Домой Общество Әй, Каршы, Каршы…

Әй, Каршы, Каршы…

0
Әй, Каршы, Каршы…
Фото: Елховский район

Елховка районының көньяк почмагында, киң елга буенда урнашкан безнең Мулла авылы. Шушы елганы кичеп, тау башына менсәң, зур булмаган урманга эләгәсең. Шушы урманны авыл халкы элек-электән “Каршы” дип атаган. Авылга каршы торган өчендер инде.

Ул урман зур түгел, мәйданы 50 гектарлар чамасы. Анда төрледән-төрле агач үсә, язын ул аллы-гөлле хуш исле чәчәкләргә күмелә. Халык урманны бик ярата. Авылыбызны ансыз күз алдына да китереп булмый. Бу урман кышын да, җәен дә авылыбызга ямь биреп тора. Кышын аучылар анда ауга йөри. Урманны балалар да бик ярата. Алар анда ашый торган үләннәр, җиләк-җимеш җыялар.

“Каршы” һәрвакыт авыл халкын үзенә тартып тора. Элегрәк анда шаулап Сабантуйлары узган. Авыл яшьләре, күрше авыл яшьләре белән очрашып, күңел ачканнар. Хәзер бу күренешләр бик сирәк була. Кыскасы, ул – авылыбызның матурлыгы да, байлыгы да.

Авылыбызга шундый матур урын сайлап урнашканнары өчен бабаларыбызга зур рәхмәт әйтәсе килә. Шул уңайдан “Каршы”га багышлап шушы җырымны яздым да инде.

Әй, Каршы, Каршы

Авыл халкы яратадыр

“Каршы”да ял итәргә,

Чөнки “Каршы” шундый урын,

Юк андый бер җирдә дә.

Кушымта:

Әй, Каршы, Каршы, Каршы –

Авылыбызның йөзек кашы,

Авыл яме булмас иде,

Әгәр булмасаң каршы.

Кая булсак та, без аны

Саклыйбыз күңелләрдә,

Каршыга булган мәхәббәт

Сүнми дә, сүрелми дә.

Сагынганда без кайтабыз

Авылыбызны күрергә,

Шунда “Каршы” дәшеп тора

Ял итәргә үзенә.

Авылыбызны китереп булмый

“Каршы”сыз күз алдына,

Авыл яме – каршы урман

Елның һәр фасылында.

Юныс ЗӨЛКӘРНӘЕВ,

Самара шәһәре.