Домой Жизнь татар Татары в регионе Җиңел сөякле, шат күңелле кеше

Җиңел сөякле, шат күңелле кеше

0
Җиңел сөякле, шат күңелле кеше

Хәбәрче заты Өлкәннәр көне алдыннан озын гомер кичергән кешеләрнең катлаулы тормышы, авыр эше, җиңүләре, гомере буена җыелган Мактау кәгазьләре, орден-медальләре турында язарга күнеккән. Ләкин бу юлы андый язма көтмәгез, бу юлы мин җиңел генә итеп “җиңел” кеше турында язарга телим. “Җиңел” кеше нинди була ул, дип сораучылар да булыр, бәлки. Нәкъ менә Нәкыйп абый Гатин кебекләр инде!

Мин Нәкыйп абый белән күптән таныш булсам да, холык-фигылен бөтенләй дә белмәгәнмен икән. Ул редакциягә йөгерә-йөгерә килеп керә дә, тиз-тиз генә йомышын йомышлап, хәлебезне сораша да, җил-җил атлап, чыгып та китә. Җиңел сөякле, чандыр гәүдәле булганга шулайдыр, дип уйлый идем. Бәлки, анысы да бардыр. Ләкин 82 яшендә кешегә ниндидер ыспайлык, эрелек керергә тиеш бит инде. Аптырагач, сорап куйдым:

– Нәкыйп абый, чынлап та сезгә 82 яшь тулдымы әле?

– Ничәнче елгы әле мин? Кырыгынчы бугай. Ай Аллам, шулай ук мыни! Мин әле тулмаган дип уйлый идем. Тулган икән шул, – дип, гаҗәпләнү хисе тулы күзләрен миңа күтәрде.

– Сөбханалла, әнә ничек шәп йөрисез, сөякләрегез дә сәламәт, күңелегез дә көр.

– Ә ничек йөрергә кирәк? Әкрен барсаң, барып җитә алмыйсың бит!

– Һаман шаяртасыз, Нәкыйп абый. Өлкәннәр көне алдыннан өйрәтегез әле безнең газета укучыларын, туксанга исән-сау булып килеп җитү өчен ничек яшәргә кирәк?

– Кызым, белмим шул, ничек яшәдем соң әле? Спорт белән өйләнгенче 1-2 ел шөгыльләнеп караган идем, аннан вакытым булмады: эшләдек, ике малай үстердек, анда-монда күченеп йөрдек. Мәшәкатьле иде тормыш без яшь чакта.

– Нинди күченүләр булды соң шул хәтле?

– Менә үзең уйлап кара: безнең бабайларны 1920 елларда, бушлай җир бирү белән кызыктырып, хәзерге Татарстанның Тәкәнеш районындагы бер авылдан Красноярск краена күчергәннәр. Долгово тулысынча татар авылы иде. Бабайлар икмәк үстереп, урман биргән байлыклардан файдаланып, салым түләмичә генә яшәгәнлектән, тиз арада тернәкләнеп киткәннәр. Ә утызынчы елларда бабайны һәм башка җитешле авылдашларны кулакка чыгарып, өйләреннән кара урманга куып чыгарганнар. Шунда югалдылар инде бахырлар, каберенең кая икәнлеген дә белмибез.

Ә әтиебезне 1942 елда сугышка алдылар, 1943 елда похоронкасы килде, Ленинград янында күмелгән, каберенә зиярәт кылганыбыз бар. Без, биш бала, әни кулына калдык. Мин, кече малае буларак, авылда калырга тиеш идем. 7 сыйныфтан соң колхозда эшли башлаган идем, ләкин түзмәдем, әнигә әйтмичә генә, 50 сум акчасын алдым да Красноярскида эшләүче олы абыем янына китеп бардым. Дөрес, акчаны мин алдым дип, записка калдырдым. Красноярскига төнлә барып җиттем, урамда төшереп калдырдылар. Адресын белмим. Бер егеттән комбайн заводы кая, анда абыем эшли дип бәйләнгән идем, кунарга алып китте, иртән икәүләшеп заводка барып абыйны таптык. Ул мине эшкә урнаштырды, тулай торак бирделәр, аннан армиягә алдылар.

Кайткач, Фәрганәдән кунакка кайткан кодачабызга ияреп, Ташкент якларына киттем, анда кичке мәктәпне, педагогия институтының физика-математика бүлеген тәмамладым, ике ел укытучы булып эшләдем. Аннары Гюлистан дип аталган яңа җирләргә барып, газ сәнәгате белән шөгыльләнә торган фәнни-тикшеренү институтында эшли башладым. Анда миңа бик ошады. Ул вакытта татар кызына өйләнгән идем инде. Пенсиягә чыкканчы шунда яшәдек, 23 елыбыз Үзбәкстанда үтте. Аннары үзебезнең якларга кайттык. Хәзер хатыным Себердәге авыру сеңелесен карый. Ә мин берүзем монда болтаться итеп йөрим.

– Ничек инде “болтаться”?

– Шулай, иртән чыгып китәм дә урманнарда, паркларда, урамнарда йөрим дөнья күреп. Өйдә күңелсез бит, телевизор карамыйм. Сер итеп әйтим инде: пенсиягә чыкканнан бирле төрле түгәрәкләргә йөрим. Бигрәк тә бию түгәрәген яратам.

– Чыгышлар да ясыйсызмы?

– Ясыйм шул, кызым… Ә син үзең түгәрәкләргә йөрисеңме соң?

– Бассейнга йөрим, вакыт булганда…

– О! Бик яхшы! Кайда ул бассейн? Ничә сум түләргә? Мин дә язылам алайса!..

Алай икән! Ниһаять, мин дә аңладым озак яшәү серен. Беренчедән, “хәрәкәттә – бәрәкәт”, икенчедән – шат күңел, җиңел холык, дөньяга юмор белән карау һәм… үткән елларыңны санарга оныту!

Исән булыгыз, олы яшьтәге милләттәшләрем. Нәкыйп абыйдан үрнәк алыгыз!

Эльмира Шәвәлиева.