Домой Главные новости В области Исемең дә синең «Яктылык» бит!

Исемең дә синең «Яктылык» бит!

0
Исемең дә синең «Яктылык» бит!

2022 елның 16 маенда Самараның «Яктылык» татар мәктәбе үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтте

Өлкәбездә генә түгел, гомумән Россия күләмендә дә уникаль булып саналган мәктәбебезне күп регионнарда яхшы беләләр. Рәсми рәвештә мәктәп 1997 елда ачылган. Ә чынлыкта, аның тарихы 33 ел элек башланган. 1989 елда Самара шәһәренең 12 санлы кичке мәктәбе директоры Хәридә Габделҗан кызы Дашкина тәкъдиме һәм яңа гына барлыкка килгән “Туган тел” татар җәмгыяте тырышлыгы белән якшәмбе татар мәктәбе оештырыла. 1993 елда шул ук бинада милли компонентлы беренче гомум белем бирү сыйныфы ачыла. Ә ике елдан соң кичке мәктәптән янәшәдә генә урнашкан ябык балалар бакчасы бинасына күченә. Ул вакытта укытучылар һәм «Туган тел» иҗтимагый оешмасы әгъзалары, өйдән өйгә йөреп, татар балаларын җыйганнар.

Бүген исә мәктәпнең популярлыгы шулкадәр югары ки, биредә укырга теләүчеләргә сайлап алу конкурсы аша узарга туры килә. Проект буенча бина 400 укучыга исәпләнгән. Укучылар саны инде 600дән артып киткәнлектән, бүген алар ике сменада укый. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Яктылык» мәктәбе укучыларга иҗади сәләтләрен үстерергә, өстәмә белем алырга мөмкинлек бирә: мәктәптә төрле семинарлар, конференцияләр үткәрелә, Самара шәһәре һәм Татарстан Республикасы галимнәре татар теле укытучыларының квалификациясен күтәрү курслары уздыралар, шуңа да уңышлары күзгә күренерлек: 2013 елда «Яктылык» мәктәбе «Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе» исемлегенә керде, 2015 елда Самара шәһәр округының «Актив гражданин мәктәбе» номинациясендә иң яхшы мәктәп дип танылды, 2021 елда мәгариф оешмалары арасында этномәдәни белем бирү эшен оештыру буенча Бөтенроссия конкурсында җиңде. Шулай ук «Мирас» этнографик музее һәм «Йолдыз» халык бию театры мәктәпнең аерым горурлыгы булып торалар…

«Яктылык»ның 25нче туган көне «Заря» мәдәният сараенда узды. Фойеда Марк Коган җитәкчелегендәге «Самара губернасы виртуозлары» тынлы оркестры татар көйләре уйнап тора. «Яктылык»ны туган көне белән котларга бик күп мөхтәрәм кунаклар килгәннәр: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова, Самара шәһәре администрациясенең Мәгариф департаменты җитәкчесе Илья Осипов, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Әлфия Әхәтова һәм Гөлия Мусина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков, КФУ каршындагы 2 санлы татар гимназиясе директоры Рамил Гайнуллин, Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин, Самара өлкәсенең милли оешмалары җитәкчеләре һәм ата-аналар.

Котлауларны шәһәр Думасы рәисе Алексей Дегтев башлап җибәрде. Ул мәктәпкә бүләкләр тапшырды һәм аңа үсәргә генә түгел, киңәергә дә вакыт җитүен билгеләп үтте. Алексей Петрович сүзләренә караганда, «Яктылык»ка бүлеп бирелгән 12 санлы кичке мәктәп корпусын төзекләндерү буенча проект-смета эшләре инде тәмамланып килә. Шулай ук, ул балаларга әхлакый тәрбия бирү эшендә катнашкан мөфтиебез Талип хәзрәт Яруллинны «Патриотик тәрбия өчен» мактау билгесе белән бүләкләде.

– «Яктылык» – бик үзенчәлекле мәктәп. Биредәге укучылар башкалардан тәрбияле булулары белән аерылып торалар. Аны тәмамлаучылар өлкә икътисадының төрле өлкәләрендә уңышлы эшлиләр. Арада табиблар да, укытучылар да, галимнәр дә, танылган спортчылар да, уңышлы җитәкчеләр дә бар. Иң мөһиме, алар барысы да чын патриотлар булып тәрбияләнгән, Ватанга, милләтенә һәм мәдәниятенә карата мәхәббәт орлыклары күңелләренә салынган. Бу әхлакый традицияләр киләчәктә дә сакланыр, дип ышанам. Аллаһы Тәгалә укучыларыбызның уңышларын күрергә насыйп итсен, – дип теләде Талип хәзрәт.

Чарага «Яктылык» татар мәктәбенең беренче директоры – Мәгариф отличнигы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре Хәридә апа Дашкина да килгән иде. Дулкынланудан, шатлыктан ташып чыккан хисләре, күз яшьләре аша ул укытучыларга һәм мәктәпнең хәзерге директоры Радик Газизовка рәхмәт сүзләре җиткерде: «Мин «Яктылык» мәктәбенең алга таба да үсәчәгенә ышанам, анда укырга теләүчеләр тагын да күбрәк булачак.

Өлкә хөкүмәте дә мәктәбебезгә ярдәм итәр, дип өметләнәм. Барыгызны да яратам, хөрмәт итәм, хәтерлим, беләм һәм бик сагынам», – диде ул.

Бу көнне бик күп матур теләкләр һәм ихлас котлау сүзләре яңгырады. Самара шәһәр округы урынбасары, Самара шәһәре администрациясенең мәгариф департаменты җитәкчесе Илья Осипов мәктәпкә департамент исеменнән акча сертификаты тапшырды һәм мәгариф үсешенә керткән өлеше өчен Радик Газизовны – Мактау грамотасы белән, ә укытучыларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Татарстан кунаклары да Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән укытучыларга югары исемнәр һәм бүләкләр, ә мәктәпкә Республика президенты Рөстәм Миңнехановтан 1 миллион сумлык сертификат тапшырдылар. Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова: «Без күптән инде «Яктылык»ны үзебезнең мәктәп дип саныйбыз, аның тормышы белән бик кызыксынабыз, ә уңышлары белән горурланабыз. Киләчәктә сезгә зурдан-зур уңышлар телибез. Алга! Бергә булыйк!» – дип сәламләде юбилярны.

Яктылыклылар да кунаклар өчен бик күркәм концерт әзерләгәннәр иде. Әлфия Сөләйманова, Асия Сәйфетдинова һәм Вәсимә Фәрдиеваның кызыклы идеяләре, хореографлар Рәшит Гыйззәтуллин һәм Алия Сурина куйган биюләр, вокал укытучысы Алинә Шәмсетдинова әзерләгән җыр номерлары, укучылар Алия Гыйматдинова, Равил Вахитов, Әмир Кантеев, Рушан Йосыпов һәм Илнур Сөләйманов җыеп монтажлаган видеосюжетлар, бәйрәмне алып барган Рәхимә Хәйрова һәм Илшат Исхаков тырышлыгы нәтиҗәсендә концерт күпкырлы һәм масштаблы булып узды.

Тамашачылар залында утырган хореография кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Юлия Кивенко бөтен номерларның да югары дәрәҗәдә әзерләнүе, һәр чыгышта милли гореф-гадәтләр чагылуы турында: «Искиткеч биюләр һәм җырлар. Тел-теш тидерерлек бер генә нәрсә дә юк, афәрин!» – дип бәяләде.

Габдулла Тукайның «И туган тел»ен һәм «Яктылык» мәктәбе гимнын зал аягүрә басып җырлаганнан соң, бәйрәм сәхнәсе Татарстанның «Казан егетләре» төркеменә тапшырылды.

Самара татарларын берләштерүче, гореф-гадәтләребезне саклаучы, яшь буынга нур һәм җылылык өләшүче учак булып янган «Яктылык» мәктәбе озак еллар яшәр, дип ышанып калабыз.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.