Домой Жизнь татар Татары в регионе Җәйге ял – балачак бәйрәме

Җәйге ял – балачак бәйрәме

0
Җәйге ял – балачак бәйрәме

Хәзерге заман яшьләре уңайлы ял итсеннәр өчен бихисап мөмкинлекләр булдырылган. Җәйге ял өчен шәһәребездә андый урыннар аеруча күп. Күпсанлы парклар, стадионнар, Идел буе… Анда рәхәтләнеп велосипедта, скейтта һәм самокатта йөрергә була, кыскасы, саф һавада һәркем күңеленә хуш килерлек ял итү ысулын сайлый ала.

Ә менә «Яктылык» мәктәбе укучылары җәйге ялларын кызыклы гына түгел, файдалы да уздыралар. Чөнки алар ел саен Татарстанда «Заречье» лагере оештырган «Гөлстан», «Дуслык», «Нурлы алан» сменаларында, «Сәләт» форумының «Болгар – Туган тел» аланында ял итәләр. Анда алар татар телен, мәдәниятен тирәнтен өйрәнәләр, төрле тематик блокларга бүленгән мәдәни һәм белем бирү чараларында катнашалар, татар теле мохиты булдыру үзенчәлекләре белән танышалар.

– «Болгар – Туган тел» аланы 2014 елда оештырылган булган. Беренче елларда безнең мәктәп укучылары анда чакырулы кунаклар рәвешендә генә бара ала иделәр. Ә 2016 елдан башлап, анда ел саен 50 – 80 «Яктылык» укучысы ял итә башлады. Быел безнең мәктәпкә, юбилеебыз уңаеннан, Татарстан 100 урын бүләк итте. Татарстан лагерьларында безнең укучылар бушлай ял иткәнне аерым билгеләп үтү урынлы булыр, дип уйлыйм, – дип сөйли «Яктылык» мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айназ Фәхертдинов. – Моннан тыш, безнең укучылар Самара өлкәсендә «Арго», «Волгаренок» сәламәтләндерү-белем бирү профильле үзәкләрендә дә сәламәтлекләрен ныгыталар. Анда башлыча спорт сөюче укучыларыбыз бара.

Яшүсмерләрнең җәйге ялы төрле лагерьларда узуын бик хуплыйм. Тәҗрибәмә таянып шуны әйтә алам: мондый төр ял балаларга киләчәктә һөнәр сайларга, үз алдына максат куя белергә һәм хыялларына ирешү өстендә эшләргә этәргеч булып тора. Алар әлегә кадәр таныш булмаган кешеләр белән мөнәсәбәтләр төзергә, мөстәкыйль булырга өйрәнәләр, яңа дуслар табалар. Гадәттә, андый ялдан кайтучылар шунда ук кабат бару теләген белдерәләр, – ди әңгәмәдәшем.

– Минем олы кызым Регина Яктылык мәктәбенең 5нче сыйныфын тәмамлады. Ул быел беренче тапкыр «Болгар -Туган тел» сменасында ял итте. Анда беренче көннән үк балалар искиткеч шәп мохитка кереп чумалар. Балаларның буш вакытлары юк та диярлек. Алар, көн буе төрле чараларда катнашып, вакытларын кызыклы да, файдалы да итеп уздыралар. Хәтта телефонны кулга алу теләге дә юк. Күзләре янып тора, йөзләрендә киң елмаю, шаяру-көлү! Гитарага кушылып җырлау-көйләү… Яшүсмерләргә яңа танышулар, дуслар, дусларга әверелгән әйдаманнар белән аралашу яңа дөнья ача.

Ял бик югары дәрәҗәдә оештырылган, дип әйтер идем. Боларның барысы өчен дә яраткан мәктәбебезгә, балаларыбызга шундый файдалы ял оештыручыларга, җитәкчеләргә, әйдаманнарга, фотографларга, видеографларга, пешекчеләргә, Татарстанга, гомумән, балачак бәйрәменә катнашы булган һәркемгә дә зур рәхмәт! – дип бүлеште хис-кичерешләре белән Гөлназ Сафина. – Кызым лагерьдан кайтып берничә көн торды да, тагын сумкасын җыеп, Биләргә – «Болгар -Туган тел»нең икенче чакырылышына китеп барды.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.