Домой Жизнь татар Татар хатыннарын дөньяга Яхина романы түгел, батырлык һәм тырышлык танытты

Татар хатыннарын дөньяга Яхина романы түгел, батырлык һәм тырышлык танытты

0
Татар хатыннарын дөньяга Яхина романы түгел, батырлык һәм тырышлык танытты

“Зөләйха күзләрен ача” сериалы инде онытылып барганда, ТНВ каналының “Адымнар” тапшыруы ел нәтиҗәләренә багышланган чыгарылышта бу хакта искә төшереп, фильм татар халкын бар Русиягә чыгарды диде. Тарихчы Тәэминә Биктимерова моның белән килешми. Татар дөньяга батырлыгы, тырышлыгы, намусы, таланты белән танылды дип саный. Аның әлеге темага комментарын Азатлык укучыларына тәкъдим итәбез.

Казан нигә җан бирде? Шушы исем белән, милләттәшләребез тарафыннан яратып укыла торган “Безнең мирас” журналы 12нче санында (2020 ел) күренекле дин галиме һәм мөхәррир Ризаэтдин Фәхреддин чыгышын урнаштырган иде. Олуг галимебез бу чыгышын, Орски мөселманнары алдында, 1908 елның 17 маенда ясаган икән. Бүгенге көндә дә әһәмияте югалмаган бу чыгышта ул мөселманнар (татарлар дип укыйк) арасындагы хыянәт, хөсетлек һәм таркаулык кебек тискәре сыйфатлар турында ачынып сөйли. Шуның нәтиҗәсендә дәүләтләрнең таркалуына, аерым шәхесләрнең, халыкларның хур һәм мескен булып калуларына мисаллар китерә. “Батырша мулланы мөселманнар тотып, дворянлык вә медальләр бәрабәренә шул вакытның хөкүмәтенә бирделәр”, ди ул һәм тагын мисаллар китерә.

Бу җөмләне укыгач уйга калдым. Ни өчен безнең ТНВ каналының кайбер журналистлары Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” китабына һәм соңрак шул китап буенча эшләнгән фильмга мәдхия җырлады икән. Бу хәлнең сәбәбе дә “дворянлык вә медальләр” алуга өметләнү булуына шигем юк хәзер.

Әнә бит, инде бу телгә алып сөйләүләр дә онытылырга тиеш вакытта, телевизорда “Адымнар” тапшыруын алып барган Сәрия Хәбибуллина, 26 декабрьдә тагын шул фильмны мактады. Татар халкын мыскыллауны, пычратуны максат итеп куйган фильмга ул югары бәя биреп, “фильм безне дөньяга чыгарды” – диде.

(Чынбарлыкта журналист “… бу фильмны төрлечә кабул иттеләр, әмма ул бар Русиягә татар халкы исемен чыгарды. Бу фильм елның мәдәни вакыйгасы исеменә дәгъва итеп (ТНВ версиясе буенча), Гүзәл Яхина гаҗәпләндерүчеләр исемлегенә керергә хокуклыдыр” дип әйтә – ред.)

Бу фильмны карагач, дөнья нишләгәндер, белмим, Трамп та шуңа дулкынланып йөрмәде микән? Әмма үзем, беренче сериясен карый башлагач, чыгырдан чыктым. Ярый, дәвамын карамадым, шөкер.

Әйе, мондый мактауны кемгәдер яхшы күренергә, ялагайланып тәлинкә тотарга кирәк булганда әйтәләр бит безнең хәсрәт журналистлар.

Дөрес, дөньяга чыгарды безне фильм. Ә ничек итеп? Милләтебезнең тарихын, асыл сыйфатларын белмәгәннәр фильмга ышанып, безне хәзер иң түбән дәрәҗәдәге, динен, олыларын хөрмәт итмәүче адәм актыклары икән болар дип уйлаулары бар бит. Мондый бәя белән “дөньяга чыгып” танылудан газиз Аллабыз гына коткарсын безне.

Фильмга дөрес бәя биргән каләм осталары да, җәмәгать эшлеклеләре дә күп булды, шөкер. Аларның фикерләрен укымаган, ахры, Сәрия, кызганыч. Мин аңа күренекле язучыбыз, мөхәррир Вахит Имамовның китапка биргән бәясен укырга киңәш итәм. “Мәдәни җомга” гәзитендә басылып чыкты ул (2020 ел). Алай гына да түгел, “Мәдәни җомга” 2020 елдагы 19нчы санында (15 май) дөньядагы күренекле шәхесләрнең татарлар хакында әйткән фикерләрен бастырып чыгарды. Укыгыз, мәктәптә һәм югары уку йортларында ала алмаган белемнәрегезгә ярдәм булыр.

Мәктәпне искә алуымның сәбәбе шунда: кайбер укытучы исемен йөрткән “осталар” фильмны “килен-каенана” проблемына багышланган дип язып чыктылар бит. Безнең буын наданлыкны күрсәтергә ояла иде.

Без, Аллага мең шөкер, татарлар! Дөнья тарихында мактаулы дан-шөһрәтебез, атаклы шәхесләребез, чисталык, пөхтәлек белән аерылып торган көн-күрешебез һәм гореф гадәтләребез бар безнең. Тик безнең горурлыгыбыз булган, динебез өчен генә түгел, татарның киләчәге өчен көрәшкән һәм шуның өчен күпме җәбер-золым күргән исламият галимнәребезнең исемнәрен пычратырга, рухларын рәнҗетергә ник кирәк булды бу фильм?

Әйтми кала алмаган тагын бер нәрсә, – ул да булса мәчетләребез хакы. Мәчет – безнең халкыбыз өчен изге урын. Анда бары гыйбадәт кылып, Аллаһы Тәгаләбезгә рәхмәт укып, мәрхәмәт сорар өчен җыела халык. Ә фильм ничек күрсәтте? Бу бозыклыкны язарга кул бармый хәтта. Менә ничек дөньяга чыгарырга тырышты безне Яхина.

Без – татарлар! Дөньяның Тын океанында, Төньяк Боз океанының утравында, Русия харитасының һәр почмагында татарның шөһрәтле исеме бар. Игътибар белән карасак, андый исемебез дөнья харитасында да аз түгел, күрегез.

Татарның дөньяга чыгу тарихын белмәгәннәргә кайбер мисаллар китереп китәм, искә төшерегез.

Үз дәүләтләрен саклап калуда булышкан татар каһарманнарына дан җырлап Польша халкы һәйкәл салды. Онытмаулары өчен рәхмәт. Татар дөньяга менә шулай чыкты.

1812 елдагы Ватан сугышында батырлыгы белән дөньяда дан казанган атаклы шагыйрь-партизан Денис Давыдовның “Мин – татар баласы” дип горурланып язган шигъри сүзләрен укыгыз. Аның батырлыгын мактап чыгарылган фильмнар бар, белегез.

Андый батырларыбызны меңәрләп санарга була. Тик берсен әйтми кала алмыйм икән. Ул – безнең мактанычыбыз, хаклы рәвештә горурлыгыбыз – Даян Мурзин. 1941-1945 еллардагы немец-фашистларына каршы сугышта чех халкына ярдәм итеп, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткәне өчен Даян Мурзинга Чех хөкүмәте илнең иң югары бүләген бирде. Менә бу танылу! Дөньяга чыгуның мондый үрнәге дә бар.

Икенче дөнья сугышы чорында исемнәре данга күмелгән татар генералларының, гади сугышчыларының исемнәрен дөнья белә, безнең журналистлар белми ахыры, язмалар аз бит. Танытудан куркалар мәллә?

Мин мәкаләләремдә үзем сокланган хатын-кызлар хакында язам. Сугыш чорында күргәннәрне оныта алмаганга, шул замандагылар турында бер-ике мисал китереп китәм. Дөрес хәл бит, Мәскәү һәм Ленинград күкләрен дошман һөҗүменнән саклаучы зенитчыларның күбесе татар кызлары булганын беләбез бит. Горурланып рәхмәт әйтик, рухлары шатлансын. Алар хезмәт иткәндә, өлкән офицерлар яшь сугышчыларга, “Татарочкалардан үрнәк алыгыз” дип өйрәтә торган булганнар. 2020 елның бишенче санында мактаулы кызларыбызның берсе хакында “Сөембикә” журналында бик матур мәкалә чыкты, укыгыз. ТНВ каналында бер тапшыру да булмады кебек, бик көткән идем батыр кызларыбызга хөрмәтне. Өметем акланмагач, “Ут эчендә татар кызлары” дигән мәкалә яздым. Ул мәкаләмне бастырып чыгарган гәзит-журналларга олы рәхмәтем барып ирешсен.

Фронтта да, тылда да сынатмады татар кызлары. Тылдагылар хакында тапшырулар булды, рәхмәт. Шулай да искә алып рәхмәт әйтүнең артыгы булмас. Бер генә мисал белән искә алыйк әле.

Илгә сугыш вакытында иң кирәкле ягулык саналган торфны, нәкъ менә татар кызлары гына Владимир, Мәскәү өлкәләреннән алып Себергә кадәр барып чыгарганнар. Исемнәрен атап язган мәкаләләрем “Ил язмышын салып иңнәренә” дигән китабымда.

Татарларның фронттагы каһарманлыклары янәшәсендә эшкә дә намус белән карауларын белгәннәр, таныганнар ил җитәкчеләре. Кыен вакытта ярдәм итәрлек җаннарга сыенасың бит. Ә безнең яшьләребездә бу күркәм сыйфатлар борынгы заманнардан урнашкан яшәү рәвешебездән килгән, онытмыйк.

Татар егетләрен генә түгел, кызларын да дөнья таныганына бер генә мисалымны китерми китә алмыйм. Икенче бөтендөнья сугышында катнашкан һәм медицина өлкәсендә дөньяда танылган кызларның берсе татар кызы. Ул – Халыкара Кызыл Хач җәмгыятенең иң югары бүләге – Флоренс Найтингел алтын медаленә лаек булган милләтәшебез Фаина Чанышева. Документта исеме русча күрсәтелгән.

Менә таныла белгән бит кызларыбыз, дөньяга да чыкканнар.

Татар кызларын бүген дә дөнья белә, таный. Аны спортта Алинә ЗаһитоваКамилә Вәлиевалар танытты. Танылу әнә шулай, талант белән, тырышлык белән килә.

Сәнгатьтә әнә дөнья сәхнәләрендә алкышларга күмелгән татар кызлары Альбина ШаһиморатоваАида Гарифуллиналарны кем белми. Аларның хезмәтен, талантларын дөнья таный. Дөньяга чыгу әнә шулай була.

Ә фильмны карагач, акылы сау кешеләр нәфрәтләнде, җирәнде. Ходай тагын мондый хурлыкны күрергә язмасын. Мондый чүп-чарга “дворян титуллары, медальләр” бирүчеләргә аек акыл бирсен.

Тәэминә Биктимирова
тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказан мәдәният хезмәткәре

azatliq