Домой О татарах Татарские села области Иң яхшы «Музей-мемориал»

Иң яхшы «Музей-мемориал»

0
Иң яхшы «Музей-мемориал»
diary-culture.ru

2021 елда Камышлы районының Татар Байтуганы авылындагы Сәләй Вагыйзов исемендәге музейга 5 ел тулып узды.

Биредә шушы авылда туып-үскән галим һәм педагог, туган тел әдәбияты һәм теле буенча 43 китап язган Сәләй Вагыйзовның шәхси әйберләре, хатлары, китаплары, фотосурәтләре урын алган. Ә музей ишегалдында чын артефактлар булган борынгы йорт җиһазлары саклана.

Рус Байтуганы авылында яшәүче фельдшер, туган якны өйрәнүче Нурания Абзалова тырышлыгы белән булдырылган музейга Самара өлкәсеннән генә түгел, башка төбәкләрдән дә туристлар килә. Музей әле бик яшь булуына карамастан, Нурания апаның тырышлыгы белән инде бөтен илгә танылып өлгергән.

Күптән түгел әлеге музей «Иң яхшы туган якны өйрәнү музее» беренче Бөтенроссия конкурсында катнашкан һәм «Музей-мемориал» номинациясендә беренче урынны алган. Хәзер аның турында язмалар, туган якны өйрәнүче белгечләр һәм музей хезмәткәрләре арасында тәҗрибә уртаклашу өчен, махсус җыентыкларда һәм журналларда бастырылачак.

Венера ГАЛИМОВА әзерләде.