(Исемнәр үзгәртелеп бирелә)
БУЛГАН ХӘЛ
Кабатланмас беренче мәхәббәт гомер буена якты истәлек булып күңелдә саклана икән ул. Бервакыт, минем язмаларымны яратып укып баручы олы яшьтәге Рәйхана исемле ханым, ачылып китеп, уйламыйча әйтелгән сүз аркасында үзенең якты уй-хыяллары, өметләре җимерелеп, мәхәббәтенә киртә куелуы турында сөйләгән иде. Ул бу хәлдә Таһирә исемле хатынны гаепләде.
…Кызның әнисе шул Таһирә белән ахирәт булып, бик тату, дус яшәгәннәр. Гөлсем укытучы булып эшләгән, Рәйхана Таһирәнең улы Рәшит белән бер сыйныфта укыганнар, бергә уйнап үскәннәр. Балигъ булгач, дуслыклары яшьлектәге күңел ашкынуына, ярату хисенә, чын мәхәббәткә әйләнә.
Рәшитнең әтисе, өч баласын ятим калдырып, юл һәлакәтендә вафат булгач, ике яшь йөрәкнең дуслыгы тагын да көчәя. Ләкин Рәйхананың әтисе бик кырыс кеше булып чыга. Рәшитнең берәр начарлыгын күреп алса да, кызына аның белән сөйләшмәскә куша, араларын өзәргә тырыша. Кичен кинога да җибәрми. Яшьләр көндез булса да качып кына күрешәләр. Бер-берсен шулкадәр яраталар – һич кенә дә аерыласылары килми.
Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Рәшит – төзүче, ә Рәйхана укытучы профессиясен алу өчен шәһәргә китәләр. Ул вакытта телефоннар да юк, арада берөзлексез сагыну-сөю хатлары гына йөреп тора.
9 май көнне Рәшиткә армиягә китү өчен повестка килә. Әлбәттә, әтисе Рәйхананы егетне озату кичәсенә җибәрми. Вокзалга килгәч, Рәшит, юлдан күзен алалмыйча, Рәйханасын көтә. Ә кыз мендәргә капланып, күңелендәге әйтелми калган сүзләрне кабатлый-кабатлый, үкереп елый. Нишләсен? Ата сүзеннән чыгып булмый, каршы килми.
…Беркөнне Таһирә ахирәте Гөлсем белән чәй табыны янында сүз куертып утыралар.
Ахирәтем, синең Рәшитең белән минем кызымның дуслыгы тирән мәхәббәткә әйләнеп бара. Атна саен 3 – 4 хат килә, берсен ачып укыган идем, яңадан яшьлеккә кайткандай булдым. Мондый матур сүзләрне безгә әйтүче булмады шул, азагы хәерле булсын.
Ә Таһирә озак уйлап тормый, вакыт уздыру өчен язадыр, дип әйтеп куя. Шушы сүз җитә кала, Гөлсем бик нык үпкәли, ахирәтләр ачуланышып, аерылалар. “Кызымны теләсә кайсы авыл этенә бирәм, ләкин моның малаена бирмим”, – дип ант итә Гөлсем.
Бу сүзләрне ишеткәч, Рәйхана гарьләнеп елый, килгән хатларны, фотоларны егеткә кире җибәрә. Әмма бөтен җаны-тәне белән Рәшитне өзелеп яратканын беркемнән дә яшерә алмый. Хәтта үз-үзенә кул салырга да уйлый, ләкин тыелып кала.
Укуын тәмамлагач, кыз ындыр табагына эшкә йөри, ә көз җиткәч, юллама буенча башка районга эшкә китә. Ул акыллы, тәртипле, бик тә чибәр була. Абыйсы сеңелесен шулкадәр ярата, кешедә булмаган иң затлы киемнәрне алып бирә, төрле яклап нык булыша. Чит авыл егетләре Рәйхана артыннан өере белән йөри башлыйлар. Кыз барысын да кире кага. Хатларына җавап бирмәсә дә, йөрәк түрендә Рәшит белән саташып яши, һич тә оныта алмый. Ләкин күктә никах укылмаса, җирдә ул берничек тә укыла алмый икән…
Шул егетләрнең берсе белән дуслашып киткәнен Рәйхана үзе дә аңламыйча кала, ә егет кызны ычкындырмас өчен, озакламый яучы җибәрә. Рәйхананың әтисе шуны гына көткән ахыры, берсүзсез риза була. Егет тә укымышлы, чибәр. Шунда ук никах укыталар. Бу хәбәрне ишеткәч, Рәшит ял сорап, авылга кайта. Туп-туры кыз йортына килә. Гөлсем апа, нишләдегез сез, нигә безне аердыгыз, дип елый.
Синең әниең, улым вакыт уздырыр өчен генә йөри, дип әйткән иде бит. Безнең кызыбыз үзебезгә бик якын, кадерле. Без аның бәхетле булуын күрергә телибез. Син үзеңә тиң ярны табарсың әле. Тагын бер ел хезмәт итәсең бар бит әле, – ди Гөлсем.
Рәшит кайтып, әнисен бик нык ачулана, Таһирә хәтта 2 – 3 көн күршеләрендә кунып йөри. Ә егет, ялын да тутырмыйча, хезмәтенә китә. Аның ни кичергәннәрен ул үзе генә белгәндер.
Тугыз айдан соң Рәйхана кыз бала таба. Бабасы үләр алдыннан: “Кызымны бик иртә кияүгә бирдегез, югары уку йортына кереп, укырга иде әле аңа”, – дип әйтеп калдырган булган. Рәйхана, сабыена 8 ай тулгач, бабасының сүзеннән чыкмаска тырышып, югары уку йортына керә. Баланы әниләре карый, ире дә шушы авылга килеп эшкә урнаша. Хатын ял көннәрендә авылга кайтып-китеп йөри.
Шулай бервакыт, Рәйхана вокзалда автобус көтеп утырганда, аңа кемдер карап тора төсле тоела. Як-ягына карана, беркем дә юк кебек. Автобуска утырып, кыз авылга китә. Юлда каршылаучы юк бит инде, ни эләкте, шуңа утырып кайтасың. Йөк машинасы килеп туктагач, Рәйхана сумкаларын кузовка ыргыта да үзе кабинага кереп утыра. Кайтып җиткәч, сумкалары артыннан үрелсә, өстән Рәшит карап торганын күрә. Рәйхана шакката. Рәшит, сумкаларны алып, сикереп төшә.
Җаным, яратам сине, аерылып кайт, балаң белән алам, – дип артыннан килә Рәшит. Рәйхана борылып карарга да курка. Зинһар, кит, мин инде кияүдә, ди дә йортка кереп китә. Ә кичен ире, шайтан котыркан кебек: “Рәйхана, әйдә, клубка чыгыйк әле. Син дә ял итәрсең, мин дә сине сагындым, бергә йөреп кайтыйк”, – дип һаман әйди. Рәйхана күпме генә карышса да, ире аны күндерә. Клубка килеп кергәч тә, Рәйхана Рәшитне күреп ала. Егет аңардан күзен дә алмый күзәтә. Хәтта ире шикләнә башлый:
Бу егет гел сиңа карап тора, альбомыңда да аның фотосы бар кебек күрдем. Кем соң ул? – дип сорый. Шул арада Рәшит тә аларның каршысына килеп баса.
Син Рәйхананың иремени?
Әйе, бу минем хатыным.
Әйдә әле, сөйләшик, – дип Рәшит аны клубтан алып чыга.
Бераздан берәү: “Рәйхана, иреңне үтерәләр бит!” – дип кычкыра. Хатын йөгереп чыга һәм сугышучыларны аера башлый, башка егетләр дә ярдәмгә килгәч, яшь пар качып котыла.
Шулай тормышлары дәвам итә. Инде еллар үткәч кенә, Рәшит, кемнәрдер аша сәлам әйтеп, күчтәнәчләр җибәрә. Тик Рәйхана күчтәнәчне алмый. Ире яшьли вафат булгач та, Рәшит сөйгәне янына килә, хатыны белән аерылырга вәгъдә итә, Рәйхана белән кушылырга димли. Әмма Рәйхана сүзендә тора: “Соң инде, балаларыңны ятим итмә, бәхетле бул”, – дип кире бора.
– Әле бүгенгә кадәр тынычлана алмый, ахыры. Теге хатынын ташлап, башканы алган, диләр. Гомер дигән дәрьяга кушылып агасы, онытыласы килә, тик бернәрсә дә истән чыкмый шул. Урау юллар аша үткәннәр гел алга килеп баса, – дип тәмамлады сүзен ханым.
Саимә МОРЗАХАНОВА
Бердэмлек