Домой Жизнь татар Йөрәкләрдә учак ягасың

Йөрәкләрдә учак ягасың

0
Йөрәкләрдә учак ягасың
Сахия Шавалеева

Беренче сентябрь, мәктәп, укытучы… Кемнең генә йөрәгендә уелып калмады икән кыңгыраулы мәктәп еллары?! Кеше кем генә булмасын: укытучымы, инженермы, төзүчеме, тегүчеме – тормышы мәктәп бусагасыннан башлана. Хәреф танырга, инша язарга, китаплар укып дөньяны танып белергә өйрәтә ул, мәктәп. Ул балага беренче тормыш дәресләрен дә бирә, дуслык һәм беренче мәхәббәт хисләре дә мәктәп елларында туа… Һәркем еллар биеклегеннән үзенең мәктәп елларына әйләнеп карыйдыр, мәшәкатьсез, кайгы-хәсрәтсез, күңелле балачагын, яраткан укытучыларын, сыйныфташларын искә аладыр.

Камышлы районы, Иске Ярмәк авылы мәктәбенең 1986 елгы чыгарылыш укучылары мәктәп бусагасыннан атлап чыгып киткәнгә дә инде 35 ел гомер үтеп киткән. Шул сәбәптән, алтын көзнең матур бер көнендә, укытучылар көне алдыннан, сыйныфташлар белән очрашу кичәсе оештырырга уйладык. Хәзерге заманда ул кыен түгел, кәрәзле телефон аша Айсылу белән Фәрзания классташларыбызны очрашуга чакырдылар. Чулпан, Яңа Ярмәк авылыннын килеп укучылар белән бергә 35 кеше барладык. Кызганычка, күбесе килә алмады. Очрашуга Сургуттан, Мәскәүдән, Самарадан кайтучыларга зур рәхмәт.

Баштан мәктәпкә кереп, укыган классыбызда, үзебезнең урыннарга утырып, бергә укыган елларыбызны, төрле кызык та, кызганыч та выкыйгаларны, укыткан апа-абыйларыбызны искә төшереп алдык. Барысы да әле кичә генә булган кебек, чәчләребезгә инде чал сырса да, йөрәгебез әле һаман яшь иде сыман.

Беренче укытучыбыз Әкълимә апаны һәм башкаларны кадерләп искә алганда, йөрәгебез кысып-кысып алды. Күбесе безнең арада юк инде. Укытучыларыбыз! Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәндә, колач җәеп, хуш киләсең, балам, диеп каршы алучы, еллар буе шатлык-борчуларны бүлешеп яшәүче, олы тормыш юлына аяк баскач та, төпле һәм акыллы киңәшләрен бирүче идегез Сез. Безгә белем биргәнегез, кеше итеп тәрбияләгәнегез өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәбез.

Укытучым! Эшең җиңел

түгел,

Мәшәкатьле синең язмышың.

Сабырлыгың җыеп, яшь

буынның

Төзәтәсең күпме ялгышын.

Уртаклашыр өчен

кайгысын да,

Шатлыгын да вакыт

табасың.

Салкыннарда җылы сүзең

белән

Йөрәкләрдә учак ягасың.

…Мәктәптән чыккач, күчтәнәчләр, чәчәкләр алып, әле дә исә-сау булган класс җитәкчебез Сәхия апа Нурсәхи кызы Шәвәлиева янына киттек. Шушы яман чирдән дә курыкмыйча, капка төбендә безне сагынып көтеп утыра иде ул. Барыбызны да танып, үз баласыдай аркабыздан сөеп, хәлләребезне сорашты Сәхия апа. Озак кына сөйләштек, үткәннәрне искә алдык, барыбыз да яхшылыклары өчен аңа олы рәхмәтләребезне белдердек. Соңыннан Ярмәк вагына Сәхия апа белән бергәләп бии-бии хушлаштык. Ул без күздән югалганчы карап, озатып калды.

Очрашуыбызны юл чатындагы Алекян кафесында дәвам иттек. Сүз уңаеннан, кафе хуҗасына бик зур рәхмәт әйтәсе килә: шундый зәвык белән эшләнгән зур һәм матур бина, зәвык белән корылган өстәлләр, тәмле ашлар өчен анда эшләүче кешеләргә зур рәхмәт.

Сүзләр күп җыелган икән. Көндез башланган очрашу төнгәчә дәвам итте. Мәктәп елларында булган кызыклы вакыйгалар: сентябрьдә чөгендер алулар, язгы ташу вакытында укырга килә алмаучылар, иске уку бинасында мич янында җылынып торулар, ыштаннарыбыз бозга катканчы Юкәле таудан шуулар – һәммәсен дә искә төшереп утырдык, сөйләшеп туя алмадык. Һәрбер сыйныфташ үзенең уңышлары, кайда кем булып эшләве, гаиләсе турында сөйләде. Укытучыларыбыз кайчак бик таләпчән булсалар да, безне яхшы кешеләр итеп тәрбияләгәннәр. Шөкер, без барыбыз да бу тормышта үз юлыбызны таптык. Арабызда табиблар да, укытучылар да, эшмәкәрләр дә, гади эшчеләр дә бар. Ләкин кем генә булсак та, бүгенге болгавыр тормышта үз кыйблаларыбызны югалтмадык, чын кеше булып кала белдек. Шуңадыр да беркемнең дә тормыштан зарлануын ишетмәдек, һәркемнең Ходай биргән гомеренә шөкерана кылып яшәвенә шатландык.

Очрашу, күңелләрдә якты эз калдырып, киләчәккә яңа өметләр уятып, сизелмичә генә үтеп тә китте. Һәрберебез кичәдән яңа көч, энергия һәм тормыш яме алып китте. Киләчәктә дә менә шулай тату, бердәм булып яшәргә язсын иде. Сыйныфташларыма исәнлек, озын гомер, эшләрендә зур уңышлар теләп калам. Я Раббым, барыбызга да исән-сау булып, кабат шундый матур очрашулар насыйп булсын иде.

Мәктәп, мәктәп! Синдә

укып үскәч,

Барасы юл ачык күренә.

Синнән башланган тормыш

юллары

Балкып үтә гомер түрендә.

Әй, мәктәбем, белем учагы

син!

Гомеремнең гүзәл бер чагы.

Классташларым белән

очрашулар

Язсын Ходай безгә күп

тапкыр.

Рушания СӘЛАХОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.