Домой Жизнь татар Йә, Рәхмәтле Раббым,насыйп итсәң иде!

Йә, Рәхмәтле Раббым,насыйп итсәң иде!

0
Йә, Рәхмәтле Раббым,насыйп итсәң иде!

Похвистнево районы, Мәчәләй авылының Үзәк мәчетендә Мәүлид кичәсе үткәрелде. Быел Мөхәммәд пәй-гамбәребезнең (с.г.в.) туган көне 17 октябрьгә туры килде. Бу көнне мәчеткә җыелган халык алдына чыккан имамыбыз Галиулла хәзрәт Мамышев Пәйгамбәребез (с.г.в.) тормышын, камил холкын сөйләп, һәммәбез дә аңа охшарга тырышырга тиешбез, дип әйтте.

– Мәчеттә Мөхәммәд пәйгамбәребезгә (с.г.в.) мәүлид укылса, ул дин йортының тирә-ягын фәрештәләр чорнап алырлар һәм салават әйтеп торырлар, – дип сөйләде вәгазендә Галиулла хәзрәт. – Ул мәчеткә Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән вәба (бу очракта коронавирус) авыруы да кермәс.

Чыннан да, мәчеткә йөрүчеләр саны 15 кеше булса да, прививкалар ясаткач, беребез дә чирләмәдек. Шунысы да бар, санитар нормалар мәчеттә катгый рәвештә үтәлә: антисептиклар бар, бина кварц белән әледән-әле эшкәртелеп тора, еш алмаштырыла торган маскаларны салмыйбыз, намазга басканда буш рәтләр калдырабыз.

Шуңа да зур бәйрәмебезне, бер дә шикләнмичә, бергәләп уздырдык. Сөекле Пәйгамбәребезнең туган вакытын бәян иткән касыйдәне укучыларга һәм тыңлаучыларга Пәйгамбәребезнең шәфәгатен насыйп итсәң иде. Соңыннан әти-әниләребезгә, мәрхүм-мәрхүмәләребезгә дә дога кылдык.

Йә, Рәхмәтле Раббым, киләчәктә дә шушы бәйрәмне тагын да бергәләшеп үткәрергә насыйп итсәң иде!

Шамил МАМЫШЕВ.

Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.