Үткән атнада өлкә губернаторы Дмитрий Азаров милләтара мөнәсәбәтләр Советы утырышын уздырды. Өлкәдә үз-үзеңне изоляцияләү режимы булганлыктан, милли иҗтимагый берләшмәләр лидерлары белән очрашу видеоконференция рәвешендә үтте. “Мин күзгә-күз очрашып сөйләшү яклы. Әмма коронавирус инфекциясе таралу куркынычы чикләүләр куя. Без бу авырлыкларны бергәләп җиңәрбез һәм, кабат җыелып, булган мәсьәләләрне чәй табыны артында уртага салып сөйләшербез”, – дип билгеләп үтте губернатор очрашу башында.
Күпмилләтле Самара өлкәсендә 157 милләт вәкиле яши. Милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту, милли мәдәниятләрнең үзенчәлеген саклап калу мәсьәләләренә өлкә хөкүмәте зур әһәмият бирә. Өлкәдә мөһим социаль һәм мәдәни проектларны, иҗтимагый инициативаларны гамәлгә ашыру буенча зур тәҗрибә тупланган. “Милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту, үсеп килүче буын кешеләрен тәрбияләү, гаилә традицияләрен үстерү буенча алып барган эшчәнлегегез, хөкүмәт белән хезмәттәшлектә эшләвегез өчен рәхмәт белдерәм”, – дип мөрәҗәгать итте губернатор милли оешмалар җитәкчеләренә.
Региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев татар җәмгыяте тормышындагы мөһим вакыйгалар турында сөйләде һәм киләчәккә планнар белән уртаклашты. 2019 елда Камышлыда узган X Бөтенроссия авыл Сабан туен оештыруда һәм уздыруда ярдәм иткән өчен губернаторга зур рәхмәт белдерде. “Бу бөтен татар халкына да зур бүләк булды. Россиянең 21 регионыннан килгән кунаклар һәм шәхсән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия бәйрәме югары дәрәҗәдә оештырылган булуын билгеләп үттеләр”, – диде ул.
Быелгы чикләүләр режимы сәбәпле, Изге Ураза ае тәмамлану уңаеннан гает намазында Самараның Җәмигъ мәчетендә эшләүчеләр генә катнашты. Аның каравы, бәйрәмнән турыдан-туры трансляция оештырылуы, өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллинның бәйрәм вәгазен онлайн рәвештә тыңларга мөмкин булганы өчен “Дуслык” оешмасы җитәкчесе, барлык мөселманнар исеменнән, Дмитрий Игоревичка рәхмәт сүзләре җиткерде. “Миңа хәтта мөселман булмаган дусларым, хезмәттәшләрем шалтыратып, гает намазын караулары турында белдерделәр, аларга мөселман халыкларының дини мәдәнияте белән танышу бик кызыклы булган. Мондый трансляцияләр ярдәмендә Самара халкы традицион ислам, аның кыйммәтләре, тарихы белән танышачак”, – дип сөйләде Фәхретдин әфәнде.
Моның белән Дмитрий Азаров та килеште. “Бу уңышлы тәҗрибәне без киләчәктә дә кулланачакбыз”, – диде. Аның фикеренчә, кешеләр бер-берсенең мәдәнияте һәм гореф-гадәтләрен күбрәк белгән саен төрле милләт халыклары арасында дуслык ныгыячак.
Очрашуда милли оешмалар җитәкчеләре Бөек Җиңүнең 75 еллыгына карата бик күп чаралар планлаштырылуы, әмма пандемия аркасында аларның күп өлешен уздырмаска яки башка вакытка күчерергә мәҗбүр булулары турында белдерделәр. Спорт турнирлары, концертлар, зур милли бәйрәмнәр дә үткәрелмичә калды.
Дмитрий Азаров билгеләп үткәнчә, бу чараларның барысы да, һичшиксез, уздырылачак. “Планнарыбызны бөтенләй үк үзгәртмик әле, – дип мөрәҗәгать итте губернатор. – Кешеләр хәзер очрашу-күрешүләргә зарыккан. Шуңа планлаштырылган барлык чараларны да үткәрәчәкбез. Моның өчен мөмкинлекләр якын арада барлыкка килер, дип ышанам”.
Очрашуда катнашучылар авыр хәлгә тарыган гаиләләргә ярдәм итү мәсьәләләренә дә кагылдылар. “Коронавирус аркасында күп гаиләләрнең матди хәле начарланды. Безнең иҗтимагый оешма мохтаҗларга азык-төлек сатып алып, мөмкин кадәр ярдәм күрсәтте. Россия Федерациясе гражданнары булган күп балалы таҗик гаиләләренә матди ярдәм күрсәтү мөмкинлеген табуыгызны соралабыз”, – дип мөрәҗәгать итте губернаторга региональ “Пайванд – Бердәмлек” иҗтимагый таҗик оешмасы идарәсе рәисе Даврон Йосыпов. Губернатор Россия президенты тарафыннан күп балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча төрле программалар булдырылуы, өлкә хөкүмәте дә өстәмә чараларны тормышка ашырып килүе турында искәртте. “Без бу хәлне бик җитди рәвештә тикшерәчәкбез. Кирәкле ярдәм күрсәтеләчәгенә шикләнмәгез”, – дип ассызыклады Дмитрий Азаров. Губернатор төбәкнең социаль-демографик һәм гаилә сәясәте министры Марина Антимоновага һәр гаилә буенча вазгыятьне шәхси контрольгә алырга кушты.
Видеоконференция вакытында Самара өлкәсендәге миграция вазгыяте дә тикшерелде. Бүген өлкәбездә 58116 чит ил гражданы яши. Үзбәкстан гражданнарының бер өлеше туган якларына кайту нияте белән Самара өлкәсе һәм Казахстан чигендә җыелганнар. Әмма пандемия аркасында чикләр ябылу сәбәпле, алар туган илләренә кайта алмыйча торганнар. Самара губернаторы катнашы белән генә алар өйләренә кайтып җитә алганнар. Үзбәк милли җәмгыяте вәкилләре проблеманы хәл итүдә катнашкан губернаторга рәхмәтләрен белдерделәр.
“Әйе, без бу кешеләргә ярдәм күрсәттек. Монда иҗтимагый оешмаларның, диаспораларның өлеше зурдан. Россиянең чит ил эшләр министрлыгы, Үзбәкстанның Россиядәге илчелеге белән бергә эшләү нәтиҗәсендә меңнән артык кеше туган якларына кайту бәхетенә иреште. Әлегә 273 кеше генә Большая Черниговка районында кала бирә”, – дип билгеләп үтте Дмитрий Азаров. Якын арада бу кешеләрне Ватаннарына җибәреп булмый әле, килешүгә ирешелмәгән. Самара өлкәсенең “Алишер Навои” исемендәге үзбәк милли-мәдәни үзәге иҗтимагый оешмасы президенты Исраилҗан Нурмәтов кардәшләрен әлегә Казахстан чигенә килмәскә, яшәгән урыннарыннан кузгалмаска чакырды.
Губернатор билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта гомумән илебез һәм Самара өлкәсе икътисади югалтулар кичерә. “Россия Президентының зирәк сәясәте халыкка һәм икътисад секторларына өстәмә ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бирә. Икътисадны яңадан торгызу җиңел булмаячак, әмма без бергә бу эшне башкарып чыгара алачакбыз”, – дип белдерде Дмитрий Игоревич.
Дмитрий Азаров чит илләрдән ватандашларыбызны кайтару проблемасы турында да сөйләде. Бу мәсьәләдә Самара өлкәсе хөкүмәте Россиянең тышкы эшләр министрлыгы, консуллыклар һәм илчелекләр белән тыгыз элемтәдә тора. Чит илләрдә авыр хәлдә калган гражданнарга төрле яклап ярдәм күрсәтелә.
Очрашу ахырында регион башлыгы милли җәмгыятьләрнең актив лидерлары алдыбызда торган бурычларны хәл итәргә ярдәм күрсәтерләр, дигән ышаныч белдерде. “Моның өчен бездә ихтыяр көче, татулык һәм үзара аңлашу бар. Димәк, бар да яхшы булачак”, – дип нәтиҗә ясады регион башлыгы Дмитрий Азаров.
Әминә Шиһапова әзерләде
Бердэмлек