Домой Главные новости В области Милли театрлар өчен кискен көрәштә

Милли театрлар өчен кискен көрәштә

0
Милли театрлар өчен кискен көрәштә

2021 елның 17 маенда гамәлгә кертелгән “Президентның культура инициативалары фонды” мәдәният өлкәсендәге социаль проектларга грантлар бирү өчен оештырылган. Беренче конкурска Самара өлкәсеннән 248 проект җибәрелгән, шуларның 33се грант алу бәхетенә ирешкән. Җиңүчеләр исемлегендә Камышлы районы да бар. “Камышлының милли театрлар фестивале” дип аталган проект Самара өлкәсенең генә түгел, күрше регионнарның да милли театрларын бер командага берләштерәчәк. Икенче сүз белән әйткәндә, ул халык театрларын үстерү мәйданына әвереләчәк.

– Проект программасы нигезенә дә шул идея салынды. Бу Идел буенда яшәүче төрле милләт театрларын, димәк, халыкларын да берләштерәчәк, – дип сөйли проект җитәкчесе Римма Галимуллина. – Иң уңышлы проектны билгеләү өчен 80 балл бирелсә, Камышлы проекты 78,2 балл белән бәяләнгән. Шулай итеп, әлеге проектны тормышка ашыру өчен президент инициативалары фондыннан 738 мең сум акча алып булачак. Софинансирование буенча Камышлы мәдәният бүлеге биргән 145 мең акча фестивальне уздыру, сәхнә кирәк-яраклары сатып алу, костюмнар тегү һәм “Милли фестиваль” сайты булдыру өчен тотылачак.

Милли фестиваль киләсе елның 27 мартында, Театрлар көненә туры китерелеп, уздырылачак. Проектны язучылар аның дәвамлы булачагына һәм милли театрлар сәнгате гөмбәзендә күренекле чара булып балкыячагына ышаналар.

Илүсә ГАЙНУЛЛИНА.