8 июньдә социаль хезмәт күрсәтүчеләр көнен билгеләп үтәбез. Бу иң мәрхәмәтле һөнәр, минемчә.
Олы кешеләр белән сөйләшкәндә: “Картлык – кемгә шатлык инде ул”, – дигән моңсулы сүзләрне ишетергә туры килә. Ярый ла, авыр минутларда җаныңа шифа булып ятучы җылы сүзләр әйтүчең, хәлең булмаган вакытында ашатып-эчерердәй, кайгыртучанлык күрсәтердәй кешең булса. Кайбер ялгыз кешеләрнең авыз тутырып сүз сөйләшердәй кешеләре бөтенләй юк бит. Мондый очракларда ярдәмгә социаль хезмәткәрләр килә.
Шенталы районының Денис авылында шундыйларның берсе – Раилә Зәки кызы САТДАРОВА. Ул авыл мәктәбен тәмамлагач, башка кызлар кебек, шәһәргә китәргә ашыкмый, чөнки туып-үскән авылыннан, аның тәмле чишмә суларыннан, уйнап үскән яшел тугаеннан башка яшәүне күз алдына да китерә алмый. Кыз фермага хисапчы булып урнаша. Билгеле, чибәр кызны егетләр күрми калмый. Көн саен ферма урамыннан эшкә барганда, әллә ялгыш, әллә махсус, каршына Шәүкәт исемле тракторчы егет очрый. Ә беркөнне кичен клубтан озата килә, рәхәтләнеп көлешәләр, сөйләшәләр, дуслашып китәләр. Менә шушы матур дуслык озакламый чын мәхәббәткә әйләнә һәм авылда тагын бер яшь гаилә барлыкка килә. Бер-бер артлы аларның мәхәббәт җимешләре – Рузалия, Ләйсән һәм уллары Илфат дөньяга аваз сала. Балалар бераз үсә төшкәч, илдә үзгәртеп кору җилләре исә башлый. Колхозда эш бетә, ә өлкәннәргә ярдәм күрсәтү үзәге ачылгач, Раилә Зәки кызы шушы үзәккә эшкә килә.
Бүгенге көндә Раилә ун әби-бабайга хезмәт күрсәтә.
– Безнең оешма белән Тәнзилә Әгътәс кызы Галимова җитәкчелек итә, ә Наилә Закир кызы Идиятуллина бригадир вазыйфаларын башкара. Оешмабызда барлыгы ундүрт кеше эшли. Үзара бик тату, дус яшибез.
Биредә мин иң озак эшләүчеләрнең берсе – 30 ел буе олыларга, авыруларга хезмәт күрсәтәм. Тора-бара миңа беркетелгән әби-бабайлар бөтенләй үз кешеләрем булып беттеләр. Алар мин килгәнне көтеп алалар, эч пошулары белән дә, шатлыклары белән дә уртаклашалар. Мин барып кергән саен Самат бабай: “Аллага шөкер, кызыбыз килде дә кояш чыкты, дөнья нурланып китте”, – дип каршы ала. Ул бабай үзе дә күтәренке күңелле кеше, шигырьләр укый, бик матур җырлый. Без Хатирә әби белән аны рәхәтләнеп тыңлыйбыз. Ә кәефләре булмаганда авыру кешеләр ачуланыбрак дәшсәләр дә, мин үпкәләмим. Киресенчә, алар миңа үпкәләмәсен өчен, эшемне тагын да тырышыбрак үтәргә тырышам. Кайбер олы яшьтәге кешеләр сабый балалар кебек булалар бит. Ихлас күңелдән рәхмәт әйтүләре, матур теләкләр теләүләре көч-куәт бирә, эшемне яратып башкарырга ярдәм итә. Мин инде үземне шушы хезмәтемнән, якын әби-бабаларымнан башка күз алдына да китерә алмыйм. Хәтта ял көннәрендә дә, телефоннан шалтыратып, хәл-әхвәлләрен белми торсам, күңелем тынычланмый. Кайвакытта үз тормышым белән түгел, күбрәк алар тормышы белән яшим кебек тоела.
Өйгә кайткач, йорттагы һәм өйдәге эшләремне караштыргалыйм да эшләгән эшләргә отчёт язарга утырам. Бусы инде эшләгән эштән дә мәшәкатьлерәк. Коллективыбыз белән авылда үткәрелгән төрле чараларда катнашуы күңелле. Сабан туе булсынмы, Яңа ел, 8 Март яисә спорт бәйрәмеме, без катнашмыйча калмыйбыз. Район күләмендә үткәрелгән “Истоки” фестивалендә катнашып, дәрәҗәле урын яулавыбыз безнең өчен бик кадерле булган иде, – дип сөйли Раилә ханым.
Менә шундый мәшәкатьле, ыгы-зыгылы тормыш казанында кайнап яши Раилә Зәки кызы. Аның тырышлыгы югары бәяләнеп, бихисап Мактау кәгазьләре, дәрәҗәле дипломнар белән бүләкләнгән. Шундый яшь, шат күңелле кеше булырга аңа иҗат ярдәм итә – ул шигырьләр яза. Аның кайбер шигъри тәлгәшләре “Бердәмлек” газетасында да басылып чыкты. Шәхси тормышына килгәндә, Раиләнең тормыш иптәше Шәүкәт – Кошки районында, ә уллары Илфат Самарада, вахта ысулы белән нефть тармагында хезмәт итәләр. Кызлары Рузалия һәм Ләйсән үз тормышлары белән яшиләр, алар яраткан әти-әниләренә биш онык бүләк иткәннәр. Ярдәм кирәксә, ирләре Руслан һәм Виталий белән кайтып җитәләр, авырсынмыйча, ярдәм итәләр.
Яраткан хезмәтенә күңелен биреп эшләгән Раиләне Саҗидә Гыймадиеваның авыру әтисен карарга булышкан җирендә туры китердем, бакчада эшләгәннәрен рәсемгә төшереп алдым. Саҗидә апа: “Раилә безгә үз кызыбыздай якын. Ул бернәрсәдән дә авырсынмый, бөтен эшне дә җиренә җиткереп башкара. Эчеңдәге серләреңне сөйләсәң дә, беркем дә белмәячәк. Зур рәхмәт аңа. Татар халкында “Изгелек җирдә ятмый” дигән гыйбарә бар. Фани дөньяда ни кылсаң да, үзеңә кире әйләнеп кайта бит. Раиләгә дә яхшылыклары меңе белән әйләнеп кайтсын иде. Без әтием белән аңа бик рәхмәтлебез”, – диде.
Ихлас күңелебездән Раиләне һәм аның кебек уңган һәм кешелекле социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Гаиләләренә тынычлык, хатын-кыз һәм ана бәхете, җаваплы хезмәтләрендә түземлек телибез!
Нурсинә Хәкимова.
Денис авылы, Шенталы районы.
Бердэмлек