Домой Наши партнёры Яшәп калу өчен!

Яшәп калу өчен!

0
Яшәп калу өчен!

Сишәмбе көнне “Бердәмлек” өлкә татар газетасын гамәлгә куючыларның яңа составы беренче җыелыш уздырды. Исегезгә төшереп үтәбез, октябрь башында газетаны гамәлгә куючылар арасында үзгәрешләр булды: хәзерге көндә газетаның учредительләре – «Бердәмлек» редакциясе коллективы һәм өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте. Элегрәк басманың гамәлгә куючылары составына Сызран, Похвистнево шәһәрләре, Похвистнево һәм Камышлы районнары администрацияләре керә иде. Гамәлгә куючылар муниципаль органнар булганлыктан, бу редакциянең грант программаларында катнашуына чикләүләр куя иде.

“Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүров белән очрашуда редакция сәясәте һәм финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында фикер алышу булды. «Бердәмлек» газетасы баш мөхәррире Эльмира Варфоломеева сүзләренә караганда, соңгы елларда газета катлаулы вакытлар кичерә. «Авылларда татар мәктәпләре ябылу, ә шәһәрләрдә ачылмау сәбәпле, елдан-ел басмага язылучылар саны кими бара, димәк, редакциянең керемнәре дә төшә. Самара өлкә хөкүмәте тарафыннан бүлеп бирелгән дәүләт ярдәме дә коллективның эшен тулысынча каплау өчен җитми. Соңгы вакытта газета иганәчеләр ярдәме, битараф булмаган милләттәшләр хисабына гына яшәде. Кызганычка, бәяләр үсү типография һәм почта чыгымнарын капларга да җитми. Агымдагы ел ахырына кадәр 220 мең сум акча җәлеп итәргә кирәк. Газетабызны финанслауны арттыру буенча өлкә хөкүмәтенә мөрәҗәгать итү дә файда китермәде», – дип сөйләде ул.

«Туган тел» татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров 50 мең сум акча бүлеп бирергә вәгъдә итте, тик бу гына проблеманы хәл итә алмаячак.

– Кызганычка, газета укучылары чыннан да елдан-ел кими бара. Бу интернет һәм социаль челтәрләрнең үсешенә дә бәйле, чөнки аларның оператив эшләү мөмкинлеге бар. Шулай ук татар авылларындагы мәктәпләр ябылу сәбәпле, туган телебездә укый белүчеләр саны кимүгә дә бәйле. Ләкин бит газетабыз мәгълүмат чыганагы гына түгел, ул бу җирдә татар халкының дус яшәве, оешмалар, газета-журналлар, татар мәктәпләре булдырып яшәве символы да булып тора. Утыз ике еллык тарихы булган милли басмабызны саклап калу – уртак бурычыбыз, – диде Ильяс Гомәр улы.

Моның өчен җыелышта редакция керемнәренең һәм чыгымнарының тулы сметасын әзерләп, өлкә хөкүмәтенә мөрәҗәгать хаты әзерләргә тәкъдим ителде. Шулай ук грант программаларында катнашу һәм иганәчелек ярдәмен җәлеп итү буенча да эш алып барырга, 3 декабрьдә Халыклар дуслыгы йортында татар авыл җирлекләре башлыклары, китапханәләр, почта бүлекләре хезмәткәрләре һәм газета эшчәнлегенең киләчәгенә битараф булмаган эшмәкәрләрне җыеп, Укучылар конференциясе үткәрергә дигән фикердә калды.

Данияр Сәйфиев.