Илдар Гыйльметдинов – җанисәп турында: «Милләтеңне күрсәтү – йөрәк эше»

0
43

2021 елгы халык санын алуда нинди яңалык көтелә? Бу хакта Татарстаннан сайланган Россия Дәүләт Думасы депутаты, Милләтләр эше буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов белән әңгәмә кордык.

 «Мәскәү беркемне бүлми дә, вакламый да»

– Илдар Ирекович, киләсе елда милләтләрне кабат сынау көтә – 1 апрельдә халык санын алу чарасы башлана. Бу юлы нинди яңалыклар көтелә?

— Барлык төбәк вәкилләрен җыеп, Дәүләт Думасында да, үзебезнең комитетта да бу темага берничә утырыш үткәрдек. Яңалыклар бар. Әйтик, җанисәп бу юлы онлайн режимда да үтәчәк.

Халык санын алучыларның үз эшен дөрес, намус белән башкаруы мөһим. Алардан күп нәрсә тора. Белгечләрне укыту, өйрәтү, әйбәт хезмәт хакы түләү бик әһәмиятле. Кешеләрне урамнан җыю – дөрес түгел. Халык санын алучылар бу эшкә үз теләге белән алынырга тиеш.

Кешенең үз милләтен күрсәтү-күрсәтмәве – конституцион хокукы, беркем дә мәҗбүр итәргә тиеш түгел. Кеше үз милләтен бер төрле әйтеп, язып алучы мәгълүматны икенче төрле теркәп куйса, дигән борчылу да бар. Шундый хәлләрне булдырмас өчен, сорауларга онлайн җавап бирергә киңәш итәр идем.

Кеше милләтен ничек тели, шулай күрсәтә, ягъни сораулыкларда билгеле бер милләтләр исемлеге юк. Хәтерләсәгез, 2010 елда үзләрен марсиан дип тә, башка төрле персонаж итеп тә язучылар булды.

Татарларны да кечкенә төркемнәргә бүләләр, ваклыйлар, дип гел тавыш күтәрәләр. Әмма җанисәп нәтиҗәләрен карасак, аларның барысын бергә татар дип язып, уртак бер сан килеп чыга. 2010 елгы җанисәп саннарына күз салыйк… Әйтик, Себер татарлары дигән пункт бар. Шушы пункт астында кемдер үзен бараба, кемдер бухар, колмак дип яздырган. Әмма алар барысы да – татар.

Бу юлы да шулай булачак. Үзен башкорт татары дип күрсәтүчеләр дә байтак, әмма күбесе туган теле дигәндә татар телен күрсәтә. Әйтик, үзләрен бигер дип теркәүчеләр бар. Кем соң алар? Андый кеше туган телен татар дип яза икән, димәк, аны татарга кертәләр. Бездә генә түгел, русларда да бүленеш шундый зур.

– Халык санын алуда катнашмаучылар да буладыр бит… Аларны нинди төркемгә кертәләр?

– Ун ел элек 5,6 миллион кеше халык санын алуда катнашмады. Ни өченме? Берәүләр өйдә булмаган, икенчеләре ишек ачмаган… Кем соң ул 5 миллион халык? Руслар һәм, илдә икенче сандагы халык буларак, без – татарлар. Шушы 5 миллион кеше саны йорт китаплары буенча алынды.

Кем нинди мәйдандагы фатирда яши, кайнар суы бармы, юкмы… Йорт китапларында булган бөтен мәгълүматны халык санын ала торган сораулыкка күчерәләр дә куялар. Билгеле, андый очракта кешенең милләте язылмыйча кала. Шушы санга милләтен күрсәтүдән баш тартучылар да керә.

– «Шәхсән миңа җанисәптә катнашу ник кирәк?» – дигән кешегә ничек җавап бирер идегез?

– Һәркемгә кирәк. Кеше сорауларга җавап биргәндә, йортымда ут юк, су юк, газ да кертелмәгәнен әйтә. Дәүләт программалары төзегәндә болар да исәпкә алына.

Телне, гореф-гадәтләрне саклауга юнәлтелгән программалар да бихисап. Татарстанда да милләтләр буенча берничә дәүләт программасы тормышка ашырыла. Без дә күпме мари, ничә чуаш яшәгәнен белергә, аларның кайда төпләнгәнен, кайсы телдә сөйләшкәннәрен белергә тиеш. Милли мәктәпләр ачканда шушы күрсәткечләрне, һичшиксез, истә тотабыз.

– Башкортстандагы татарларга «сез татар түгел, башкорт» дип тукып торучы галимнәр турында еш ишетергә туры килә. Башкортлаштыру сәясәте аеруча көчле алып барылган чаклар да булган. Мондый сәер эшчәнлеккә сез ниндирәк мөнәсәбәттә?

– Теләсә нинди аңлату, агарту эше закон буенча алып барылырга тиеш. Галимнәрнең күзаллавына, фәнни хезмәтләренә каршы чыгып булмый. Әмма өйдән-өйгә йөреп, кешене теге яки бу милләт вәкиле икәнлегенә «ышандыру» – дөрес түгел. Болай эшләп, кешегә зыян гына салалар. Үзебезнең комитет утырышларында да бу турыда кат-кат әйтәбез.

Минемчә, һәркем үз милләтен йөрәк кушканча билгеләргә тиештер… Санау алганда, бер галим дә кешенең янында басып торып, ничек язарга кирәклеген әйтеп тормаячак. Кайбер белгечләр, менә Мәскәү халыкларны бүлә, бетерә, дип сүз куерта… Юк, Мәскәү беркемне бүлми дә, вакламый да.

 Өч татардан – дүрт фикер

– Илдар Ирекович, сез озак еллар Татар федераль милли-мәдәни автономиясен җитәклисез. Гражданлык җәмгыяте институтлары үсешенә керткән хезмәтләре өчен быел оешмагыз Татарстан Президенты Премиясенә лаек булды. Кайсы мәсьәләләр бүген милли-мәдәни автономиянең күз уңында тора?

– Татар федераль милли-мәдәни автономияне региональ оешмаларга әмер бирүче дип кабул итәргә ярамый. Ул, киресенчә, төбәкләрдәге бүлекләренә эшләрен оештырырга ярдәм итә, Мәскәүдә аларның мәнфәгатьләрен яклый. Төрле яклап булышлык күрсәтәбез. Җирле хакимият белән ныклы элемтә булдыру, дисеңме, төбәкләрдәге активистларны укыту һәм өйрәтү, аларга үсеш өчен шартлар тудыру… Грантлар язарга да өйрәтәбез. Кайбер милли оешмаларыбыз шулкадәр остарып бетте, хәтта Россия Президенты грантларын да оталар.

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе – җәмәгать оешмасы, ягъни энтузиастлар көче белән барлыкка килгән. Без дәүләт җилкәсендә яшәмибез. Регионнардагы егет-кызлар да хезмәт хакы алмый, һәркайсының төп эше бар. Кемдер телевидениедә хезмәт куя, кемдер – эшкуар, кемдер – дәүләт хезмәтендә… Араларында дин әһелләре дә бар. Һәркайсы турында сөйли алам. Безнең оешмалар төбәкләрдәге милләтара татулыкны булдыруда да зур эш алып бара.

Безнең оешма грантлар һәм хәйриячеләр акчасына яши. Кайбер проектларга ярдәм итүен сорап, Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка да керәм. Әле бер тапкыр да борып җибәргәне булмады.

Автономиянең эшчәнлеге телне, гореф-гадәтләрне һәм мәдәни кыйммәтләрне саклауга юнәлтелгән. Кайбер регионнарда безнең ярдәм белән ачылган Татар үзәкләренең эшчәнлеге төбәк бюджетыннан финанслана. Мари Илендә, Ульян өлкәсендә, Новосибирскида шулай. Төмәндә дәүләт ярдәмен алып эшләүче ике татар үзәге бар. Татар компонентлы мәктәпләр дә шактый. Алар да безнең күз уңында. Татарстанның Мәгариф министрлыгы аларны китаплар белән тәэмин итә. Быел да читтәге татарларга безнең мөрәҗәгать буенча 15 мең данәдә татар теле дәреслекләре һәм әсбаплары таратылды.

Соңгы вакытта эшебезне балалар һәм яшьләр юнәлешендә көчәйтеп җибәрдек. Регионнардагы мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына «Сабантуй» уен комплектын тарата башладык. Анда ноталы җыр китаплары да, курчак театрлары да керә… Нәниләр татар мохите белән уен аша таныша.

Татарстанның Мәдәният министрлыгы аша регионнардагы милли-мәдәни оешмаларга 10 миллион сум күләмендәге грантлар аша ярдәм күрсәтү мөмкинлеге булдырдык. Ул акча болай гына таратылмый. Катнашучылар башта проект язалар, аннары экспертлар хөкеменә тапшырып яклыйлар.

Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык быел тәүге тапкыр 20ләп милли-мәдәни автономиягә субсидия тапшырды. Без дә, Россиядәге иң зур һәм нәтиҗәле эшләүче оешмаларның берсе буларак, шушы исемлеккә эләктек. Субсидия акчасының күп өлешен регионнарга җибәрдек. Без аларга методик яктан гына түгел, акча белән дә ярдәм итәбез.

Татар федераль милли-мәдәни автономиянең 43 оешмасы бар, шуларның 37се – региональ автономия, 6сы – җирле. Барысы да Бөтендөнья татар конгрессы составына керә. Эш бөтен кешегә җитә.

– Бар да ал да гөл инде, димәк?

– Кыенлыклар да булмый калмый. Өч татар булган җирдә дүрт фикер туа бит. Аларны дуслаштырырга һәм берләштерергә шактый көч кирәк була. Аңлыйм, читтә яшәүче милләттәшләргә дә җиңел түгел. Кайдадыр Татар үзәкләрен ачарга мөмкинлек бирмиләр, мәчет төзегәндә дә кыенлык туарга мөмкин. Күп җирдә җирле хакимият милли мәсьәләнең әһәмиятен, төрле милләтләргә гореф-гадәтләрен саклауга шартлар тудыруның кирәклеген аңлап җиткерми. Андый очракта без ярдәмгә килергә тырышабыз.

Җирле хакимият белән уртак тел тапмыйча, зур-зур эшкә алынып булмый. Сүзеңне әйтә дә белергә, үзеңне хөрмәт иттерә белергә дә кирәк. Бәхеткә, безне тыңлыйлар һәм ишетәләр.

Алмаш килә

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Идел» яшьләр үзәге белән берлектә күп кенә чаралар үткәрә. Елына ике тапкыр тел сменасы оештырыла. Элек балаларны анда җәлеп итү кыенрак булса, хәзер хәтта конкурс нигезендә сайлап алалар. Яшьләр ял итеп кенә калмый, тел дә үзләштерә, моның өчен бай эчтәлекле программа төзелә. Сменага килүче балаларның 80 проценты ел саен алышына.

Яшь язучылар өчен инде берничә дистә ел «Иделем акчарлагы» конкурсы оештырыла. 30 ел дәвамында «Татар яшьләре көннәре» уза. Татар яшьләре һәм балалары өчен лидерлар мәктәбе үтә. Бу проект регионнарда алмаш әзерләргә мөмкинлек бирә.

«Татар блогерларын да җыйдык. Аларга язылучылар күп, йөзләгән, меңләгән кеше… Алар аша башка яшьләрне милли мохиткә җәлеп итәргә телибез», – дип җөпләп куйды Илдар Гыйльметдинов.

Линар ЗАКИРОВ

vatantat.ru

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here