Домой Жизнь татар “Илһамнан-Илһамга” концертына соңгы әзерлекләр бара

“Илһамнан-Илһамга” концертына соңгы әзерлекләр бара

0
“Илһамнан-Илһамга” концертына соңгы әзерлекләр бара

2 декабрь көнне, 18:30да Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә “Илһамнан-Илһамга” дип исемләнгән Илһам Вәлиев (Илһам Шакиров истәлегенә багышланган) концерты узачак. Татарның төп, мәшһүр баритонының моңнары халыкка кайта.

Әлеге вазыйфаны татар җыр сәнгатенең иң яхшы тенорларының берсе, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты, “Алтын битлек” Россия театр премиясе лауреаты – Илһам Вәлиев башкарачак.

Илһам Вәлиев белән бер сәхнәдә “Казан нуры” оркестры, Ваһапов фестивале лауреатлары Руслан Сәйфетдинов, Гөлсирин Абдуллина, Рәнис Габбазов, Азат Абитов, Зәлилә чыгыш ясаячак. Махсус кунак – Фердинанд Сәлахов. Проектның продюсеры – Рифат Фәттахов.

Концертта барлык саклану чаралары да каралган.

Рәшит Ваһапов фестивале

matbugat