Домой Главные новости В области Иманыңны, рухыңны ныгыту кирәк

Иманыңны, рухыңны ныгыту кирәк

0
Иманыңны, рухыңны ныгыту кирәк

Бу көннәрдә Самараның Рощинский хәрби полигонында Татарстан Республикасыннан, Самара һәм Ульяновск өлкәләреннән Махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән хәрбиләр әзерлек уза. Нигездә, аларның күбесе армиядә хезмәт иткән яисә хәрби конфликтлар зоналарында тәҗрибә туплаганнар инде. Араларында ислам динен тотучылар да шактый күп.

Украинада махсус хәрби операция башлангач, оборона министрлыгы традицион дини конфессияләр вәкилләренә хәрбиләр арасында дини-агарту эшләре оештыру буенча карар кабул иткән иде. Бу очраклы хәл түгел, әлбәттә, иман солдатларның рухын ныгыта, гөнаһлардан чистарынуга ярдәм итә. Хәтта һәлак булу куркынычы янаган чакта да хәрби бурычны аңлы рәвештә үтәүне мотивацияли.

Самара өлкәсе Диния нәзарәте хәрби хезмәткәрләр белән эшләү буенча җаваплы итеп Тарихи мәчет имамы Әүһәдетдин хәзрәт Канюкаевны билгелде. Ул, Рощинский хәрби полигонының хәрбиләрне җыю пунктында булып, хезмәткә чакырылучылар белән очрашты, сорауларына җавап кайтарды һәм үгет-нәсыйхәтләрен бирде.

– Ватанны саклау – һәр мөселман кешесенең изге бурычы. Сез хәрби бурычыгызны намус белән үтәрсез, дип ышанам, батырлык, ныклык һәм сабырлык телим. Солдат исән-имин булып, әти-әниләре, гаиләләре янына әйләнеп кайтсын өчен дога кылып торырбыз. Аллаһы Тәгалә исән-имин кайтып, балаларыгызны, әти-әниләрегезне, туганнарыгызны күрергә мөмкинлек бирсен иде, – дип фатихаларын бирде Әүһәдетдин хәзрәт.

Ульян өлкәсе, Чардаклы районыннан мобилизацияләнгән Наил Сантигаров Рощинскийга 28 сентябрьдә килеп эләккән.

– Бер ай чамасы без монда әзерлек узабыз. Моңа кадәр мин армиядә хезмәт иткән идем инде, күнекмәләрне яңадан искә төшерергә туры килде. Тиздән махсус хәрби операция зонасына җибәрергә тиешләр. Без бөтен кирәк-яраклар белән тәэмин ителгән. Кайда эләгербез – әлегә билгесез, – ди Наил.

Димитровградлы Дамир Тимергалиев исә военкоматка үз теләге белән килгән.

– Күз алдыма Бөек Ватан сугышы вакытында бабамнар кичергән авырлыклар килеп баса, – дип аңлата бу карарын. – Мин балаларымның һәм якыннарымның ул вакыттагы авырлыкларны кичерүләрен теләмим. Ике балам бар, күптән түгел кызым миңа онык та бүләк итте. Әлеге карарыма якыннарым каршы килмәде. Башкача булырга да мөмкин түгел: гаилә башлыгы әйткән икән, димәк, ул шулай булачак та. Әзерлек узучы иптәшләремә батырлык һәм сабырлык телим. Барысы да яхшы булачагына ышанам. Иң мөһиме – бурычыңны намус белән үтәүдән курыкмаска, – ди ул.

Әүһәдетдин хәзрәт хәрбиләргә исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде. Очрашу күмәк дога кылу белән тәмамланды.

Данияр Сәйфиев