Домой Жизнь татар Илһам Шакиров исемендәге премия ияләре билгеле

Илһам Шакиров исемендәге премия ияләре билгеле

0
Илһам Шакиров исемендәге премия ияләре билгеле

Кичэ, 16 декабрь көнне, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендә Илһам Шакиров имемендәге Республика премиясе тапшыру комиссиясенең утырышы узды. Комиссия составында республикабызның танылган, мәртәбәле шәхесләре: Риф Гатауллин, Ркаил Зәйдулла, Зилә Сөнгатуллина. Айдар Фәйзрахманов, Салават Фәтхетдинов һ.б.

Комиссия караганнан соң, профессиональ җырчылар арасында  «хатын-кыз  тавышы»  номинациясендә  Резеда Лукман кызы Галимова, «ир-ат тавышы» номинациясендә  Филүс Фәгыйм улы Каһировны һәм үзешчәннәр арасында «халыкчан башкаручы» номинациясендә Флер Киаметдин улы Шакировны лаек дип тапкан.

Премияләрне тапшыру тантанасы  февраль аенда, Илһам Шакировның туган көнендә узачак.

Җиңүчеләрне котлыйбыз.

tatar-congress