештырылган иде. “Үлемсез полк”, “Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә агач утырту”, “Җиңү тәрәзәләре”, “Өйдә җырла”, “Балаларга сугыш турында укыйбыз”, “Җинү рәсеме” кебек акцияләрдә авыл халкы бик теләп катнашты.
Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов һәм Иске Ярмәк җирлеге башлыгы Минсәгыйть Шәйхетдинов тырышлыгы белән Яңа Ярмәк авылы мәктәбе каршында сугыш ветераннарына багышланган яңа һәйкәл куелды. 9 май көнне иртәдән кичкә кадәр урамда хәрби-патриотик җырлар яңгырады. Кешеләр (билгеле, саклык чараларын үтәп), сугыш ветераннарының батырлыгын искә алып, тыныч тормышыбыз өчен рәхмәтләрен белдереп, яңа һәйкәл янына чәчәкләр салдылар. Шулай ук Яңа Мансур авылының Җиңү паркындагы стелла янына да чәчәкләр куелды.
Мәчәләй авылы паркында да йолдыз сыман яңа арт-объект урнаштырылды, көне буе сугыш еллары җырлары яңгырап торды. Авыл җирлегендәге оешмалар Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар хөрмәтенә куелган һәйкәл янына чәчәкләр салуда катнаштылар. Ә кичен бәйрәм салюты яңгырады.
Минемчә, быелгы Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилее безнең йөрәкләрдә аеруча озак сакланачак. Чөнки, беренчедән, ул гадәттәгечә узмады, ә икенчедән, теләсә нинди катлаулы хәлдә дә безнең халыкның бердәм булуын тагын бер кат исбатлады. Бернинди авырлыкларга да карамастан, бәйрәм булды. Әйе, башка елларга караганда, тыйнаграк үтте. Җиңү көне бәйрәм генә түгел, ул бит фронтта һәм тылда һәлак булганнарны искә алу көне дә. Бәлки, шулай тыныч һәм тыйнак кына үтәргә тиештер дә бу көн.
Эльмира Сәйфуллина.
Бердэмлек