Казаннарга барган чакта…

0
221

31 октябрьдә Самараның “Яктылык” татар мәктәбе, Похвистнево районының Гали авылы мәктәбе һәм Саратов өлкәсе укытучылары эшлекле сәфәр белән Казанга барганнар. Программада Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 санлы татар гимназиясенең, Арча районының 6 санлы мәктәбенең, Арча педагогия көллиятенең эшчәнлеге белән танышу каралган.

– 1997 – 2000 еллар башында безнең мәктәптә башлыча авылда үсеп, шәһәргә күченгән ата-аналарның балалары укыды. Алар татарча иркен сөйләшә иделәр. Ә хәзерге укучыларыбызның ата-аналары шәһәрдә үскән кешеләр, күбесе туган телебезне аңлый гына, ләкин сөйләшергә авырсыналар. Шунлыктан, балалары да татарча белми… Шушы хәлне уңай якка үзгәртү нияте белән Татарстанның мәгариф оешмалары белән хезмәттәшлек итә башладык, – дип аңлата «Яктылык» татар мәктәбе директоры Радик Газизов.

Сәфәрне оештырырга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Гөлия Фәргать кызы Мусина ярдәм иткән, ә юл чыгымнарын Самара өлкәсенең «Дуслык» региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев, Самара өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Әнвәр Горланов, Самара шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ленар Сабиров һәм Похвистнево районы, Гали авылы эшкуары Мөдәррис Латыйпов булышканнар. Укытучылар аларга олы рәхмәтләрен җиткерәләр.

Сәфәрне мәдәни яктан да баету өчен укытучылар башта Кәрим Тинчурин театрында драматург Илһам Галинең «Гомер буе сине көтәм» спектаклен караганнар, ә икенче көнне Татар гимназиясенә килгәннәр. Бу уку йорты белән «Яктылык» мәктәбе укытучылары күптән таныш һәм тыгыз хезмәттәшлектә тора. Быелдан “Яктылык” мәктәбе әлеге гимназия программасын кулланып, ана теле дәресләрен татар телендә генә алып бара башлаган, ә яңа темалар ике телдә бирелә.

– Элек гимназия эшчәнлеге белән алар җибәргән видео-дәресләр аша гына таныша идек, ә тулаем процессны үз күзләребез белән күрү бөтенләй башка тәҗрибә бирә, – дип сөйли башлангыч сыйныфлар укытучысы Рәмзия Зарипова. – Гимназиядә, рус һәм инглиз телләреннән кала, барлык фәннәр дә татар телендә алып барыла. Укытучылар да, укучылар да саф татар телендә генә сөйләшәләр. Татар кешесе була торып, туган телемне шулай камил белмәгәнемә нык оялдым. Яшьлегемә кайтып, һөнәр сайлау мөмкинлеге булса, фәннәрне татарча гына укыта торган уку йортын сайлаган булыр идем. Мин әлеге сәфәребезне эшлекле визит түгел, ачык дәрес дип атар идем.

Арчаның 6 санлы урта мәктәбе, Габдулла Тукай исемендәге педагогия көллияте, Кырлайдагы Габдулла Тукай әдәби-мемориаль музей комплексы, «Әлифба» музее – барысы да укытучылар күңелендә искиткеч матур, якты кичерешләр булып истә калачак.

– Бу сәяхәт минем йөрәгемдә дә искиткеч җылы һәм якты хатирәләр калдырды, – дип кушыла сүзгә башлангыч сыйныфлар һәм татар теле укытучысы Гөлфия Глушкова. – Бөтен белем бирү учреждениеләрендә дә балалар өчен бөтен уңайлыклар тудырылган, һәр тарафта чисталык һәм пөхтәлек, коридорларда да матур итеп татарча сөйләшүче укучылар һәм мөгаллимнәр йөри – барысы да шаккатырлык. Безнең мәктәп тә яхшы җиһазландырылган, татар теле дә укытыла, әмма омтылырлык үрләр бар икән әле. Ана теле дәресләрендә дә заманча технологияләр куллануга, дәрестән тыш чаралар аша укучыларда сөйләм телен камилләштерүгә аерым игътибар бирергә тиешбез.

Гөлфия Рәшитовнага Арча мәктәбе диварларына язылган халык мәкальләре һәм әйтемнәре бик ошаган. Алар тәрбияви мәгънәгә ия һәм балалар аларны бик тиз отып алалар. Тукай музеен да күбесе беренче тапкыр күргән, Тукай йөргән сукмаклардан узганнар, ул кулланган әйберләргә кагылганнар. Ә Арчаның “Әлифба” музеенда Гөлфия Рәшитовна якташы Сәләй Вагыйзов өчен горурлану хисләре кичергән.

Технология укытучысы Асия Сәйфетдинова, Татарстан кызларының чәчләре җыеп үрелгәненә исе китеп, уку йортларының эчке тәртибе югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте:

– Без күргән белем бирү учрежденияләрендә тәрбия нигезе ныклы. Чөнки анда укучылар дин һәм әхлак төшенчәләре белән таныш, милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне белеп, сакларга өйрәнеп үсәләр, – дип сөйли Асия Госмановна. – “Яктылык” музее җитәкчесе буларак, мәктәпләрдә татар гореф-гадәтләренең сакланып килүенә игътибар иттем. Сәфәрне оештыруда катнашкан һәркемгә коллегаларым исеменнән чиксез рәхмәтләрне җиткерәм, – диде ул.

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Рәхимә Хәйрова да әлеге уку йортларын иң-иңнәр исемлегенә куеп була, дип мактый, эшлекле сәфәрдән уңай эмоцияләр һәм файдалы тәҗрибә туплап кайтуы турында әйтә.

“Яктылык” мәктәбенә быел гына килеп урнашкан яшь белгеч – химия укытучысы Лилия Минһаҗева алдынгы технологияләр кулланып үткәрелгән очракта балаларда фәннәргә карата кызыксыну арта һәм яңа темаларны үзләштерү җиңелрәк була, ди. Гимназиядә узган ачык дәрестә ул химияне кызыклырак итеп оештыруның яңа ысулларын күзәтеп кайткан. Киләчәктә аларны үз тәҗрибәсендә кулланырга ниятли.

Радик Газизов эшлекле сәфәр кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков белән очрашуда да катнашкан, мәктәпнең эшчәнлеге һәм регионнар белән берлектә оештырыла торган проектлар турында фикер алышканнар. Илгиз әфәнде регионнардагы татар мәктәпләре өчен “Татар теленең виртуаль кабинеты” һәм “Татар теленең интеграцияле дәресләре” проектлары эшләнүе һәм киләсе уку елында аларның гамәлгә кертелергә тиешлегенә аерым тукталып: “Әлеге проектлар татар телен үстерүдә мөһим адым булып торыр”, – дип өметләндергән.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here