Домой Главные новости В области “Туган телем – үзем өчен, башка телләр – көнем өчен”

“Туган телем – үзем өчен, башка телләр – көнем өчен”

0
“Туган телем – үзем өчен, башка телләр – көнем өчен”

Самараның “Яктылык” мәктәбендә татар теле буенча шәһәр олимпиадасы быел онлайн форматта узды. Бәйгедә шәһәр мәктәпләрендә укучы егермеләп бала катнашты.

– Гадәттә, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте һәм “Якты­лык” татар мәктәбе уздыр­ган олимпиадалар зур һәм матур чара булып истә калалар – килгән кунаклар өчен мәктәп һәм “Мирас” му­зее буенча экс­кур­сия оеш­ты­рыла, укучыла­ры­быз көче бе­лән әзерләнгән кон­церт тәкъ­дим ителә иде. Быел, кыз­га­нычка, мондый мас­са­кү­ләм чаралар уздырырга рөх­сәт юк. Тик мәктәп адми­нист­ра­циясе рус мәктәплә­рендә укучы татар балалары кө­теп алган олимпиаданы бө­тен­ләй уздырмыйча кала алма­ды. Онлайн форматта гына бул­­са да, ана телен өйрәнүгә та­гын бер этәргеч булыр дип, эш­кә кереште.

Татар теле кермәгән мәк­тәпләрдә укучылар өчен бу биремнәр, бәлки, кыенрак та булып тоелгандыр. Әти-әниләр ярдәме белән эшлән­гән булса да, гадәти булма­ган олимпиада хәтердә кала­чак, – дип сөйләде “Яктылык” мәктә­бенең укыту һәм тәрбия эшлә­ре буенча директор урынба­са­ры Ринат Сәгъдиев.

Олимпиада биремнәре мәк­­тәп сайтына эленгән иде. Кат­нашучылар сорауларга җа­вап биргәннән соң, компьютер про­граммасы укучының ничә балл җыйганын, кайда нинди хата җибәргәнен күрсәтә.

Тест формасында төзелгән биремнәр кызыклы, шул ук вакытта әллә ни катлаулы да түгел иде. Мәсәлән, баш­лангыч сыйныф укучылары та­бышмакларга җавап эзләр­гә, мәкальне тәмамларга, җөм­ләдәге артык сүзне эзләп та­барга тиеш иде.

Өлкән сыйныф укучыларына да шундыйрак сораулар би­релде. Моннан тыш алар фра­зеологизмнарны табарга, тәкъ­­дим ителгән исемлектән як­­таш шагыйрьләрне, татар язу­­чы­ларын һәм рәссамнарын күр­сәтергә тиеш иделәр.

Жюри әгъзалары эшләрне тикшереп чыккач, җиңүчеләр билгеләнде. Шулай итеп,  1 – 2нче сыйныф уку­чы­лары арасын­нан – Камилә Рәх­мәтуллина, 3 – 4нче сый­ныф­лар төркеменнән Рә­сим Галиев беренчелекне яула­ганнар, 9 – 11нче сыйныф укучыларыннан Наил Ишмө­хәммәтов иң күп балл җыйган. Ә менә 5 – 8нче сыйныф уку­чылары Ли­нар Мостафин һәм Альбина Бу­ла­това беренче урынны бү­лешкәннәр.

Алия Арсланова.

Бердэмлек