Кадерле кызым, әниебез, апабыз!
Сине чын күңелдән 50 яшьлек юбилеең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне телибез: көчле рухлы, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне телибез. Гаилә шатлыгы белән, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай!
Туган көнең – юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Шатлык белән, озын гомер
белән
Яшәвеңне генә телибез.
Дөньядагы һәрбер
яхшылыктан
Өлеш чыксын сиңа мул гына.
Без телибез сина ак
бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Бәйрәмеңнең матур хатирәсе
Күнелеңдә калсын уелып.
Табриклибез сине чын
күңелдән
Барыбыз да бергә җыелып!
Изге теләкләр белән әниең Фатыйма, улың Рафаил, киленең Наташа, оныгың Ильяс, кызың Җәмилә, энеләрең Марат, Рамил гаиләләре белән һәм барча туганнарың.