Кадерле әниебез, яраткан әбиебез!
Сине юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, якыннарыңның җан җылысын сизеп, муллыкта яшәргә насыйп итсен. Туар таңнарың өметле, киләчәк һәм бүгенге көнең тыныч, гомер юлың якты булсын.
Котлы булсын синең юбилеең,
Шатлык балкып торсын
йөзеңдә.
Безнең өчен мәңге кадерле син,
Рәхмәт яусын барсы өчен дә.
Син бит безнең өчен якты
кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, мәңге яшь бул,
Иң кадерле якын кешебез.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Шамил, кызларың Әлфия, Гөлия, киявең Али, оныгың Алсу.