Домой Жизнь татар Татары в регионе Сәламәтлеккә ни җитә?

Сәламәтлеккә ни җитә?

0
Сәламәтлеккә ни җитә?

Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан бүгенге әңгәмәдәшем – терапевт, гомуми практика табибы Риф Хәйдәр улы Гыйбадуллин.

Ул 2004 елда Самараның “Реавиз” медицина университетын тәмамлаганнан соң, Калинин исемендәге өлкә хастаханәсендә гинекология буенча интернатура үтә. Хезмәт юлын туган якларында – Кләүле район хастаханәсендә гинеколог буларак башлап җибәрә. Ике ел эшләгәннән соң, Риф гомум практика табибы белгечлегенә аттестация уза һәм Камышлы районының Иске Ярмәк авылында 7 ел эшли. Яшь табибны Яңа Усман авылына чакыргач – анда, ә 2020 елда “Яшь белгечләргә ярдәм итү” программасы буенча Исаклы районының Сокский авылы ФАПына күчә.

– Бу авылда күптән табиб булмаган, халыкның сәламәтлеге какшаган иде, – дип башлады сүзен әңгәмәдәшем. – Мин монда 2020 елның җәендә эшли башладым. Ә көзен коронавирус котырынып китте. Беренче көннән үк диярлек мин коронавирус белән көрәш фронты линиясендә булдым, “Кызыл зона” – ул шул ук фронт бит инде”, – дип елмая Риф әфәнде. – Яңа дарулар, вакциналар ярдәмендә дә авыруны бөтенләй җиңеп булмый әлегә.

– Ә табиблар, шәфкать туташлары җитәрлекме?

– Кызганычка, бу әлегә хәл ителмәгән проблема. Белгечләр җитми. Әмма, башка районнар белән чагыштырганда, безнең хастаханәдә хәлләр түзәрлек. Һәрбер пациентны җентекләп тикшерү, тиешле дәвалау программасы билгеләү өчен, бездә берничә мобиль бригада бар. Алар амбулатор дәваланучыларны өйләрендә күзәтәләр, хәлләрен контрольдә тоталар.

– Риф Хәйдәрович, сез медицинаның башка юнәлешләре белән дә кызыксынасыз, бугай? Бәлки сез табиблар гаиләсендә үскәнсездер?

– Мин үзем өчен “Психосоматика” дигән бик кызыклы нәрсә ачтым әле. Табиб һөнәрендә бу бик кирәкле фән, минемчә. Күп авырулар кешенең күңелендә яшәгән проблемалар, иске яралар, үпкәләү хисләре, начар уйлар аркасында килеп чыгалар. Димәк, пациентны борчыган проблемаларны белсәң, дәвалау җиңелрәк. Шәхсән минем өчен шулай.

Ә медицина һөнәрен сайлауда гаиләмнең катнашы юк, диярлек. Әтием – шофер, әнием – товаровед. Дөрес, әтиемнең әнисе – Фатыйма әбием, балага узалмыйча интеккән хатын-кызларга төрле массажлар белән ярдәм итә иде.

Табиб булып китүемә очраклы рәвештә кулыма эләккән медицина газетасы сәбәпче булды. Анда йогышлы авырулар турында язылган иде. Миндә шул вакытта табиб булу теләге туды һәм, хыялымны чынга ашыру өчен, югары уку йортына әзерләнә башладым.

– Үкенү хисләре юкмы? Башка һөнәр сайларга булган икән, дигән уйлар булмадымы?

– Юк, үз эшемне бик яратам. Чирдән арынган пациентларның шатлыклы йөзләрен күрүе күңелемә ятышлы. Covid-19 белән көрәшкән дәвердә табибларның бер өлеше һөнәренә башкачарак карый башлады, минемчә. Үз көчең белән генә җиңә торган зәхмәт түгел шул ул, “Кызыл зона”да унар сәгать дежур торырга туры килде. Кайберәүләр “Табиблар таш йөрәкле, алар беркемне дә кызгана белми”, дисәләр дә, бу алай түгел.

– Риф Хәйдәрович, вакцинация темасына килгәндә, бер ел эчендә хәл яхшы якка үзгәрдеме?

– Үзгәрде, әлбәттә. Ләкин безгә авыл халкын прививка ясатырга күндерү өчен вакцинаның организмга ничек тәэсир итүе, ничек эшләве турында әңгәмәләр уздырырга туры килде. Әйе, халык билгесезлектән курка, җитмәсә, интернеттан видеолар карап, табибларга ышанмаучылар да бар иде. Әмма узган җәйне прививка ясатырга теләүчеләр саны сизелерлек артты, ә көзен инде күпчелеге килеп ясатты, дисәм дә ялгышмам.

– Мондый киеренке вакытта буш вакытыгыз да юктыр инде?

– Эшеңне дөрес итеп оештырсаң, күп нәрсәгә өлгереп була – ял итәргә дә, яраткан шөгылеңә һәм гаиләңә дә вакыт табып була, – дип елмая танышым. – Мин балачактан атлар яратам, берникадәр вакыт үзем дә асрадым. Минем бер хыялым бар. Иппотерапия дигән төшенчә ишеткәнегез бармы? Мин менә шушы юнәлештә эшләргә хыялланам. Атлар бит алар искиткеч сизгер маллар, кешенең эчке халәтен бик нечкә тоялар. Шушы сыйфатлары төрле авыруларны дәвалый: пациентның психикасына уңай йогынты ясый, мускулларны ныгыта. Җыеп әйткәндә, кеше организмына биомеханик йогынты ясый. ДЦП, аутизм кебек авыруларны дәвалауда бик уңышлы кулланыла. Әмма, бу эшне оештырып ачып җибәрү бик кыйммәткә төшә, үзем генә җиңеп чыгарлык түгел. Шулай да, өметемне өзмим, бәлки мөмкинлеге булган берәр мәрхәмәтле эшмәкәр килеп чыгар, бу игелекле эшкә алыныр, дип ышанам. Шулай ук хәзерге вакытта популяр булып киткән «Хиджама» ясау белән дә кызыксынам. Яңа Усманда эшләгәндә халыкка әлеге процедураны ясый идем, файдасын күрүчеләр күп булды, бик теләп йөрделәр.

Ә буш вакытка килгәндә – мин җырга-моңга гашыйк кеше. Авылда оештырылган чараларда бөтен гаиләбез белән катнашабыз. Мин үзешчән концертларда җырлыйм, биим. Кызым да, улым да данлыклы “Ак каен” ансамблендә шөгыльләнәләр. Гаиләбез белән Самараның опера һәм балет театрында, циркта булырга яратабыз.

Дини-агарту эшчәнлеге өчен дә, хәйриячелек белән шөгыльләнергә дә вакыт табарга тырышам. Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим белән бергә мөселман яшьләре форумында даими катнашам. 2010 – 2015 елларда Ярмәк авыл җирлеге депутаты итеп сайланган идем. Кыскасы, вакытны бушка, гомерне заяга уздырасы килми. Халкыма, авылыма файдалы буласым килә, – дип елмая Риф Хәйдәр улы Гыйбадуллин.

Бу тынгы белмәс, энергиясе ташып торган ир-егетнең Мактау хатлары, граматолары турында да әйтеп китмичә булдыра алмыйм. Озын исемлектә күзем төшкән берничәсен аерым атап китәсем килә: 2016 елда – губернаторның Рәхмәт хаты, 2020 елда – өлкә губернаторының “За служение людям” истәлекле билгесе, 2021 елда Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин тарафыннан «Әл-Игътисам» («Бердәмлек») медале белән бүләкләнгән.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.