Домой Жизнь татар Татары в регионе Җиңү бәйрәме шулай да була

Җиңү бәйрәме шулай да була

0
Җиңү бәйрәме шулай да була

Җиңү көне – һәркем өчен кадерле һәм зур бәйрәм. Ел саен без бу көнне зур дулкынлану белән көтеп алабыз. Бөек Ва­тан сугышының дәһшәтле ел­лары ерагая барса да, кешеләр күңелендәге җәрәхәтләр, яра­лар һаман да төзәлми…

Быел коронавирус Җиңү көне белән бәйле чараларга шактый үзгәрешләр кертте. Әм­ма яңа режим Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилеен бәйрәм итәргә комачаулый алмады. Бөтен ил, коронавирус салган чикләүләргә карамастан, Җи­ңү көнен киң билгеләп үтте. Еллар буе яшәп килгән гадәтләр дә онытылмады, яңа форматлар да туды. Мәсәлән, быел онлайн-режимда узган «Үлемсез полк» акциясендә 3 миллионлап кеше катнашты. Социаль челтәрләрдә дис­тәләгән флешмоблар, су­гышка багышланган онлайн-күргәзмәләр оештырылды. Шу­лай итеп, коточкыч дәһшәтле сугышта һәлак булган ата-бабаларыбызны быел яңа форматта искә алдык.

Самара өлкәсендә дә, фрон­товиклар бәйрәм атмо­сфера­сын тулысынча тойсын өчен,  күп көч куеп, ветеран­нарны котлауга быел аеруча игъ­тибар бирелде, бер фронтовик та игътибарсыз калмады. Во­лонтер милләттәшләребез Аль­бина Мингалиева һәм Са­бир Галимуллинга аерым рәх­мәт белдерәбез. Алар сугыш ветераннарын өйләренә ба­рып котладылар. Бөек Ватан сугышында катнашкан, бү­генге көндә исән-сау булган Фатыйх Шәрәповка, Гомәр Хәлиулловка, Хәмзә Мин­галиевка, Әмир Яппаровка, Әхмәтсәгыйрь Газизовка, Мөдәр­рис Шәяхмәтовка, Мин­гариф Җамалетдиновка һәм Алексей Кузинга чәчәкләр һәм азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Шулай ук яшьләр ветераннарның хәл-әхвәлләре белән һәм нинди дә булса ярдәм кирәкмиме, дип кызыксындылар. Сугыш ветераннары бик шатланып Сабир һәм Альбинага игътибар һәм кайгыртучанлык өчен рәх­мәтләрен белдерделәр. Бар­лык ветераннар өчен ак­чалата һәм матди бүләкләрдән тыш, музыкаль котлаулар да әзерләнгән иде. Артистлар һәм волонтерлар ветераннар яшәгән йорт ишегалларында концертлар оештырдылар. Алай гына да түгел, сугыш ветераннары госпитале йор­тында блокадалы Ленин­градка азык-төлек ташыган легендар ЗИС-5В машинасы куелган иде. Монда дәваланучы Со­ветлар Союзы Герое Владимир Чудайкинга һәм башка ве­тераннарга губернатор Дмит­рий Азаров махсус музыкаль бү­ләк тапшырды. Ул, «Волж­ские казаки» ансамбле солист­ларына кушылып, ветераннар­га багышлап җыр җырлады.

Куйбышев – сугыш елларын­да фашистлар Германиясен җиңүгә аерым өлеш керткән шәһәр ул. Безнең төбәк фронт өчен Җиңү кораллары җитештерүче дә, илнең запас башкаласы да булып торган. Шуңа күрә Самара өлкәсенә бу бәйрәм аеруча якын. Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү губернатор Дмитрий Азаровның, Самара башлыгы Елена Лапушкинаның һәм генерал-лейтенант Анд­рей Колотовкинның Мәң­ге­лек ут янына чәчәкләр салудан башланды. Шулай ук губернатор һәм шәһәр баш­лыгы иҗтимагый оешмалар һәм ветераннар инициативасы белән яңа ачылган«Маршаллар аллеясы»на да чәчәкләр куйдылар.

Быел да, гадәттәгечә, 9 Май хөрмәтенә өлкә башкаласын­да һава парады узды. Самара өстенә Ми-2 һәм Ми-8 вер­толетлары, Су-34 һәм Су-24М бом­бардировщиклары, Ту-95 МС «Самара» һәм Ту-160 «Ни­колай Кузнецов» раке­та­йөр­тү­челәре күтәрелделәр. 

Көн уртасында губерниядә «Үлемсез полк» акциясе башланды. Инде традициягә әверелгән чара да үзенчәлекле узды – Самара халкы, фрон­то­вик туганнары портретларын то­тып, балконнарга чыктылар, ачык тәрәзәләрдән күрсәт­теләр. Акциягә Самара өлкәсе хөкүмәте дә кушылды. Бинаның тәрәзәләре Самара өлкәсендә туып-үскән Советлар Союзы Геройлары портретлары белән бизәлгән иде. «Без Россия халыкларын берләштерә тор­ган акциягә кушылдык. Бу – изге бәйрәм һәм «Үлемсез полк» акциясе барыбыз өчен дә изге», – дип билгеләп үтте губернатор Дмитрий Азаров.

Кичке сәгать сигездә Са­мара өлкәсе Бөек Ватан сугышында һәлак булган ватандашларыбызны бер минут тынлык белән искә алды, бу вакытта барлык телеканаллар һәм радиостанцияләр аша «Җиңү көне» җыры яңгырады. Төбәк халкы аны, үз өйләрендә яки балконнарына чыгып, артистларга кушылып җыр­ладылар. Ә караңгы төшкәч, «Җиңү уты» акциясе башланды. Губерна халкы, һәлак бул­ган геройлар истәлегенә тәрә­зәләрдә фонарьлар, шәмнәр кабызып, сугыштан кайтмаган туганнарын искә алдылар.

Өлкә авылларында да Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйрәм чара­лары матур итеп һәм зур тырышлык белән оештырылган иде. “Үлемсез полк”, “Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә агач утырту”, “Җиңү тәрәзәләре”, “Өйдә җырла”, “Балаларга сугыш турында укыйбыз”, “Җинү рәсеме” кебек акцияләрдә авыл халкы бик теләп катнашты.

Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов һәм Иске Ярмәк җирлеге башлыгы Минсәгыйть Шәйхетдинов ты­рышлыгы белән Яңа Ярмәк авылы мәктәбе каршында су­гыш ветераннарына багышлан­ган яңа һәйкәл куелды. 9 май көнне иртәдән кичкә кадәр урамда хәрби-патриотик җырлар яңгырады. Кешеләр (билгеле, саклык чараларын үтәп), сугыш ветераннарының батырлыгын искә алып, тыныч тормышыбыз өчен рәхмәтләрен белдереп, яңа һәйкәл янына чәчәкләр салдылар. Шулай ук Яңа Мансур авылының Җиңү паркындагы стелла янына да чәчәкләр куелды.

Мәчәләй авылы паркында да йолдыз сыман яңа арт-объект урнаштырылды, көне буе сугыш еллары җырлары яңгырап торды. Авыл җир­легендәге оешмалар Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар хөрмәтенә куелган һәйкәл янына чәчәкләр салуда катнаштылар. Ә кичен бәйрәм салюты яңгырады.

Минемчә, быелгы Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилее безнең йөрәкләрдә аеруча озак сакланачак. Чөнки, беренче­дән, ул гадәттәгечә узмады, ә икен­чедән, теләсә нинди катлаулы хәлдә дә безнең халыкның бердәм булуын тагын бер кат исбатлады. Бернинди авыр­лыкларга да карамастан, бәйрәм булды. Әйе, башка елларга караганда, тыйнаграк үтте. Җиңү көне бәйрәм генә түгел, ул бит фронтта һәм тылда һәлак булганнарны искә алу көне дә. Бәлки, шулай тыныч һәм тыйнак кына үтәргә тиештер дә бу көн.

Эльмира Сәйфуллина.

Бердэмлек