Ноябрь аеның шушы көннәрендә хөрмәтле шәфкать туташы Зәйтүнә ханым Калимуллина, укытучы Гөлия ханым Мухаметова олы бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Алар гомерләрен халыкка хезмәт итүгә багышладылар.
Хөрмәтле Зәйтүнә апа, Гөлия ханым!
Без Сезне зур бәйрәмегез – юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Тормышыгызның һәр көне кояш нурлары кебек якты, күтәренке кәефле, куанычлы булсын!
Сезгә бәхетнең иң зурысын, уңышның иң мулын, гомернең иң озынын телибез.
Һәрвакыт шундый эчкерсез, шат күңелле, ихлас, ягымлы булып калыгыз! Балаларыгызның игелеген күреп яшәгез. Туганнарыгыз, якын дусларыгыз белән гөрләп үтсен гомерегез!
Гали авылы халкы исеменнән “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кәүсәр ханым Шәйхетдинова