Исламда хатын-кыз хокуклары нык саклана

0
80
Фото: Анна Арахамия

Быел Идел буе Болгары дәүләтенең ислам динен кабул итүенә 1100 ел. Зур вакыйга! Бу бәйрәм Татарстанда гына түгел, Россия Президентының махсус карары нигезендә ил күләмендә билгеләп үтеләчәк. Безне берләштерү, халкыбызга, динебезгә карата уңай мөнәсәбәт тудыру юнәлешендә зур бер адым булыр дип көтелә ул. Дәүләт дине итеп ислам дине игълан ителү ул чакта халык язмышында зур бер яңа сәхифә ача. Шул исәптән – хатын-кызлар тормышында да. Сәясәт фәннәре докторы, профессор, Россия Ислам институты ректоры, Татарстан мөфтие урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтша улы МӨХӘММӘТШИН белән ислам дине хатын-кызларыбызга алып килгән шул үзгәрешләр турында сөйләшәбез. 

Бабаларыбыз ислам динен кабул иткәнгә 1100 ел тула. Динебез бу вакыт эчендә төрле чорлар кичергән: көчәеп, күтәрелеп киткән чаклары да булган, тыелган еллары да. Ислам динен саклап калуда, таратуда хатын-кызларның роле нинди булган?
– Чыннан да, ислам динендә хатын-кызларның тоткан роле бик зур. Әгәр дә дәүләтчелек чорына – борынгырак чорга карасак, хатын-кызларның ролен ассызыклап күрсәтү, мөгаен, әле авыррактыр. Мөселман дәүләтенең ул чакта үз институты булган, дәүләт башында ир-атлар торган, ә хатын-кыз иң беренче чиратта гаиләнең төп тоткасы саналган. Совет хакимияте елларында ислам диненең ул институтлары юкка чыга, динне саклау мөмкинлеге бары тик гаиләдә генә кала. Һәм биредә инде хатын-кызның роле, һичшиксез, зур була. Мин моны үз мисалымда да әйтә алам. Әти-әни эштә, безне иң беренче чиратта Газизҗамал әбием тәрбияләде. Бу хакта һәрва-кыт кабатлыйм: без – чын мөселманча тәрбияләнгән әби-бабайлар белән аралашкан соңгы буын. Дини традицияләр революциядән соң ук юкка чыкмаган – алтмышынчы елларга кадәр сакланып килгән әле. Аны безнең әбиләр, әниләр саклаган. Әби биш вакыт намазын калдырмады: ул намаз укыганда бүлдерергә ярамавын әти-әниләр кечкенәдән сеңдерде. Әбине тирән дини белемгә ия иде дип әйтә алмыйм, әмма әхлак кагыйдәләрен, ислам дине буенча үзеңне ничек тотарга кирәклеген аның аша белдек: ризыкка бисмилла әйтеп үрелергә, табын яныннан дога кылып китәргә… Итне гаиләдә иң өлкән кеше – әби бүлүе, беренче кисәкне әтигә бирүе – барысы да тәрбия дәресләре булган. Традицион гаилә кыйммәтләре буыннан-буынга шулай тапшырылган. Бу урында яулык мәсьәләсенә дә кагыласым килә. Бездә, бигрәк тә зыялылар арасында: «Татар хатын-кызы яулык бәйләмәгән, аның башында калфак кына булган», – дигән фикер яши. Минемчә, дөньяви фотосурәткә генә шулай төшкәннәр. Әнием гомер буе яулыгын салмады, әбиемне әйтәсе дә юк… Әйе, без гаиләдәге бу традицияләрне күреп, шул кысаларда тәрбияләндек. Шуңа күрә ислам диненә яңадан әйләнеп кайту җиңелрәк булгандыр. 
Яңарыш чорында да динне саклауда, таратуда хатын-кызларыбызның роле бәяләп бетергесез. Үзенең алты баласын, онык һәм оныкчыкларын гына түгел, йөзләгән шәкертләрен динле иткән Рәшидә абыстай Исхакыйны искә төшерик. Әлмира апа Әдиатуллинаны: ул – хатын-кызларның бик күп проблемаларын күтәреп, аларны сәяси яссылыкка алып чыккан абыстайларыбызның берсе. Урыннары җәннәттә булсын.

Мәгълүм булганча, исламга кадәрге вакытларда хатыннар ирләрнең бер милке генә булып саналган. Ислам дине кабул итү хатын-кызларның тормышын ни дәрәҗәдә үзгәрткән?
– Ислам кабул иткәнче хатын-кызларның язмышы хакында Согуд Гарәбстанында сакланган чыганаклар аша бик яхшы беләбез. Бернәрсәгә бернинди хокуклары да булмаган! Хокукый яктан карасак, ислам динендә исә мөмкинлекләре бик зур аларның. Беренчесе кәләшкә никах бүләгеннән – мәһәрдән башлана. Кайчандыр зур, мөһим бер институт булган ул. Җәлил хәзрәт очраклы рәвештә генә: «Мәһәрнең күләмен миллион сумга кадәр күтәрергә кирәк», – дими… Беренчедән, ул – хатын-кызны икътисадый яктан яклаучы бер инструмент. Мәһәргә аңа йорт, җир яки машина бүләк ителә икән, болар аның шәхси милке санала. Ире аңа: «Синең җирең (фатирың) бар, әйдә, без аны арендага бирик, шул акчага яшик», – дия алмый. Шәригать кануннары нигезендә, хатын-кыз мәһәрне тулысынча үзе файдаланырга тиеш. Теләсә генә ул аны гаиләсе өчен тота, әйткәнемчә, ире аны мәҗбүр итә алмый. Мәһәрнең күләме зур икән, баласы белән аерылган очракта да хатын-кыз бер тиенсез урамда калмый. 
Икенчедән, шундый зур мәһәр биргәч, гаиләне саклауга ир-ат та башкача күзлектән карый. Кызганыч, татарларда мәһәр бер уенга гына әйләнеп калды хәзер: йөзек яисә бер муенса гына бирә кияү егете. Бу ислам кануннарын бозу түгел, әлбәттә. Шәригатьтә ачыктан-ачык әйтелгән: мөмкинлектән чыгып килешәсез, диелгән. Әмма ул инструмент буларак бүген үзенең ролен уйнамый. Шуңа күрә дә татар-мөселман яшьләре арасында аерылышулар бик күп. Мәһәрнең зурлыгы – гаилә кору мәсьәләсенә, гомумән, җитди карарга этәрер иде. Югыйсә бүгенге яшьләр мәчеткә барып кына никах укытып кайталар да, шәригать кануннарын бозмадык, дип, бергә яши башлыйлар. Ата-аналар күп вакыт аларның өйләнешкәнен дә, соңрак аерылышканын да белми кала. Мин үзем шуңа күрә дә мәчетләрдә никах укытуга каршы. Керде, укытты, сәдака бирде, чыгып китте. Беркем белми! Мулла өйгә килергә, мәҗлес каршында – әти-әниләр, туганнар янында укырга тиеш никахны… Исламда, шәригатьтә салынган инструментлар сакланса, гаиләләр күпкә ныграк булыр иде. 
Әйе, ислам хатын-кызга икътисадый яктан зур мөмкинлекләр биргән. Дөрес, мирас бүлгәндә аның өлеше дүрттән бер генә булуны хокукларын чикләү дип мисал китерәләр анысы. Әмма биредә хатын-кызның хокукын чикләү юк. Гаиләне тоту, алып бару ир-атка йөкләнгән, хатын-кыз шәхсән үзе өчен генә җаваплы. Шуңа күрә милек реаль вазгыятьтән чыгып бүленә. Исламда барысы да тәгаен ачыклап язылган: мәһәрне кияү шунда ук түли алмаса, өлешләп түләп бетерергә тиешлеге дә; әгәр түләп бетермичә үлеп китсә, хатынына мәһәр иренең милкеннән түләнергә тиешлеге дә… Хатын-кызның хокуклары нык саклана исламда! 

Күпләр ислам дине куркытуга корылган дип саный… 
– Юк, болай әйтү дөрес түгел, ислам дине – ул инануга корылган. Аңарда курку-куркыту (страх) дигән категория бар, әлбәттә. Әмма ул иң беренче чиратта безнең әхлакый халәтебезне билгели. Ни өчен Аллаһы Тәгаләдән куркабыз? Аның тарафыннан иңдерелгән һәм без башкарырга тиешле эшләрне бозмыйбызмы дигән курку бу. Әмма дә ләкин ислам динендә икенче нәрсә дә бар: курку халәте – Аллаһы Тәгаләгә инануның түбәнге баскычы дип карала. Ә иң югары баскычы – Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәт. Курку бар һәм булырга да тиеш: ул безнең чикләрне күрсәтә. Әгәр кеше: «Мин бернәрсәдән дә курыкмыйм», – дип, ул чикләрне билгеләми икән, димәк, ул әхлакый һәм хокукый нормаларны бозарга әзер дигән сүз. Аллаһы Тәгаләдән куркуны гади курку белән чагыштырырга һич тә ярамый. Бу – иң беренче чиратта зур җаваплылык. 
VIII гасырда яшәгән Рабиа аль-Адавия дигән бик мәш-һүр, изге бер ханымның безнең заманнарга ук килеп ирешкән сүзләре бер. «Әгәр дә Аллаһы Тәгаләм мин сиңа бары тик оҗмахка керү өчен генә инанам икән, мине анда кертмә. Әгәр дә инде мин үземнең гөнаһларымны бары тик җәһәннәмгә керүдән куркып кына кылмыйм икән, син мине шунда керт», – ди ул. Аның бу әйткәннәре турыдан-туры куркуга кагыла.

Ислам хатын-кызны җәмәгать намазын уку бурычыннан азат итә. Сез бүгенге мәчетләрне хатын-кызлардан башка күз алдына китерә аласызмы?
 – Мәчетләр элек-электән биш вакыт намаз уку урыны гына булмаган. Мәчет аша ир-атлар бөтен яңалыкны белгәннәр, мәхәллә мәсьәләләрен хәл итү өчен анда җыелганнар. Шуңа күрә мәчеттә социаль һәм мәгариф эшләре киң алып барылган. Бүген дә алар шул функцияләрне башкара. Җәмәгать намазларында хатын-кызларның булмавын зур проблема дип санамыйм. Менә безнең институт каршындагы «Әниләр» мәчетендә хатын-кызлар өчен кечкенә зал бар иде. Әмма җомга намазларына ир-атлар сыймый башлагач, без ул залны алардан алдык. Безгә җомга намазына хатын-кызлар йөрми хәзер. Җомга намазы ир-атлар өчен мәҗбүри: ул аны өч мәртәбә рәттән сәбәпсез калдырса, зур гөнаһ санала. Шәригать кануннары буенча хатын-кыз өстендә исә андый гөнаһ юк. Шуңа күрә үзебезнең мәхәллә ир-атларын җомга намазын укудан мәхрүм итә алмыйбыз. 
Әмма бүгенге мәчетләрнең тормышын хатын-кызлардан башка күз алдына китерү авыр булыр иде. Татарстаныбыздагы мең ярым мәчетнең сигез йөзгә якынында бүгенге көндә курслар эшләп килә. Төрле мәгълүматларга караганда, ул курсларга 20 меңгә якын кеше йөри. Аларга белем бирүче ике меңгә якын укытучыларның 80 проценты, әлбәттә, хатын-кызлар. Алар күбесе югары профессиональ белемле, элек мәктәптә укытучы булып эшләгәннәр, аннары мәдрәсә тәмамлаганнар. Шушы 20 меңнән артык кешене хатын-кызларыбыз бүген намазга бастыра, дини белем бирә дип әйтергә була. Революциягә кадәр мөселман илләрендә хатын-кызлар мәчеткә йөрмәгән. Татарларда да шулай булган. Иске татар бистәсендә урнашкан, сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Казаков акчасына төзелгән таш мәчеткә беренче тапкыр кертәләр хатын-кызларны. Совет хакимияте урнашкач була бу. Мәрхүм Вәлиулла хәзрәт: «Шуңа ул мәчет җимерелгән», – дип шаярта иде. 

Исламда ир-ат белән хатын-кызның дәрәҗәләре бертигез диярлек. Ир-атның хокуклары ул гаилә башлыгы, төп мал табучы булганга күрә генә күбрәк. Ә гаиләдә малны күбрәк хатын-кыз тапса? Андый гаиләләр дә аз түгел бит хәзер.
– Ул чыннан да хәзер зур проблемага әйләнде. Европада ир-ат белән хатын-кыз бөтен яктан да тигез булырга тиеш дигән принциптан чыгып эш итәләр. Әмма ислам тигезлек принцибына башкача якын килә. Әйе, алар тигез булырга тиеш – икесенең дә хокуклары чикләнергә тиеш түгел, әмма хатын-кызның физиологик мөмкинлекләренә дә, эмоциональ халәтенә дә карарга кирәк. Мәсәлән, татарларда мәетне җирләгәндә хатын-кызлар зиратка бармаган, өйдән генә озатып калган. Бу традиция шәһәрдә күптән бозылган, әмма авылларда ул әле дә бар. Әти-әни каберләрен күрәсем килә дисә дә, апамның зират капкасын ачып кергәне юк менә… Мәетне җирләгәндә хатын-кыздан бернинди ярдәм юк, ул елап кына басып тора ала. Зираттан еракка куеп, ислам аның рухи халәтен саклый. 
Инде икътисадый якка килгәндә. Хәзер мөселман гаиләләрендә дә эшләмәгән хатын-кызлар юк дәрәҗәсендә, чөнки гаиләне тоту өчен ир-атның гына эш хакы җитми. Иреннән күбрәк мал тапкан хатын-кызлар да бар. Әлбәттә, ул традицион кыйммәтләрне җимерүгә китерә. Хатын-кызның гаиләдәге роле үзгәрә, ул ире белән дә башкачарак сөйләшә башлый. Нәтиҗәдә, аерылышулар да арта. «Балаларымны үзем дә туйдыра алам, нигә иргә дә хезмәтче булырга?» – дип уйлый хатын-кыз… Бу процесс-ларны туктатып – хатын-кызны кире гаиләгә кайтарып булмый инде. Кызганыч, бүгенге глобальләшү чорында гаилә кыйммәтләре дә үзгәрә, аларны саклап калу шактый авыр. Әмма барысы да хатын-кызга – аны үзенең гаиләдәге урынын аңлауга бәйледер. Әгәр ул моңа хакым бар дип, беренче урынга чыгарга тырышса, бу балаларга начар тәэсир ясаячак. Тышкы яктан күренмәсә дә, баланың психологик халәте үзгәрәчәк, аны тәрбияләү проблемага әйләнәчәк. Чөнки балалар өчен, бигрәк тә ир балалар өчен әти авторитет булырга тиеш. 

Бүгенге көндә гаилә проблемаларын хәл итүдә ислам психологларының өлеше зурмы? 
– Әйдәгез, җавапны ерактанрак башлыйк әле. Беләсез инде, фән буларак психология Европада формалашкан. Бүген үзләрен «мөселман психологы» дип йөртүчеләрнең 90 проценты көнбатышта формалашкан шул психологиянең инструментарийларын ала һәм аларны мөселманнар арасында файдалана. Мин аны фиктив инструмент дип саныйм, чөнки ул әле чын мәгънәсендә мөселман психологиясе булып формалашмаган. Гомумән, психологиягә карата ислам динендә мөнәсәбәт шактый үзенчәлекле. «Фән буларак психология ислам диненә кирәкме?» дигән сорау да куябыз әле. Бездә әдәп, әхлак, тәсаувыф бар – шулар аша да кешене тәрбияләү мөмкин. Кызганыч, бүген бөтен дөньяны психологлар басты. Алар өч яки алты айлык курслар узалар да психологик ярдәм күрсәтергә алыналар. Чынлыкта, бу – бизнес. Аларның мөселман гаиләләрендә килеп чыккан проблемаларны хәл итә алуы шикле, чөнки, әйткәнемчә, көнбатыш психологик инструментларын файдаланалар. Әлеге психологлар биргән киңәшләр безнең гаиләләргә хас традицион кыйммәтләрне җимерә генә. Ир белән хатын арасында проблема бар икән, нигә моңа түзеп яшисең, аерыл, ди алар. Иреңнең әнисе белән мөнәсәбәтләр начар икән, иреңнән аерым торуны таләп ит, диләр… Сезнең журналны укучыларга да әйтәсем килә, ниндидер соравыгыз бар икән, киңәш сорап, мәчетләргә, имамнарга мөрәҗәгать итә аласыз. Яхшы казыйларыбыз бар, мәсәлән, Колшәриф мәчетендәге Булат хәзрәт. Шәхсән үземнең мөселман психологларына бернинди ышанычым юк.

Пәйгамбәрләр заманында яшәгән хатын-кызларның кайсыларын бүгенгеләргә үрнәк итеп куярга теләр идегез? Безгә бүген аларда булган сыйфатларның кайсылары җитми?
– Өч мисал китерер идем. Беренче – Аллаһыга тугрылыгын саклау өчен явыз иренә каршы чыгудан курыкмаган Асия. Ул – Фиргавеннең сөекле хатыны. Дан-шөһрәткә, сансыз байлыкка ия чибәр Нил патшабикәсе… Халык ирен илаһ дип белә һәм аңа табына. Теләсә, Асия дә аларны үзенә гыйбадәт кылырга мәҗбүр итә алыр иде… Муса пәйгамбәр тугач, Фиргавеннең аны үтерүеннән куркып, әнисе баланы бишеккә салып суга агыза. Асия исә аны золым иреннән качырып тәрбияләп үстерә. Иренең мәрхәмәтсезлеге өчен бер хатын да Аллаһ каршында җавап бирмәячәк. Залим, эчкече ирләр бүген дә бар. Андый гаиләдә көн итүче хатын-кызлар өчен Асия бар яктан да үрнәк була ала – ирен сылтау итеп диннән баш тармый ул. 
Икенче мисал – Мөхәммәд пәйгамбәрнең беренче хатыны Хәдичә. Пәйгамбәребезгә Коръән иңдерелә башлагач, ул иң элек Хәдичә белән киңәшләшә. Хатыны аңа ияреп иң беренче намаз кылучы, Коръәнне беренче тыңлаучы була. Ул – бай гаиләдән, икътисадый яктан мөмкинлекләре дә зуррак: үзенең бөтен милкен Аллаһы Тәгалә юлына тота. Пәйгамбәребезне кешеләр кире каккач та, ул аңа ышана, ялганда гаепләгәч – хаклыгын раслый, ярдәмсез калгач – ярдәм итә… Тугрылык үрнәге!
Нинди булмаска кирәк дигәнгә дә мисал бар. Өченчесе – шунысы. Нух пәйгамбәрне барыбыз да яхшы белә. Аның хатыны ире әйткән бер сүзгә дә ышанмаган, аны санга сукмаган, ул кушканнарга инанмаган. Ире хакында кешеләргә: «Ул акылдан язган», – дип сөйләгән, аны яманлаган. Моның ахыры нәрсә белән беткәнен дә беләсез… 

Ислам күзлегеннән караганда, яхшы хатын-кыз нинди хатын-кыз ул? 
– Ул – иң беренче чиратта гаилә кыйммәтләрен дөрес аңлаган, гаиләнең ныклыгын, андагы рухи-әхлакый атмо-сфераны саклаган, балаларын дөрес тәрбияләгән хатын-кыз. Исламда гаилә – иң мөһим урында. Гаиләдә тәртип булмаса, җәмгыятьтә дә проблемалар арта. Бүгенге глобальләшү чорында гаилә кыйммәтләренә караш, әйткәнемчә, бик үзгәрде. Европада әнә хатын-кыз 40 яшь тулмыйча кияүгә чыгарга да җыенмый. «Миңа башта карьера ясарга, акча эшләргә кирәк», – ди ул. Балалар тугач та, кабат тизрәк эшкә чыгарга ашыга – сабыйларын ятлар карый. Мондый шартларда анадан балага күчәргә тиешле гореф-гадәтләр, йолалар, дин, билгеле инде, икенче планда кала. Кызганыч, безнекеләр дә хәзер алардан үрнәк ала… 

Гөлнур САФИУЛЛИНА

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here