Домой Жизнь татар Татары в регионе Совет эшчәнлегендә уңышлар телибез

Совет эшчәнлегендә уңышлар телибез

0
Совет эшчәнлегендә уңышлар телибез

“Самара өлкәсенең татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе” идарәсе рәисе Ильяс Гомәр улы Шәкүров өлкә хөкүмәтенең бәяләрне һәм тарифларны җайга салу департаменты каршында эшләп килүче Иҗтимагый совет рәисе урынбасары итеп сайланды.

Исегезгә төшереп үтәбез: “Самара өлкәсенең татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе” татар эшкуарларын берләштерү һәм икътисад, фән, мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлек итү, хөкүмәт органнары белән элемтәдә булу максаты белән оештырылган иде. 2011 елдан бирле Ассоциация татар милли чараларын үткәрү, стипендияләр бирү, мәгълүмати проектларны тормышка ашыру спонсоры булып тора.

Энергия ресурслары өлкәсендә бәяләрне һәм тарифларны җайга салу департаменты каршында эшләп килүче Иҗтимагый совет иҗтимагый-консультатив орган булып санала. Ул энергия ресурслары кулланучыларын берләштерү, дәүләт сәясәтен үтәү эшчәнлегенә җәлеп итү, гадел тарифлар эшләп чыгару, хезмәттәшлек итүнең яңа формаларын уйлап табу, анализлау һәм контрольдә тоту, тәкъдимнәр кертү һәм экспертиза үткәрү, коррупциягә каршы тору һәм башка шундый мөһим эшләр белән шөгыльләнә. Юриспруденция һәм икътисад өлкәсендә тирән белеме булган Ильяс әфәнде Шәкүровны котлыйбыз һәм Совет эшчәнлегендә уңышлар телибез.

Данияр Сәйфиев