Домой Культура «Кияү урлау», яисә Язмыштан узмыш юк

«Кияү урлау», яисә Язмыштан узмыш юк

0
«Кияү урлау», яисә Язмыштан узмыш юк

К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Салават Юзеев әсәре буенча куелган “Кияү урлау” спектаклен Самара тамашачысына тәкъдим итте. Спектакль 17 cентябрьдә “Металлурглар” мәдәният сараенда узды.

“Хыялый” спектакленә килгән тамашачыларга залга кергәч кенә “Кияү урлау” спектакле күрсәтеләчәге билгеле булды. Ләкин бу хәбәр залны тутырып диярлек килгән халыкка берни дә түгел иде, чөнки араларында “Мин аны карадым инде, кайтам, булмаса”, – дип чыгып китүче табылмады. Ә менә тәнәфес вакытында китүчеләр булгалады. Ник, дисәгез, спектакльнең беренче бүлеге миңа да бераз сәеррәк булып тоелды.

Менә карагыз инде, башта сәхнәдә авылда яшәүче ир (Бәхет – Ирек Хафизов) белән хатыны (Фәйрүзә – Лилия Мәхмүтова) шәһәрдә укыган кызларының (Илүсә – Айсылу Мөсәлләмова) кайтканын көтәләр. Һәрвакыттагыча, хатын ире белән бераз әрләшеп тә алдылар. Ире йомшаграк булып чыкты, хатынга ярарга тырышып, камыр җәяргә тотынды. Шундук килештеләр, көлештеләр… Тамашачыга парның балачактан бергә үскәне, тумыштан бер-берсен яхшы белгәне сизелеп тора иде. Шулай булып чыкты да, кластташлар икән.

Менә кыз да шәһәрдән кайтып җитте. Илтифатлы гына Илүсәнең кулында – телефон, башында – егетләр, әлбәттә. Тик баштагы егетләр хыял гына булса, йорт тирәсендә йөренүче милиционер Хәниф – реаль егет, һәм күзе гел Илүсәдә генә. Ә менә кызның бабасы (Азват – Рамил Минханов) башында оныгын күптән вафат булган Садри дустының оныгы Дилүс белән кавыштыру икән.

Кайчандыр ике дус – Азват белән Садри туганлашырга сүз куешкан булганнар. “Әгәр беребездә кыз, ә икенчебездә малай туса – өйләндерәбез!” – дип, ант итешкәннәр. Ләкин икесендә дә малайлар туган. Шулай итеп, ант онытыла. Әмма Азват бабай күптәнге антны исенә төшерә һәм йоланың оныкларга күчүен белдерә. Соңгы әманәт үтәлмәгән очракта, янәдә, нәселгә бәхетсезлек килергә мөмкин. Сүзен ныгытыр өчен үләренә өч кенә көн калып бара дип куркыта, улы белән килене алдында аксап йөри. Нәтиҗәдә, ир белән хатынны бабай күндерә, һәм шуннан кыз өчен егет урлау маҗаралары башлана. Ә кем бу эшне эшләргә тиеш соң? Вәт шунда сәхнәгә авыл клубында эшләүче Равил белән Ривал образлары чыга (Зөлфәт Закиров һәм Салават Хәбибуллин). Авыл клубы өчен спектакльләр кую гына түгел, туй тамашаларын алып баручы буларак, акча эшләргә маташкан егетләргә кияү урлау берни түгел ул. Ләкин беренче бүлекнең яртысы аларның ролен аклау өчен барган монологлар тәшкил итте һәм шуның белән тәмамланды да. Һәм бу халыкны тәмам бутап бетерде. Кемнәр бу, нишлиләр монда дип җилкә сикертүчеләр, карашып утыручылар булды залда. Шулай итеп, тәнәфескә чыгучыларның берничәсе кайтып китте, икенчеләре спектакльне, ошап бетмәсә дә, карарга булдылар. Һәм оттырмадылар да. Водевиль җанрына туры килгән бу тамашада ни генә булып бетмәде – Дилүсне (Илфак Хафизов) урладылар, милиционер Хәниф Илүсәдән коры калды, ләкин усал гына Нәсимә белән кавышты, урлаучылар үзенә милициягә эләгә яздылар, бу ыгы-зыгыдан башы әйләнгән Фәйрүзә чак исән калды, ә үләргә җыенган бабай, берни дә булмаган кебек йөреп китте. Кыскасы, пьеса ике никах, морадына ирешкән бабай, ул теләгән кияү һәм бәхетле Бәхет белән тәмамланды. Анда милли гореф-гадәтләр, йолалар, хәзерге заман яшьләренә хас булган башбаштаклык та бар иде. Тик дөньяда мәхәббәт, язмыш, ир белән хатынның бер-берсенә тарту көче бар һәм аны ничек тә җиңеп булмый. Бәхет белән Фәйрүзә ничек матур яшиләр, Илүсә белән Дилүснең дә тормышы шундый ук күңелле һәм нык булыр дигән фикердә таралышты өйләренә тамашачы.

Эльмира Шәвәлиева.