Домой Жизнь татар Татары в России и в мире Илшат Вәлиев: «Артист халкы – беркемгә дә кирәкмәгән халык»

Илшат Вәлиев: «Артист халкы – беркемгә дә кирәкмәгән халык»

0
Илшат Вәлиев: «Артист халкы – беркемгә дә кирәкмәгән халык»


Илшат Вәлиев үзенең бүген артык популяр булмаган стильдә иҗат итүен әйтте. «Мин популяр булуга ашкынмыйм», – ди ул.

«Сәләт — куркыныч әйбер»


-Татар җырчысы җәмгыятьтә барлыкка килгән проблемаларга карата үз фикерен белдерергә тиешме? Әллә инде аңа читтә калу да ярыймы?

-Минемчә, милләтпәрвәр булу — һәр кешенең шәхси бурычы. Мәсәлән, татар теле өчен көрәшү кешенең күңелендә булырга тиеш. Бүгенге көндә артистларның дәүләткә бәйләнеше булса, безгә ярдәм итеп торсалар, илебезгә хезмәт итәргә бурычлы булыр идек. Әмма логик яктан бүген артист халкы беркемгә кирәкми. Әмма гражданлык позициясе барыбер булырга тиеш.

Мәдәният министрлыгы бүген җырчыларга ярдәм итмиме?

-Соңгы елларда җырчы булуны һәм мәдәният йортын җитәкләүне параллель рәвештә алып барам. Бу мәдәният йорты Яшел Үзән районында. Менә җитәкче буларак мин Мәдәният министрлыгының йогынтысын каты сизәм. Көненә егермешәр документ тутырып җибәрергә кирәк, кәгазь язарга һәм тагын бер тапкыр кәгазь язарга. Ә мәдәният йортына килгән балаларны нәрсәгәдер өйрәтәсе, нәрсә беләндер бүлешәсе килә. Анда бөтен нәрсә бюрократиегә корылган, шуңа күрә сәнгать белән шөгыльләнергә вакыт та калмый.

Ә инде аларның артистлар хәлен җайларга тырышканнарын, нәрсә беләндер ярдәм иткәннәрен күргәнем юк. Рәхмәт, зур чараларда чыгыш ясарга чакыргалап торалар. Шулай да артистларга юнәлтелгән ярдәм юк. Уйлап кына кара, ел саен төрле музыка, сәнгать, мәдәният уку йортларыннан күпме белгеч чыга! Балыкны күлгә чыгарып түгәләр бит… Кайсы үлә, кайсы йөзеп китә. Менә шуның кебек. Әлеге яшь белгечләргә булса да ярдәм итәсе иде.

Безнең Милли музыкаль театрыбыз юк. Белгечләр эш таба алмый да әллә кайда бәрелеп-сугылып йөри. Шуңа күрә без — беркемгә кирәкми торган халык дип уйлыйм.

-Сезнең бу дөньядагы миссияләрегезнең берсе җырчы булудыр, әйеме?

-Сәхнәгә чыгар алдыннан: «Ник нормаль кеше кебек кенә эшкә йөреп булмады икән инде?» – дип уйланганым бар. Бу халәтемнән мин үзем дә кайчак көләм. Артист булуның нәрсәсенә кызыктым икән?!.. Әмма бу уйланулар озакка сузылмый, чөнки сәхнәгә чыккач, барысы да үз урынына утыра. Ә җырчы юлын мин бала чагымнан ук сайладым. Үз-үземә, әти-әниләргә: «Җырчы булам», — дидем.

-Балачактагы җырчы булу теләге ул космонавт буласы килү белән бер түгелме?

-Юк, җырчы булу – конкрет максатым иде. Иҗат итү, Казанга китү программасы башыма салынган иде. Хәтта мәктәптә берничә фәнне кирәк түгел дип, укымый идем. «Бу миңа кирәк түгел, мин моны укымыйм», — дия идем.

-Җырчыга ни кирәк?

-Әгәр син җырчы булу юлын сайлагансың икән, бер аксиома бар: беренчедән, җырчыга сәламәтлек кирәк, аннан соң акыл, интеллект дәрәҗәсе югары булырга тиеш, аннан соң гына тавыш, сәләт. Талант белән тавыш азаккы урында. Сәләт — гомумән, куркыныч әйбер. Аңа таянсаң, беттең, чөнки ул алдакчы һәм хәйләкәр. Бергә укыган яшьтәшләремнең күбесен хәтерлим. Алар үзләренең сәләтләренә таянып, белем алу миңа кирәкми, дип, югалды. Сәләт — ул бер трамплин гына. Әйе, сәләтең булса, сиңа игътибар итәчәкләр. Ә аннары: эш, эш, эш…

-Җырчы булу – җаваплылыкмы? Күпләр: «Әй, җырчы булам әле», — дип, сәхнәгә килә.

-Әлбәттә, җаваплылык! Җырчылар күп түгел, җырлаучылар гына исең китәрлек. Тамашачы җырчыны үзе өчен үрнәк итеп күрә. Мин үзем дә тамашачы алдында яхшы булырга тырышам. Хәтта ул дәрәҗәдә әйбәт булмасам да, шулай булып күренәм. Мәсәлән, мин беркайчан да бәйрәмнәрдә, табыннарда ял итеп утырганымны күрсәтергә тиеш түгелмен. Сәхнәне юкка гына биеккәрәк куймыйлар. Сәнгать, мәдәният күп нәрсәдән өстәрәк булырга тиеш. Хәзер тигезләнеп бара кебек…

Тигезләнеп бара дигәннән, кайчак сәхнәдә барган күренешләргә: «Болар сәхнәдә булырга тиеш түгел», — дип карамыйсызмы?

Беркемне дә хөкем итәргә хакым юк. Һәр кеше сайлау алдында тора, һәрберебезнең сайлау хокукы бар. Әйтик, хайваннар сайлый алмый. Аларга бер программа гына бирелгән. Ә кеше нәрсә ашавын да үзе хәл итә ала. Җыр сәнгатендә дә шулай ук. Кагыйдәләр булырга тиеш. Мәсәлән, машиналар да кагыйдәләр буенча йөри. Күз алдыңа китер: әгәр дә кагыйдәләр булмаса, көненә Казанда гына йөзләгән юл фаҗигасе булыр иде.

Сәхнәдә, сәнгатьтә кагыйдәләр бар әллә? Ишеткәнем юк.

Дөрес, алар юк. Ул кагыйдәне безгә беркем дә куймый. Җырчыны тамашачы я кабул итә, я юк. Элегрәк кагыйдәләр булган. Гадәти этик кагыйдә: сәхнәгә ярымшәрә, шәрә чыгарга ярамый!

Чыгалар шул

Әйе. Әмма концертларга йөри торган халык әле бөтенләй зыялылыгын югалтмаган. Шуңа күрә кыска итәкләр киючеләрне бездә кабул итмиләр. Мин үзем дә кабул итмим!

«Әле», — дисез. Димәк, көтәргә була?

Без — ислам диненә таянган милләт. Кеше хәтта намазын укымаса да, бераз хәмерен эчсә дә, барыбер күңел түрендә Ислам кануннарын белә. Шуңа күрә дә татар милләтенең чикләре бар. Әмма тенденция әкрен генә килә, чөнки чит илдән кергән мәгълүмат күп. Әкрен генә шуңа таба якынлашабыз. Күз алдыңа китер, зур корабның курсы борыла, ди. Ул курс кинәт кенә борыла алмый. Шуңа күрә әкрен генә сәхнәгә шәрәләре дә чыгачак. Шуңа таба бара, ни кызганыч. Аннан соң бөтенләй татарча сөйләшү дә бетәр, бәлки.

«Без – үз бөеклеген онытып, йоклаган халык…»


Кайчан татарча сөйләшү кимиячәк?

Минемчә, бер 10-15 елдан соң. Әгәр бик каты үзгәрешләр булып, берәр каты кул килмәсә… Аллам сакласын, сугышлар гына чыга күрмәсен. Сүнеп бетәр микән инде, Алинә?.. Хабаровскилардагы, Камчаткалардагы татарлар безнең телебезне сагына. Алар телебезне белмәүгә борчыла! Анда берничә әби бар. «Шушы әбиләр генә татарча аралаша, бары тик алар гына безгә татар телен ишеттерә», — диделәр миңа, ул якларга баргач. Алар шушы әбиләрне саклап кына тора. «Илшат, алар белән аралашыгыз, зинһар», — дип сораганнар иде.

-Нишләп өйрәнмиләр соң? Шушы әбиләр аларны татарча сөйләшергә өйрәтә аладыр бит.

-Фәнни дәлилләнгән эксперимент бар. Тел яшәсен өчен өч әйбердән торган синтез булырга тиеш: мәктәп, гаилә һәм әйләнә-тирә мохит. Шушы өчесенең берсе булса да югалса, тел бетүгә таба китә. Ярый, мәктәптә булмасын, гаиләдә өйрәнелер, диләр. Алай булмый! Мәктәптә булмаса, бала татар телен өйрәнә алмаячак. Татарча әйләнә-тирә мохит турында әйтәсе дә юк инде. Без менә синең белән сәүдә үзәгендә утырабыз. Берәр татарча язу күрәсеңме? Юк!

-Җаның татар булып калырга тиештер.

-Җаның ничек татар булып калсын, әгәр синең тирә-ягыңда татарлык әз булса?! Физикадагы кебек, кем янында торсаң, шуның даирәсе сиңа сеңә. Үзебезчә әйтсәк, кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың.

-Шулай да оптимист булыйкчы, Илшат абый!

-Өметсез оптимист булсаң гына инде, Алинә.

-Балаларыгыз татарча сөйләшмиме?

-Мин таләп иткәндә сөйләшәләр. Әгәр мин өйдән чыгып китсәм, шул ук вакытта русчага күчәләр. Мәктәпләрендә русча сөйләшәләр. Хәзер мәктәп үзе татар булса да, рус телендә аралашалар бит.

-Мин татар телен кысрыкламаган елларда үсүем белән бәхетлемен…

-Мин дә авылда үстем, туган телемдә рәхәтләнеп сөйләшәм. Бертуган сеңлем Ләйсән бишенче сыйныфка кадәр авылда үсте, татар мәктәбендә укыды. Аннан соң әни белән әти, сеңлекәшне алып, Себергә күчеп китте. Анда, гомумән, татарлар юк. Әмма аңа карамастан, ул хәзер дә рәхәтләнеп татарча сөйләшә. Нигә? Чөнки орлык салынган — татар балалар бакчасы, татар мәктәбе һәм татар гаиләсе. Ә менә безнең балалар татар мәктәпләре, мохите булмаган вакытта үсә. Уйлап кара: телевизорда русча сөйлиләр, Интернетта да рус теле. Бер сүз белән әйтсәк, «приплыли»…

-Батарбызмы?

Белмим… Кешенең иманы иң югары дәрәҗәгә, бугаз буыла башлаганда, менә, ди. Бәлки безнең дә татар теле, милләте, бөтенләй үлгәнен сизә башлагач, бераз сискәнеп китәр. Безнең халыкның тарихы бик зур! Без — бөек халык!

-Бөеклеген генә күпләр аңламый шул…

Үз бөеклеген онытып, йоклаган халык. Филармониядә эшләгән елларда күп илләрдә булырга туры килде. Татар үзенең мәркәзеннән ераграк булган саен, җаны татар була, үз милләте өчен күбрәк яна ул. Күрәсең, тансыклыгын сизә, туган теленең җитмәвен аңлый башлыйдыр. Ә татарлар бик күп! Күбесе чит төбәкләргә, илләргә качып киткән. Чокына башласаң… Күпләр, сәяси мәсьәләләрнең чишелмәвеннән куркып, гаиләләре белән күчкән.

-Сез Казанга килгән башкортмы, әллә инде…

-Мин Башкортстанда туып үскән татар. Зинһар, бутама. Мин татар мәктәбендә укыдым. Безнең авылда башкортлар булмады да, юк та. Менә син татарча яхшы сөйләшәсең. Нигә икән?

-Балачакта гел татарча сөйләшә идек. Әмма минем танышларым, әйтик, татар журналистикасына укырга кергәннәрнең бер-икесе рус журналистикасына күчте. Күпләр рус телен, инглиз телен өйрәнүне яхшырак күрә. Перспектива булмау бәлки?

-Әйе, телнең перспективасы, куллану даирәсе юк. Әкрен генә сүнеп барабыз… Кытайларны гына ал: алар, кайда гына булуларына карамастан, үз җырларын тыңлап, үз телендә сөйләшә. Ә безнең яныбызга ике рус кешесе килеп утырса, хәзер үз рус теленә күчәбез.

-Оялу хисеме бу?

-Татарга кунакчыл булу хас. Килгән кешене зурлау да бар бездә. Казан татарларында үз телләрендә сөйләшергә оялу хисе юк дип уйлыйм. Әмма барыбер татарча сөйләшүчеләр бик әз. Әти-әниләр яшь чакларында троллейбуста, кибеттә татарча сөйләшергә оялалар иде. Алар вата-җимерә русча сөйли иде. Татарлар — икенче сорт кебек… Әйткәнемчә, әниләр Себергә күчте. Менә анда минем белән сөйләшкәндә, әнием янына берәрсе килсә, ул шул ук минутта русча сөйләшә башлый. «Берәрсе кердемени?» — дигәч тә: «Да», — ди. Телдән оялырга ярамый! Алар әле һаман да Себердә яши. Хәзер пенсиягә чыктылар, тиздән кайтырлар, Аллаһ боерса.

-Алар Себергә сезне калдырып киттеме?

-Әйе, җырчы булу теләгем зур иде, дидем бит. Ул елларда инде музыка училищесында укый идем. Акчасыз чаклар да булды, әмма без курсташ егетләр белән бик дус идек. Әнвәр Нургалиев, Илшат Шәехов… Бүген һәрберебез үз юлын тапты. Әнвәр дә танылып китте. Ул бу популярлыкка озак килде. Әле хәтерлим: Казанда беренче концертын куйгач, халык аңа дәрәәү алкышлаганда, Әнвәрнең күңеле тулып, күзе яшьләнде. Молодец ул, мин аның өчен бик шат! Хәзер дә аралашып торабыз. Шалтыраткан саен: «Әү, братым», — дип эндәшә.

-Ә сез популярмы?

-Мин бүгенге көндә үземне популяр җырчыга санамыйм. Популяр булуга әллә ни ашкынмыйм да, чөнки мин бүген бик танылмаган башка стильдә, жанрда җырлыйм. Бәлки имиджны, репертуарны үзгәртергә кирәктер. Эшләргә тырышам, бәлки нәтиҗәсе дә булыр. Әмма, әгәр зур популярлыкка ирешмәсәм, өзгәләнеп йөрмәячәкмен. Үземнең яхшы җырчы булуымны дәлилләдем дип саныйм. Беркем дә: «Илшат Вәлиев җырчымыни инде ул?» — дип әйтми. Үзем өчен җырчы булуымны дәлилләдем. Хәзер кырык яшькә җиткәч, гаиләм, акча эшләү турында уйланам.

-Ник «Барс Медиа»дан киткән идегез? Алар популярлашырга ярдәм итәр иде бәлки.

-Минемчә, продюсер җырчыга имидж ягыннан да, репертуар ягыннан да ярдәм итәргә тиеш. Әмма мин «Барс Медиа» белән эшли башлагач, үземә карата бөтенләй битарафлык сиздем. Мин алар өчен, гомумән, юк идем. Әле аларга концертлардан процент та түләргә тиеш идем. Ә мин әллә ни популяр түгел идем, меңлек заллар җыймадым. Аларга да акча бирсәм, арендасын да түләсәм, артистларга да кирәк, үземә калмый… Шуннан мәҗбүри рәвештә контрактны өздем.

-Бүген ротациядә җырларыгыз бармы?

Хәзер социаль челтәрләр заманы. Әбиләр дә Инстаграмда утыра. Телевидениеның рейтингы төшеп бара. Безнең өйдә телевизор, гомумән, эшләми. Ә радио тыңлыйбыз, ул әле яшәр. Минем бер фикерем бар: телевидение, радио безгә үзләре түләргә тиеш. Элек шулай булган бит! Бу фикеремне ишеткәч, кешеләр мине юләргә саный.

«Ун елдан мин, гомумән, акча эшләү турында уйларга тиеш түгелмен»


-Сәнгатьтән башка берәр эшегез бар мәллә?

-Инвестирование белән шөгыльләнәм.

-Челтәрле бизнес турында ни әйтә аласыз?

-Челтәрле бизнес — ул иң яхшы бизнес. Әгәр кеше уңышка ирешә алган икән, молодец. Безнең җәмгыять кенә әле бу бизнеска әзер түгел. Пирамида, алдакчылар, ди күбесе. Бу дөньяда бөтен уңышлы бизнеслар шушы система буенча төзелгән. Хәтта ислам кануны да челтәрле маркетинг кебек…

-Ничек?

-Дәлиллимме? Челтәрле маркетингта җыелышлар була, мөселманнар да җомга саен җыела. Лидерлар килә, вәгазьләр укыла, шушы юлдан барсаң, синең барысы да яхшы булачак дип аңлатыла. Бу кеше үзенең дустына ярдәм кирәген күрә дә, дустын алып, мәчеткә алып килә. Мулла аңа да сөйли. Һәм менә шулай челтәрле реакция белән китә-китә… Мин үзем дингә бик яхшы карыйм. Уразаларны тотабыз, кануннарны да үтәргә тырышабыз. Биш вакыт намазымны укыйм дип әйтә алмыйм.

-Ун елдан сез нинди булырга тиешсез?

-Ун елдан мин, гомумән, акча эшләү турында уйларга тиеш түгел. Акчам үземә эшләргә тиеш. Ә мин исә үземне сәнгатькә, иҗат эшенә юнәлтер идем. Акча китерер өчен түгел, бары тик күңел рәхәтлеге алыр өчен эшләргә тиешмен.

-Күпләр акча эшлим дип җырлый, әйеме?

-Бездә шоу-бизнес белән сәнгатьне бутыйлар. Алар икесе – ике әйбер, онытмыйк. Әгәр син сәнгать белән шөгыльләнәсең икән, әлбәттә, кануннарны, кагыйдәләрне белергә тиешсең.

-Нинди кануннар бар?

Беренчедән, зәвык. Аннан соң миллилек. Негативка урын булмаска тиеш. Театрны ал, менә сәнгать! Анда баргач, бөтен дөнья онытыла. Сәнгатьтән кеше рәхәтлек алып кайтырга тиеш. Ә шоу-бизнес — ул акча эшләү. Шуңа күрә артистларны нигә болай кыланалар дип гаепләргә ярамый.

«Әгәр „буги-вуги“ биеп булса, нигә боегып утырырга?!»


-Сез «Үзгәреш җиле»ндә катнашмадыгыз бит?

-Юк, мине чакырмадылар. Әмма шуны әйтә алам: юкка алар безнең ретро-җырларыбызга тотынды. Бу проект өчен махсус яңа җырлар язарга кирәк иде. Безнең бит композиторларыбыз бар. Кайбер җырчылар мине борчыды. Мин катнашсам, җырларга бик җитди карар идем. Аларның миллилеген җимерергә ярамый. Шулай да кайберләре кысадан чыкмады. Әйтик, Алинә Шәрипҗанова миллилекне югалтмыйча «Гөлҗамал»ны башкарды. Бер-берсенә туры килмәгән әйберләр була. Туңдырма белән итне бергә кушып ашамыйлар бит инде…

Без ретро-җырларны беләбез, аларны кадерлибез. Әмма бездән соң килгән буын ретро-җыр дип нинди җырларны атар икән…

-Бүгенге көндә дә менә дигән ретро-җыр булырлык җырлар бар, ләкин алар тамашачының күңелендә генә чагылыш тапмый. Без белгән ретро-җырларның күбесендә – сагыш. Сугыш булган, ярлар аерылган… Ә хәзерге буын Бөек Ватан сугышын оныта да башлады. Яшьләрнең сугыш афәтенә дә эмоцияләре калмады диярлек. Нигә боегып утырырга, әгәр «буги-вуги» биеп булса?! Руслар көнчыгыш музыкасына күптән күчеп бетте инде. Менә без дә аларга иярәбез, ә татар милли музыкасының кирәге бетә. Бер 15-20 елдан соң безнең балалар Рөстәм Яхиннарны, Салих Сәйдәшевларны тыңламас, «Җидегән чишмә» дип моңланмас, «Хуш, авылым»ны искә алмас.

Нәрсә тыңлар алар?

-Полина Гагарина, Баста, Гуф… Аларның үз стильләре. Аларны да гаерләргә ярамый. Әнвәр, зур вокалист булмаса да, барыбер үз иҗатын тәкъдим итә. Элвин Грейны да тыңлыйм мин. Ришат Төхвәтуллин да булдыра. «Сарман», «Әпипә» белән генә чикләнмик. Әмма Элвиннар, Ришатның төрек аранжировкасына ярздырылган җырлары төп юнәлеш булырга тиеш түгел. Әйтик, бу юнәлеш дистәләрнең берсе генә. Операсы да булсын. Әмма, кызганыч, тамашачы гына зәвыкны аңларга теләми.

-Хатыныгыз белән аерылыр дәрәҗәдә талашканыгыз бармы?

Безнең нәселдә хатынны калдырып китү юк. Кайбер егетләр бер хатыннан аерылып, икенчесенә өйләнә. Мин дә менә шундый була алыр идем микән?! Алар аерылуларга шундый җиңел карый. Тора-бара хатын үз туганыңа әйләнә бит ул. Мин аны бүген хатын-кыз буларак кына түгел, әти-әнине, баламны яраткан кебек яратам. Ничек инде мин аны ташлап китим? Ул миңа хәтта бик каты этлек эшләсә дә, начар булса да, мин аны куып та чыгармас идем, үзем дә ташлап китмәс идем.

-Хыянәтне дә кичерер идегезме?

-Кичерү белән ташлап китү – икесе ике әйбер. Бәлки хыянәт белән килешергә кирәк булыр иде. Әле балалар да бар бит. Никахлашканда: «Бергә булырга», — дип сүз бирәбез. Ул вәгъдәне без хатыныбызга яисә иребезгә генә бирмибез, Аллаһ Тәгаләгә дә бирәбез. Әгәр хыянәт булса да, андый әйберне Аллаһтан бер сынау итеп кабул итәргә кирәк.

-Нишләп ир белән хатын бер-берсенә хыянәт итә?

-Чөнки алар – түбән кешеләр. Кеше бу тормышны ярата икән, ул бу адымга бармаячак, ул аңа кызык булмаячак. Әле бит Аллаһ каршында да җавап бирәсе бар. Әмма ирләр арасында хатыннарына хыянәт итүчеләр бар. Шайтан котыртадыр, күрәсең. Хобби кебек, балыкка барып кайталармыни…

-Язмыш авырмы, Илшат абый?

-Авыр дип карасаң, авырая гына бара ул. Әгәр рәхмәтле булсаң, киресенчә, тормыш матур һәм рәхәт. Мин үзем Аллаһыма, язмышыма рәхмәтле! Гаиләм бар, иҗат итәм, шөкер.

Илшат Вәлиев Башкортстанның Ярмәкәй районы Иске Турай авылында 1978 елның 14 ноябрендә туган. 1995 елда Уфа сәнгать училищесының вокал бүлегенә укырга кергән. Әлеге уку йортында Илшат Вәлиев дүрт ел угыган. Аның вокал буенча укытучы А. Х. Чемборисова булган.

1999 елда Илшат Вәлиев Казан Дәүләт консерваториясенә укырга керә. Ике ел консерваториядә укыгач, Илшат укуын Казан мәдәният һәм сәнгать университетында дәвам итә. Шушы елларда Илшат Филармониягә эшкә керә.

Филармониядә алты ел эшләгәч, Казан шәһәр филармониясендә солист булып эшли.

Соңгы елларда Илшат Вәлиев үзе генә иҗат итә. Ул туйлар-мәҗлесләр алып бара.

Илшат Вәлиевнең «Яшәсен җирдә сөю» дигән альбомы бар.

Алинә Айдарова

intertat.tatar