Надеждино авылы мәчетенә – 25 ел

0
54

Надеждино авылы тарихы әби-патша Екатерина чорыннан башлана. Ул Идел буендагы буш җирләрне герман халкына биргәч, Александрталь дип аталган немец авылы барлыкка килә. Герман кешеләренә җир эшкәртү, мал үрчетү өчен эшчеләр кирәк булганлыктан, авылда рус, чуваш, мордва һәм татар халыклары да яшәп китә. Надеждино исеме белән ул сугыштан соң, немецлар туган якларына китеп беткәч кенә атала башлый

Вакыт узган саен авыл зурая бара. Чәчәк аткан вакыты 1970 – 1990 елларга туры килә. Авылның озынлыгы, халык әйтүенчә, Кондырча елгасы буйлап 7 километрга сузылган. Яңа йортлар төзелә, берничә параллель урамнар барлыкка килә. Урта мәктәпне тәмамлаган егетләр-кызлар, авылдагы 68 санлы авыл хуҗалыгы училищесын тәмамлап, колхозда калалар.

Кызганыч ки, 1990 елларда шундый уңышлы эшләп килгән төзек һәм матур авыл тарала башлый. Бүгенге көндә авылда татарлар саны 20 – 25 процент тәшкил итә. Динне алар бик авыр вакытларда да тотканнар. Намазларны өйләрендә укыганнар, җомга намазларын берәр кеше йортында үткәргәннәр. Дингә ирек бирелгәч, 1996 ел башында, татарлар мәчет сала башлыйлар һәм инде 1997 елның җәендә мәчеттә беренче намаз укыла.

Ул вакыттагы колхоз җитәкчесе Геннадий Васильевич Инкин мәчет төзү эшендә бик күп ярдәм итә. Авыл администрациясе урман делянкасы бүлеп бирә, трактор, машиналар, техника, кирпеч, калай, хәтта кадагына кадәр тәэмин итә. Кирәк чакта төзүчеләрне эштән җибәрә.

Ә шулай да мәчет төзелеше башлыча халык көче белән алып барыла. Ә башлап йөрүчесе Ислам Миннафа улы Хөсәенов (2011 елда вафат, урыны оҗмахта булсын) була. Әйтергә кирәк, мәчет төзелешендә Надеждино авылының яше-карты, төрле милләт кешеләре һәм читтә яшәүче авылдашларыбыз да ярдәм итәләр. Мәчет өчен урын берсүзсез бирелә, проект-документация ясала. Төзелеш җитәкчесе Ислам Хөсәенов, беренче ярдәмчесе – Тәлгать Мөхәммәтов булалар. Шулай ук Закир Нургалиев, Мәсхүт Мингалиев, Минневәли Әхмәтҗанов, Сөләйман Абдрахманов, Рәис Сафин, Габделбари Сафин, Марс Гайфуллин, Габделбари Ибраһимов, Миннафа Хәйбуллов, Вазыйх Габбазов, Моттахар Локманов, Миневәли Мөхәммәтов, Ибраһим Хәкимов, Абдулла Сафин, Миневәли Нәҗипов, Мотыйгулла Туктаров, Хәлим Мөхәммәтшин, Солтан Сөләйманов, Әхмәт Мингалиев, Нурхамәт Моталлапов, Әсхәт Хәкимов, Вазыйх Фәткуллов һәм башка авылдашларыбыз эшне төпле итеп алып баралар. Хатын-кызлар да читтә калмый, Тәлгать Мөхәммәтовның әнисе Шәрзада апа, Әлфия Ибраһимова, Нурия Мөхәммәтова, ашын-чәен әзерләп, эшчеләрне ашатып торалар. Эш белән дә, акчалата да ярдәм итүчеләрнең исемнәрен төшереп калдырган булсам, үпкәләмәгез, гафу итегез, барыгызга да Аллаһы Тәгаленең рәхмәте булсын иде. Шул исемлектәге авылдашларыбызның күбесе инде вафат булды. Аллаһы Тәгалә барысына да ахыргы урыннарын оҗмахтан ирештерсә иде.

Авылыбызда дингә хезмәт иткән ун имам-хатыйбның исемнәре билгеле – Хәсәнгата Бадыйгин, Шакир Ваһитов, Харис Шаһиәхмәтов, Зәйдулла Йосыпов, Сәхаб Кыямов, Закир Нургалиев, Габбас Харисов, Мәсхүт Мингалиев, Габдулла Йосыпов, Миневәли Әхмәтҗанов.

Мин дә, Мәсхүт Кыямов, бу елдан башлап лаеклы ялда. Бер ай элек имам-хатыйб һәм мәчет советы рәисе вазифалары Ислам Харис улы Шаһиәхмәтовка тапшырылды.

Мәсхүт Кыямов.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here