Иске Усман курорты

0
Иске Усман курорты

Бер төркем әби-кызлар – Хәнифә Кәримова, Зөлфия Кәлимуллина, Рәхилә Шәйдуллина, Әлфия Зиннурова, Гөлсинә Гыйлаҗева һәм мин, Мәгърифә Гыйльфанова, май аенда 10 көн дәвамында Иске Усман авылының олыларга һәм инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә ял иттек.

Бу урынны авылыбызның «Сочи» курорты дисәк тә була. Аның җитәкчесе Резедә Нуретдинова авыл хатын-кызлары арасында үрнәк итеп куярлык шәхес дисәм дә ялгыш булмас. Шундый җитәкче булганда хезмәт коллективы да мактаулы һәм ихтирамлы була. Монда эшләүчеләрнең барысы да ачык йөзле, тәмле телле, олы кешеләргә яшәү дәрте өстәүче, тәнгә сихәт бирүчеләр. Авыл җирендә мондый оешмалар булмаса, олыларның, сәламәтлекләре чикләнгән кешеләрнең тормышлары төссез, бертөрле генә булыр иде. Без болай да коронавирус зәхмәте аркасында ике елдан артык күрешмичә тордык бугай.

Шуңа күрә бу очрашуны да бик сагынып, куанып көтеп алдык. Ял итеп, төрле бәйрәмнәрдә, кичәләрдә катнашып, без бик күп энергия туплыйбыз, чирләребезне җиңеп яшәргә өйрәнәбез. Авылдашлар белән аралашу да савыгу өчен үзе бер дәва. Оешманың барлык хезмәткәрләренә дә чиксез рәхмәт. Хәтта шофер булып эшләүче Фәнис Сәяров та әбиләрне гел елмаеп каршы ала.

Без һәр иртәне зарядкадан башлыйбыз, аннары хуш исле үләннәр кушып пешерелгән чәй эчеп алабыз да велотренажерда, беговая дорожкада шөгыльләнәбез. Аннары җырлашып-биешеп күңел ачабыз. Алдагы елларда тагын шулай очрашырга насыйп булсын, дип ялыбыздан бик тә канәгать булып таралыштык.

Форсаттан файдаланып, социаль бүлек хезмәткәрләребезне күптән түгел генә үткән профессиональ бәйрәмнәре белән котлап, сәламәтлек һәм түземлек телим. Йөзләрегез кояштай балкып торсын, тормышларыгыз гөрләп чәчәк атсын, гаиләләрегездә иминлек булсын, кайгы-хәсрәтләр урап узсын, эшләрегез уңышлы барсын.

Шулай ук карт әбиләребезне караучы Гөлшат Хәмидуллинага һәм Камышлы авылыннан килеп эшләүче 3 кызга барлык әбиләр исеменнән дә зур рәхмәт белдерәм.

Мәгърифә Гыйльфанова.

Иске Усман авылы, Камышлы районы.