Иске Му авылы кешесе Гыйльмулланың гамьсез балачагы – 1928 елгы истәлекләр

0
55


12 декабрьдә Кышкы китап фестивале кысаларында Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә гарәп графикасында язылган борынгы көндәлекләрне тәрҗемә итү буенча лаборатория булды. Лабораториянең бурычы — элек бастырылмаган кулъязмалардан рус һәм татар телләрендә уникаль материал алу.

Гарәпчә текстны Милли китапханә директоры урынбасары Ирек Һадиев, сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин һәм әлеге бүлекнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ильяс Мөстәкыймов укыды. Катнашучыларны тәрҗемә эшенә җәлеп итү өчен һәм текстны компьютерда җыю өчен социаль челтәрләрдә open call игълан ителде. Монда барлык теләүчеләр дә катнаша алды. 20дән күбрәк кеше теләк белдерде, алар арасында КФУ студентлары — филологлар, тюркологлар һәм Казандагы югары уку йортлары мөгаллимнәре бар иде.

Кытайда яшәгән татар кызы Халидәнең көндәлекләрен инде тәкъдим иткән иде.

Әлеге язмада Иске Му авылында туып, шунда яшәгән Гыйльмулла Гыйбадуллин истәлекләрен тәкъдим итәбез. Көндәлекләрдә үзенең гамьсез балачагын, яшьтәшләренең мавыктыргыч уеннарын, авыл көнкүрешен һәм татар бәйрәмнәрен тасвирлый. Истәлекләр 1928 елда теркәлгән һәм халыкчан телдә язылган.

Шулай итеп, сабан чәчүләре җитте. Әти тирес түгәргә башлады. Әти янә елдагыча диләнкә алып урам кисә башлады. Шул вакыт әти агач кискәндә ялгыш орлыкка аударган. Шуннан эстрилек1 килеп симәнәгә агач аударган өчен, сумкаларын ата-ата җенләнгәнен, әти сөйли торган иде. Шуннан әти эстрилекне кунакка чакырып кайткан икән. Әти җомга намазы укырга мәчеткә киткән иде. Без ишек алдында уйнап йөргәндә мылтыклы урыс килеп керде. Инде ул безгә карап «Әтиегез өйдәме» сорауга, «Әти мәчеткә җомга укырга китте, хәзер кайтыр», дип җавап бирдек. Ул инде әти арба куяр өчен абзар белән тоташтан эшләнгән лапас бар иде, шуннан арба өстенә менеп ятып торды. Шуннан әтинең кайтканын кургәч мин «Әти, бер урыс килде, лапаста арбада йоклый» дип җавап бирдем. Шуннан әти аның янына барып эндәшеп исәнләштеләр дә, өйгә чәй эчәргә кереп киттеләр. Без урыс күргәнебез булмагач, алар чәй эчкән җиргә куркып йөрдек. Шуннан алар чәй эчтеләр дә, нәрсәгәдер тимер көрәк тотып урманга менеп киттеләр. Шулай итеп безнең әти шул эстрилек белән дуслашып киттеләр.

Бу вакытларда көннәр матур иде. Эсселәсәм, иптәшләрем белән су коенырга чаба идек. Шулай итеп җыен туйлары җитә иде. Ул вакытларда ашлыкның уңышы яхшы, халык рухы шат була торган иде. Шулай итеп, халык җыен, печән чапкан чакларда эчәр өчен чүлмәк куя торганнар иде. Прәннек-җимеш сатучылар килә торган иде. Халык кунак чакырышып, эчеп исерешеп шау итә торганнар иде. Без, малайлар, кунаклар килсә-китсәләр басу капка төбенә капка ачарга чаба торган идек. Прәннек-җимеш ташласалар, ашага-ашага җыя торган идек. Инде җыеннар беткәч халык печән чабарга башлый торганнар иде. Шуннан эш-эшкә ялганып арыш урагын урырга, көзгә чәчүлек симәнәгә арыш суга торганнар иде. Шулай итеп, ул елны да арыш сабан урагын бетерделәр, ындырга көлтәләр керде.

Ындыр эшләрен бетерделәр, бакчадан бәрәңгеләрне алдылар. Инде мин бу вакытларда тугыз-ун яшьләр чамасында малай идем. Шулай итеп көзләр җитте, мәктәпләр ачылды. Мин мулла мәдрәсәсенә укырга йөри башладым. Мулла һәр көнне «Әлхәм» сүрәсен иҗекләп сабак бирә торган иде дә, чыгып китә торган иде. Кич булса уйнар өчен кунарга чаба торган идек. Иртәнгесен кайтып чәй эчә идек тә, янә укырга дип китә идек. Мулла хәлфә ялламый, үзе генә укыта торган иде. Бер көнне Чүрилино, икенче көнне Арча базарына, аннан кайтып бер көн укытса, туйга кунакка чаба иде. Шулай итеп, атнага ике-өч көн дәрес укып кала идек. Мулла барча укучы балаларына эшләтә иде: салам көлтәләтә иде, пичкә белән су китертә иде, сыер бугы көрәтә, утын кисеп утын ярырга куша иде. Инде шуннан соң, шул укуның тәртибе булмагач, [әти] Курса мәдрәсәсен белешергә китә. Анда укытучылар белән сөйләшеп, мине укырга салырга вәгъдә биреп кайткан. Шуннан әти миңа Чүриле базарыннан чалбарлык-камзуллык материя алып кайтып, тиз генә тектерде дә. әни өсләремне юып, хәзерләп иртә торып чәй эчтек тә, әти чыгып, минем белән Курсага киттек. Кәлимулла абзыйларга барып кердек. Шуннан әти белән мәктәпкә киттек. Барып җиттек мәктәп янына. Мәктәп балалар укыган тавышка шау итеп тора иде. Инде кердек мәктәпкә, сәлам биреп әти күреште хәлфә белән. Аның соңында мине күрештерде. Шуннан миңа хәлфә алдына, каршына күрсәте, мин шунда утырдым. Шуннан әти кайтып китте. Хәлфәм әлифба китабы бирде. Шуннан миңа «ана», «ата» дигән хәрефләрне күрсәтеп дәрес бирделәр. Мин ул вакыт сулагай язмакчы булган идем. Гәбдерәүф хәлфә күреп уң кулыма тотып язарга кушты. Шуннан мин дә карандашымны уң кулыма тотып яза башладым. Шулай итеп, мин үземнең ничек хәреф таныганымны белә алмыйм. Әлифба китабын бик тиз генә танып укый башладым. Фәкать «Мөгаллиме сани» дигән Коръән танымакында булган китапны гына белү читенерәк булды. Кайткач Кәлимулла абзыйның улы Госман абый укытып карый иде, белмәсәм бераз яңаклап җылата иде. Минем ул елны укыган дәрес китаплары: «Әлифба», «Мөгаллиме сани», «Әдәпле бала», «Коръән», «Иман күрми хыйфыз» сабаклары, сан-имла язулар булды. Кәлимулла абзыйлар биш семьядан гыйбарәт иде: Кәлимулла абзый, аның хатыны Фәтиха түти, олы угылы Миннебай, икенчесе Госман иде, кызлары Фатыйма иде. Миннебай дигән уллары гакылсыз иде, чит кешене сөйми торган иде: урынга ятсаң чеметә, ишек алдына чыксаң кыйный, язгы пычраклар да өскә пычрак сибә иде. Шул рәвешчә мине кәһәрләгәнне күреп үзләренә кереп йөрүче шәриктәшемнең әткәсе үзләренә квартир торырга чакыра башлады. Шуннан мин имтиханга атна-ункөн кала Сабит Сәгыйтовларда тордым. Мин аларга элек пәнҗешәмбе-җомга көннәрдә кереп чәйләр эчеп Сәлих иптәшләрем белән уйнарга чыгып китә торган идем.

Шулай итеп язлар җитте, имтиханнар бирдек. Шуннан соң мин һәркөнне иртән торып чәй эчәм дә, бакча як тау кырына барып, әти кайчан алмага килер икән дип, юлдан күзне алмый көтә идем. Шулай итеп әти мине алмага килде. Мин әтием белән чәй эчтек тә, Сабит абзыйлар белән исәнләшеп, әти белән Хәлфәм янына киттек. Әти, мин хәлфәмә садака биреп, исәнләшеп кайтып киттек. Мин шулай беренче уку елында яртынчы сыйныф шәкерте булып укыдым. Ул елны мине укытучы хәлфәм Солтан исемле иде. Шулай итеп, кыш уку сезоны бик күңелле үтте. Ләкин өйдән килгән икмәк җитмичә, бераз уңгайсыз кала идем. Әти икмәк китерәсе атнаны килми кала, йә булмаса, ике-өч көн кала кичегеп килә торган иде. Икмәк бетсә әҗәт алып ашый идем. Ит, ярма, бәрәңге җитми, ашсыз калырга туры килә торган иде. Кыш укыган вакыт, Мәүлет бәйрәменә туктагач, Гыймади абзый килеп алды. Минем шул вакыт муеныма зур гына сызлавык чыккан иде, көчкә авылга кайтып җиттем. Мәүлет бәйрәменнән бер атна элек кенә, әтиләр икмәк китермәгәч, Миннебай ат җигеп аның белән бергә Муга кайттык. Кайтсак, ул вакыт әтиләр өйдә юк, кунакка Сокманга киткәннәр иде. Шулай итеп аш ашап, чәй эчтек тә икмәкләр алып Курсага кайтып киттек. Шул вакыт, Каенсарның Якуб абзый кызы Кәлимулла абзыйларга утырмага килгән иде. Аны да кунакка алып кайтты. Өйгә кайткач, бик күңелле булды. Бәдигыйль апа «Мин сиңа ябышып чыгам» дип каравылчы Гыймади абзыйга наруш кына вәгъдә куйган булды. Шуннан кич булды. Гыймади абзый керде, аш ашадылар, чәй эчтеләр. Шуннан сон әти каравылына чыгып, Гайнетдин Сафасын кыз булып киенергә кушып җибәргән. Шуннан Сафа килеп, хатын- кыз киемнәрен киеп, төенчек тотып өйалды ишек артына качып торды да, шуннан Гыймади абзый белән Бәдигыль апа бергә чыккан булдылар да, Сафа ишек артыннан ияреп чыгып китте. Шул вакыт бик кызык булды. Бәдигыль апага кадәр Фатыйма апа бездә утырмада чакта квартир хәзерләп Фатыйма апа дип Гариф Әскатен Шарифулла абзыйлар өенә алып кайткан. Шәрифулла абзый мунчага барыгыз дигәч, Әсгатъ «Әйдә, барсак барыйк инде» дигән тавышыннан аңлап чыгып җөгергән. Мин шушы укырга барган көзне әтинең анасы карыйлыктан сукыр хәлендә, алтмыш биш яшендә фани дөньядан даре ахирәткә рихләт әйләде. Шул елны яз, март числасында, 1911 елда Һаҗәр туды. Дүшәмбе көн иртә белән таң вакытында дөньяга килгән. Шулай итеп мин беренче уку елында кайткач сабан туйлары булды. Малайлар шау итеп, зәрә боткасы пешертәбез дип ярма, май, сөт, күкәй, утын җыя торганнар иде. Олырак малайлар йомыркаларны сатып, прәннек, кәнфит ашап гүләйт итә торганнар иде.

intertat.tatar

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here